Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тынычлык яратылышы”: кирәкме-юкмы?


"Тынычлык яратылышы" фестивале
"Тынычлык яратылышы" фестивале

Узган шимбә 25 июнь көнне Казанны шау-гөр китереп “Тынычлык яратылышы” фестивале үтте.


“Тынычлык яратылышы” фестиваленең чаралары 24 июнь көнне үк башланды. Җомга кич белән “Тынычлык”та катнаша торган музыкантлар Бауман урамында Шаляпин отеле каршында чыгыш ясады.

Оештыручылар әйтүенчә, һәрбер музыкант теге яки бу дәрәҗәдә үз карьерасын “урам музыканты” буларак башлаган. Инструментларын күтәреп, урамда җырлап, эшләпәгә акча җыю күпчелек музыкантлар өчен таныштыр. Бу көнге чара нәкъ шундый иде.

“Тынычлык” хәйриясе

“Тынычлык яратылышы” кысаларында махсус “Благодарность” дигән вакыф ачылган. Әлеге чарадан җыелган акчаларны шул фондка салып баралар. Андрей Макаревич әлеге акчаларның сукыр, авыру, ярдәмгә мохтаҗ музыкантлар ярдәменә кулланылачагын әйтте. Һәм “бу фондтан бер тиен акча да башка максат белән кулланылмаячак”, дип ышандырды ул.

Шулай ук, фестиваль вакытында “Тынычлык яратылышы” эмблемасы төшкән кепка белән футболкалар сатылды, смс җибәрү өчен махсус номер сәхнәдән язылып торды. Бу керемнәр, шулай ук хәйрия фондына китәчәк.

Русия командалары

Фестивальне Казан Рок мәктәбенең “Ça Va Bien” төркеме ачып җибәрде. Бу төркемдә катнашучылар – әле мәктәп балалары гына. Төркемнең иң зур катнашучысына бары тик 13 яшь.

Аннары Казан төркеме “Baxtle” чыгыш ясады. Алар “Әнисә”, “Җомга”, “Җырлыйк әле” җырларын үзенчәлекле жанрда башкарды.

“Тынычлык” бер сулышта барсын өчен катнашучыларны башкарган жанрларына һәм танылу дәрәҗәләренә карап бүлгәннәр.

Фестивальнең беренче өлешендә күбесенчә Русия командалары – “Курара” (Екатеринбур), “Moon Far Away” (Архангельски), “Ойме” (Мари иле), Роман Мирошниченко (Мәскәү), Женя Любич (Петербур), “Cheese People” (Самар) – чыгыш ясады. Шулай ук, “De Temps Antan” (Канада), “Окестрада” (Португалия), “Гайдамаки” (Украина), Gangbe Brass Band + Hazmat Modine (Бенин, АКШ) чыгыш ясадылар.

Курай+Сукачев

Фестивальнең иң истә калган чыгыш ясаучыларның берсе ул Гарик Сукачев булгандыр.

Үзенең бер җырын ул “Курайсы” башкорт төркеме катнашучысы Роберт Юлдашев уйнаган курай белән башкарды. “Курайсы”лар Казанга фестивальгә чакырусыз килгәннәр.

Яңгырга карамастан фестивальгә шактый халык җыелды
Высоцкийның “Кони привередливые” җырын башкарыр алдыннан Сукачев, “Да здравствует Владимир Семенович Высоцкий”, дип кычкырды.

Бер сәгать дәвамында Гарик Сукачев халыкны шаккатырып торды: үзенең җанатарларына салкын су сипте, сәхнәдән шешә атып бәрде, ак майкасын салып, күкрәгендәге Сталин төшкән татуировканы күрсәтте.

52 яшен тутырган музыкант микрофон стойкасын берничә тапкыр аударып, микрофонын берничә тапкыр сәхнәдән атып бәрде. "Моя бабушка курит трубку"ны җырлаганда тәмәке тартмасын алып, сәхнә буйлап тәмәкеләрен ташлап чыкты, һәм кулында калган берсен тартып җибәрде.

Фестиваль кунагы президент

Украина, Израил тамырлары булган Америка төркеме “Gogol Bordello” чыгышын халык бик яратып кабул итте. 1 сәгатьлек чыгышларының уртасында сәхнәгә Андрей Макаревич чыкты.

