Кәлимуллиннар белән очрашкач, күптән түгел Омскидагы кием тектерү остаханәләренең берсендә эшләүче ханым белән булган сөйләшү искә килеп төште. “Татарларны яхшы яктан гына беләм, туганнан-туган энем спорт мәктәбенә йөри, анда тренерлар – татарлар. Алар грек-рим көрәшенә өйрәтүдән тыш, балаларның тәртипләренә игътибар итәләр, укулары белән кызыксыналар, анда шөгыльләнүчеләрнең әти-әниләре балалары өчен тыныч, начар юлдан китмәсләренә ышаналар”, дип Тимерҗан һәм Салават Кәлимуллиннар турында сөйләгән иде үзе рус милләтеннән булган бу ханым.
Дөрестән дә, танылган спортчылар, агалы-энеле Тимерҗан һәм Салават Кәлимуллиннар яшь буынга тәрбия бирүгә күп көч куялар. Кәлимуллиннарның өлкән лейтенант Фәрит Телетаев истәлегенә спорт бәйгесе оештырулары да шул хакта сөйли.
Омскида соңгы дүрт елда үткәрелеп килгән Сабантуйларында да көрәш ярышларын Кәлимуллиннар оештыра, анда балаларны, яшүсмерләрне җәлеп итә. Узган җәйдә уздырылган балалар Сабантуе көрәшендә дә оештыручылар да, хөкемдарлар да Салават белән Тимерҗан булды.
Бер уңайдан әйтеп үтик, халыкара дәрәҗәле спорт остасы Тимерҗан Кәлимуллин – узган гасырның 80нче елларында грек-рим көрәше буенча Советлар Берлеге һәм Европа чемпионы исеменә лаек булган, дөнья чемпионатында җиңүгә ирешкән спортчы.
Кәлимуллиннар бүгенге көндә дә яшь буынга тәрбия бирү белән мәшгуль – икесе дә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли. Чечняда һәлак булган татар егете Фәрит Телетаев истәлегенә грек-рим көрәше буенча турнир оештыру теләге белән алар күптән янып йөриләр.
Моннан өч ел элек мондый мөмкинлек туа. Иганәчеләр табыла – кайчандыр үзләре белән бергә көрәштә көч сынаган, хәзерге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Михаил Шумайлов, Петр һәм Алексей Давыдовлар матди чыгымнарны тулысынча диярлек үз өсләренә ала.
Фәрит Телетаев турнирында катнашучылар саны хәзер елдан-ел арта, географиясе дә киңәя бара. Быел инде бу турнирда Омскиның өч спорт мәктәбеннән, өлкәнең уналты районыннан, Новосибирски, Төмән, Новокузнецски шәһәрләреннән җәмгысы 174 яшь көрәшче катнашты.
Омски өлкәсенең Исилькуль шәһәреннән, мәсәлән, тренер Олег Князев ун бала алып килгән. Аларның берсе генә җиңү яулый алды – 12 яшьлек Рамил Нигъмәтуллин 29 килограммлы авырлыкта көрәшүчеләр арасында I урынга лаек булды.
Рамил Олег Князевта шөгыльләнүче игезәкләрнең берсе. Рамил һәм Равил Нигъмәтуллиннар саф татар малайлары, әмма телне белмиләр. “Әти-әни безнең белән русча сөйләшәләр”, диләр алар.
Моңа кадәр дә Рамил шактый уңышларга ирешкән, грек-рим көрәше буенча өлкә күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиде призлы урын, бер кубок яулаган.
Фәрит Телетаев истәлегенә оештырылган турнирда төрле авырлыкларда 39 призлы урын билгеләнде. Җиңүчеләр арасында Рамилдән башка Рөстәм Бихтияров, Айдар Боткин, Шамил Мусаев, Роман Айтмухаметов кебек татар исем-фамилияле спортчылар булды.