Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Осаманы юк итүне хуплый, террорга каршы көрәшкә өнди


Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз

Осама бин Ладенның үтерелүе уңаеннан Татарстан диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз, террорга каршы көрәштә төп эшне имамнар да башкарырга тиеш дип исәпли.

Татарстан мөфтияте рәисе Илдус Фәиз шушы сүзләрен махсус белдерүдә әйтә, аны ул АКШ президенты Барак Обаманың 1 май төнендә “Әл-Каидә” башлыгы Осама бин Ладен Пакстанда американ хәрбиләре үткәргән махсус операция вакытында үтерелде, дигән хәбәреннән соң ясады.

"Террорчыларга бернинди аклаулар да юк. Террорчыларны аңларга тырышу булырга тиеш тә түгел. Алар – җинаятьчеләр һәм гадәти кешеләр белән алар арасында бернинди дә уртаклык та юк. Аларны мөселман дип атау бөтенләй дөреслеккә туры килми", ди Татарстан мөфтие.

Илдус Фәиз сүзләренә караганда, ислам ул – Аллаһы тәгаләгә тугры булу, яхшылык кылу, якыннарыңа карата мәрхәмәтле булу. Ә террорчылык – явызлык, кан, балаларны һәм хатын-кызларны, шулай ук бер гаепсез кешеләрне үтерү. Коръәндә, гаепсез кешене үтерү гөнаһы бөтен кешелекне юк итүгә тиң, дип язылуын искә төшерә Татарстан мөселманнары җитәкчесе.

"Без “Әл-Каидә”нең нинди диннән һәм милләттән булуга карамастан барчабызга да нинди фаҗига һәм хәсрәт китергәнен беләбез. Шуңа күрә, бүген безгә, барчабызга да - имамнарга, мөселманнарга, башка дин вәкилләренә, бөтен җәмәгатьчелеккә, якыннарыбызның һәм туганнарыбызның гомерләрен өзүче кешелексез һөҗүмнәренә каршы тору өчен берләшергә кирәк. Дәүләт һәм җәмгыятьнең бөтен көче ватандашларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән булырга тиеш.

Террорга каршы көрәш – һәр кешенең уртак эше, әмма система булган террорчылыкка каршы тору өчен, кешеләргә кыйммәтләрне аңлатуда, нәрсә ярамаганны төшендерүдә дини тәҗрибәгә таяну кирәк. Һәм монда төп эшне безнең имамнар башкарырга тиеш.

Хәзрәтләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итеп: без халык, бигрәк тә яшьләр белән эшне көчәйтергә тиеш. Без ислам, тынычлык, башкаларга миһербанлык күрсәтү турында сөйләргә тиеш. Исламда каты бәгырьлелек һәм кешелексезлек юк.

Әгәр дә экстремизм чаткылары күренә башласа, без аны тамырыннан ук юк итәргә тиеш. Ул яман шеш кебек, вакытында дәваламасаң, чир бөтен тәнне чорнап алып инде соң булырга мөмкин”, дип белдерә Илдус Фәиз американ көчләренең Пакстанда мәгълүм Осама бин Ладенны юк итүе уңаеннан.
XS
SM
MD
LG