Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт кабат сайланды


Сулдан уңга - Әлфәс Гайфулла, Идрис Галәветдин, Рөстәм Галиуллин
Сулдан уңга - Әлфәс Гайфулла, Идрис Галәветдин, Рөстәм Галиуллин

Чаллы мәчетләрендә имамнар сайлау төгәлләнде. Бу кампания барышында “Тәүбә” мәчете аерым игътибарда булды. Чөнки бу мәчеткә йөрүчеләр, мәхәллә имамнары сәләфилектә, ваһһабилыкта гаепләнеп килде.


“Тәүбә” мәчетендәге вазгыять хакында “Азатлык” беркадәр әйтеп киткән иде. Чыннан да, үзара сөйләшүләрдә җәмәгатьчелекнең бер өлеше, хәтта муллалар да, “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин урынына яңа кеше фаразлады.

Булып узган сайлау барышында Идрис хәзрәт, сәламәтлеге, башка эшләре күп булу сәбәпле, китү теләге булуын әйтте. Ләкин мәхәлләдә аны алыштырырга бары бер намзәт – Идрис Галәветдин генә күрсәтелде. Җыенда катнашкан 80нән артык кеше бертавыштан элекке имам өчен тавыш бирде.

Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла сайлау тәмам булгач “Алга таба да Әбү-Хәнифә мәзхәбеннән тайпылмыйча, бердәм булып эшләргә яусын”, дигән теләк белдерде.

Хакимиятнең җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллин: “Тәүбә” мәхәлләсе Чаллыда иң зурлардан санала, сездәге тынычлык барысына да үрнәк булачак”, дигән сүзләр әйтте. Җыенда катнашучылар Идрис хәзрәтнең кабат сайлануыннан разый булуларын әйтте.

Әлфәс хәзрәт әлеге җыен хакында берничә сорауга җавап биреп, үз фикерләре белән уртаклашты:

Сайлау барышы
“Безнең 1998 елда кабул ителгән нигезнамәдә язылган: “Барча гамәлләр менә шушы Әбү-Хәнифә мәзхәбенә нигезләнеп алып барыла. Җыелышта нинди юнәлештә булуыбызны исләренә генә төшереп үттем. Моңарчы да мәхәлләләрдәге сайлау җыеннары аңлашу рухында узса, биредә дә шулай булды”, диде ул.

Идрис хәзрәт Галәветдин җыенда имамлыктан баш тартуы турында әйткән иде, ул бу сүзләренә беркадәр аңлатма бирде:

“Мәчетләрдә яшьләр бик аз эшли. Беренчедән матди кыенлыклар килеп баса. Яшь кешегә фатиры, машинасы кирәк. Мәчетләрдә андый акчаларны биреп булмый. Шуңа яшьләр имамлыкка ашкынып тормый.

Бүгенге җыенга хөкүмәт, мөфтият тарафыннан бернинди басым булмады. Үземнең хәлне белгәнгә, сырхаулап торганга, яшем дә олыгайганга, яшьләргә бу урынны бирергә уйлаган идем. Чөнки имам эшен алып бару бик кыен. Минем үземнем эшләрем, проектларым бик күп”, диде ул.

Мәчетләргә яшь имамнарны җәлеп итү шактый катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек. Шәһәрдә генә түгел, район, авыл җирләрендәге олы яшьтәге имамнардан шундый сүзләр ишетәсең: “Бу эшкә бер яшьрәк кеше алынса, вазифамны бирер идем”, диләр. Чыннан да, ни өчен мәчетләрдә яшь имамнар – сирәк күренеш?

“Мәдрәсәләребездән һәрьел бик күп шәкертләр укып чыга. Уку вакытында аларга көн саен имам вазифаларын өйрәтәләр. Шуңа да карамастан, яшьләргә бу фикерне кертеп бетерә алмыйлар. Чаллыдагы, безнең мәчеттәге яшьләр имамлыкка бик ашкынып тормый. Ә гыйлемле яшьләребез бар. Бу мәсьәлә хәзерге вакытта авыр булып санала”, ди “Тәүбә” мәчете имамы.

“Тәүбә” мәчетендә Идрис хәзрәттән башка тагын имам булачак. Сайлау барышында әйтелгәнчә, ул имамны мөфти хәзрәтләре билгели.
XS
SM
MD
LG