Бәйге беренче тапкыр игълан ителде. Аны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештыра. Оештыручылар ниятләгәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында эшче, инженер-техник белгечлекләрен популярлаштыру бу һөнәр ияләренең халык арасында статусын арттырачак.
Брифингта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Алексеевна Таҗетдинова катнашты. Бу бәйге үзен яклый, журналистларның кызыксынуы арта, диде ул.
Эшче һөнәрләрнең проблемаларын мәгълүмат чараларында ныграк яктырту нәтиҗәсендә, яшьләр арасында эшсезләр булмас, безнең предприятиеләр буш тормас, дигән теләк-ышанычын белдерде ул.
Үз эшләрен журналистлар 4 номинациядә тәкъдим итә ала: “Иң яхшы телепрограмма”, “Иң яхшы радиопрограмма”, “Иң яхшы интернет-язма”, “Иң яхшы публикация”. Шулай ук, “Иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы” да билгеләнәчәк. Үз карьерасын эшче һөнәрдән башлаган Татарстанның уңышлы җитәкчеләре турында язган автор “Уңыш баскычы” дигән гран-при бүләгенә лаек булачак.
Эшләр җәмгыяви кыйммәте, оригинальлек, актуальлек критерийлары нисбәтеннән бәяләнәчәк. Бәйгедә Татарстан мәгълүмат чаралары катнаша ала. Мәгълүмат урыс телендә дә, татар телендә дә кабул ителә. Бәйгегә катнашыр өчен эшләрне 2011 елның 10 ноябренә кадәр җибәрергә кирәк.