“Тынычлык яратылышы” фестивале ел танылып килә. Быел беренче тапкыр ул Русия президенты ярдәме белән дә үткәрелә” диде ул, һәм шулвакыт сәхнәгә Дмитрий Медведев үзе дә күтәрелде. Президентның “Привет, Казань! Сәлам!” дип әйтүләре халыкны тагын да канатландырып җибәрде.

Фестивальдә Дмитрий Медведев тә чыгыш ясады
Дмитрий Медведев тамашачыларга күтәренке кәеф теләп, фестивальне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Аннары вип-зонадагы фан-секторга төшеп, алар белән бергә “Gogol Bordello” төркеменең чыгышын күзәтте.

Дмитрий Медведев янында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да бар иде. Соңрак Русия президенты янында актер Сергей Безруков күренде.


Халык “Би-2” өчен генә килгән

Халыкны биеткән төркемнән соң Андрей Макаревич һәм Креол тангосы оркестры салмак кына көйгә чыгыш ясады.

Аннары Amadu&Mariam (Мали), Ят-Ха (Русия, Тыва) чыгышлары булды. Amadu&Mariam – сукыр абыйлы-апалы дуэт. Алар футболдан дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында төп коллектив булды.

Фестиваль программадан артта кала башлады. Алдан тәкъдим ителгән программа сәгатьләре белән сәхнәдә чыгыш ясаучылар туры килмәде. Бәлки шуңа күрәдер “Public Image Ltd” (Британия) төркеменең 1 сәгатьлек чыгышы дәвамында халык җыры беткән саен, соңгы җыр булсын, дип кычкыра иде. Джон Лайдонның панк-рок төркемен яратмау белән түгел, ә аннары чыгыш ясарга тиеш “Би-2” төркемен халык шундый түземсезлек белән көтте.

Тамашачыларның иң күп булган чагы “Би-2” төркеме чыгыш ясаганда булды. Халык хедлайнерларның җырларын беренче аккордларынан ук танып, алар белән бергә җырлады. Төркем популяр «Последний герой», «Моя любовь», «Серебро», «Иномарки», «Вечная призрачная» җырларын башкарды. Исегездә булса, “Мой рок-н-ролл” җырын төркем Чичерина белән дуэтта башкара иде, фестивальдә Чичерина урынына Женя Любич чыкты.

“Би-2”ның 40 минутлап чыгышы “Полковнику никто не пишет” җыры белән тәмамланганнан соң, АКШ кунагы, фестиваль хедлайнеры Джон Фогерти чыкты. Ләкин аны “Би-2”ны караган халыкның якынча 1\3 өлеше генә караган.

Халык саны кинәт кимеде. 22.30да салют белән тәмамланырга тиеш вакытта, Джон Фогерти чыгыш ясый гына башлаган иде. Рок ветераны икенче көнне (27 июнь) Мәскәүдә концерт куйды.

Төнге сәгать 12 тулганда “Тынычлык яратылышы-2011” фестивалендә катнашучылар "Биттлз" төркеменең "With a little help from my friends" җырын башкарды. Фестиваль салют белән тәмамланды.

Дөньякүләм рок-фестивальнең кирәге бармы?

Оештыручылар сүзләренчә, фестивальнең бюджеты 2,5 миллион доллар: 1 миллионны – Дмитрий Медведев, 1 миллион – Татарстан бюджеты, калган сумманы Казан мэры Илсур Метшин биргән, диләр.

“Тынычлык яратылышы”на тиң фестиваль Казанда гына түгел, Русиядә дә бүтән юк. Бу елны фестивальдә дөньяның 12 иленнән 220дән артык музыкант катнашкан. Фестивальне карар өчен Самар, Ижевск, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән махсус автобус турлары оештырылган булган.

Ел саен популярлыгы арткан фестивальне Кол Шәриф мәчете алдында үткәрү – хурлык, дип санаучылар бар. Ләкин Җиңү көне, Республика көненә дә шул ук меңъеллык мәйданында төрле жанрда башкаручылар җыела. Аларның да музыка тавышы тирә-юньгә шулай ук көчле яңгырый. Оештыручылар фикеренчә, бу фестиваль Казанның һәм Русиянең дәрәҗәсен күпкә арттыра.
XS
SM
MD
LG