Русия президенты Дмитрий Медведев премьер-министр Владимир Путинның Либиядәге халыкара хәрби чараларны «тәре яуларына» тиңләвен хөкем итте.
Медведев мондый белдерүләр цивилизацияләр бәрелешенә китерә диде һәм БМО Иминлек Шурасының Либия турында карарын дөрес түгел дип исәпләмәвен әйтте.
Бүген Путин БМО Иминлек Шурасының Либиядәге халыкара хәрби чараларга юл ачкан резолюциясен зыянлы дип атаган иде.
Удмуртиядә эшчеләр белән очрашу вакытында Путин халыкара коалициянең гамәлләре “урта гасырлардагы тәре яуларына чакыруларны” хәтерләтә диде.
“Либиядә демократия юк, әмма бу башкаларга илдәге эчке сәяси низагъка тыкшынырга ярый дигәнне аңлатмый”, - диде Путин.
Ул шулай ук АКШның халыкара мәйданда көч куллану турында җиңел генә карар итүенә борчылу белдерде.
Аның әйтүенчә, Либиядәге хәлләр Русиядәге саклану мөмкинлекләрен арттыру сәясәтенең дөрес булуын раслый.