Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакыйгалар дисбесе: бу көннәр кабатланмас


Казан урамы, 11 март 2011 ел
Казан урамы, 11 март 2011 ел

Язның икенче атнасы кояшлырак, җылырак булса да, кыш һаман дәвам итә. Ә иҗтимагый тормыш җәйге челлә кебек кызу.


Татарстан мөфтиен сайлау тирәсендә көрәш кызганнан кыза бара. “Оппозицион” имамнар Нурулла мәчетендә җыелып, мөстәкыйль намзәтләр исемлеген расласа да, сайлау тәртибен мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз җитәкләгән Диния нәзарәте билгели.

Намзәтләр нәкъ бу көннәрдә Диния нәзарәтендә теркәлә. Хәзергә мөфти булырга теләүчеләрнең саны 20дән артып киткән. Чираттагы корылтай үткәрү көне махсус оештырылачак пленумда билгеләнергә тиеш.

Балыкчылар каршылык чарасына әзерләнә

Кемгә нәрсә, ә елга буенда яшәүчеләргә балык кирәк. Ял итүчеләргә дә, эшсезләргә дә балык тоту иреге кирәк. Русиянең “Балыкчылык турында” канунына әзерләнгән үзгәрешләр кабул ителсә, елгаларда, күлләрдә ярдан 50 метрдан эчкәрәк балык тоту өчен акча түләргә кирәк булачак.

Мисырдагы кебек инкыйлаб булмаса да, балыкчыларның каршылык чаралары якын атналарда хакимият диварларын селкетәчәк. Татарстандагы һәвәскәр балыкчылар да күтәрелеп, март ахырларында мәйданга чыгарга җыена.

“Ак Барс” җиңелде


“Салават Юлаев” хоккейчылары беренче уенда Казанның “Татнефть-арена” сараенда өстәмә вакытта беркем дә күрмәгән алка кертеп, ике тапкыр чемпион булган “Ак Барс”ны уңайсыз хәлгә куйды. Уфа хоккейчыларның ни кадәр “кыйммәтле” икәнлеге мәгълүм. Әмма “барс”ларга да аз көч салынмаган.

Шулай итеп, миллионнарча кешенең йөрәген җилкендерүче хоккей язы башланып китте. “Ак Барс”ка өченче кат чемпион булу җиңел булмас, ләкин Казан бервакытта да артта калуга ризалашмый.

12 март төрмә хезмәткәрләре көне

Пәнҗешәмбе көнне “Пирамида” тамашалар залында гомердә булмаган бәйрәм үтте. Узган елның ноябрендә җинаятьчеләрне тәрбияләү системасы хезмәткәрләре көне итеп 12 март билгеләнгән иде. Бу көнне төрмә идарәсенең 17 оешмасы һәм үзәк аппараты хезмәткәрләре “Пирамида”да бәйрәм итте.

Җинаять эшләгән өчен хөкем ителгән мәхбүсләрне саклау һәм тәрбияләү белән шөгыльләнүче 6 мең кешенең, шул исәптән 1,5 мең хатын-кызның фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тармак хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, аларны бәйрәм белән котлады.

Казанга Собянин килә

Бу атнада чит ил вәкилчелекләре, федераль түрәләр Казанга килеп торды. Яңа гына Русия-Төркия эшлекле очрашуы үтте. Президент Миңнеханов Германиягә барып, Лейпциг ярминкәсендә булды, Саксония җитәкчесе белән сөйләшүләр алып барды.

Шимбә көнне, ниһаять, Казан белән Мәскәү арасында солых төзеләчәк. Дөресрәге, Татарстан Республикасы гадәттән тыш федерация субъекты Мәскәү шәһәре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеп, бихисап зур эшләр планы корачак.

Сергей Собянин җитәкчелегендәге Мәскәү вәкилчелеге Казан Кирмәнендә, IT-паркта һәм башка заманча эшләүче оешмаларда булачак, шулай ук авыл хуҗалыгы белән дә танышачак.

Тимур Акулов урынына Искәндәр Мөфлиханов

Тышкы мөнәсәбәтләр, чит төбәкләр һәм илләр белән аралашу департаменты “яшәрәчәк”. Татарстан президенты указы белән республика Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры итеп 29 яшьлек Искәндәр Мөфлиханов билгеләнде.
Искәндәр Мөфлиханов

Искәндәр Казан Технологик университетын, Түбән Новгород лингвистик университетын тәмамлаган. “Татар-информ” агентлыгында җаваплы сәркатип урынбасары булган, президент протоколының тәрҗемәчеләр секторында эшләгән. Мөфлиханов шулай ук Лондонда да укыган, соңгы елларда премьер-министр ярдәмчесе һәм президент ярдәмчесе булган.

Департаментның элекке җитәкчесе Тимур Акулов Татарстан президенты ярдәмчесе вазифасында кала. Искәндәр Мөфлихановның Америкада, Германиядә, Төркиядә, Сингапурда һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашып, милли-мәдәни эшләрне җанландыру турында сөйләшүләр алып барганы, “Азатлык” радиосына интервьюлар биргәне дә бар. Киләчәктә аның гамәлләре “Вакыйгалар дисбесе”нең төймәләрендә очрап торырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG