Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан вәкиллеге Төркия Сабан туенда катнаша


Узган ел Истанбулда үткән Сабантуйдан күренеш
Узган ел Истанбулда үткән Сабантуйдан күренеш

Башкортстан республикасы Истанбулда быел Сабантуйны бишенче тапкыр оештыра. Җомга көнне бер төркем вәкиллек бәйрәмдә катнашыр өчен юлга чыкты.


Башкортстан вәкиллегенә республиканың мәдәният министры урынбасары Камилә Дәүләтова җитәкчелек итә. Төркиягә юлланган төркемдә рәсми затлардан тыш, башкорт милли оешмалары вәкилләре, эшкуарлар, галимнәр, сәнгать осталары, журналистлар да бар.

Төркиядә Башкортстан мәдәнияте көннәре сыйфатында да үтүче Сабантуй соңгы берничә елда даими оештырыла. Быел да бу бәйрәм бик колачлы үтмәкче. Төркиягә барган Башкортстан вәкиллегенә йөзгә якын кеше керә.

Сәфәрнең беренче көнендә Башкортстан вәкиллегенә кергән рәсми шәхесләр һәм эшкуарлар Истанбулда үтәчәк эшлекле сөйләшүләрдә катнаша. Истанбулдагы данлыклы "Ая Суфия" мәчете янындагы Мәхмүт Акиф Эрсой бакчасында Башкортстан сәнгать осталарының Сабантуй бәйрәмендәге чыгышлары көтелә. Алар бу бәйрәмдә милли сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен күрсәтәчәк.

Башкортстаннан барган кунаклар өчен төрле мәдәни чаралар да каралган. Башкортстан вәкилләре дә анда үзләре алып барган “Башкортларның матди мәдәнияте” исемле күргәзмәне тәкъдим итәчәк. Шулай ук алар Башкортстан вәкилчелеге бинасындагы Башкорт тарихы һәм этнографиясе йорты белән дә танышачак.

Шул ук вакытта Башкортстаннан башка бер төркем 1 июль иртәсендә Екатеринбургта үтәчәк Сабантуйга юлланды. Бу төркемгә алтмыштан артык кеше кергән. Вәкиллектә татар милли оешмалары вәкилләре, галимнәр, сәнгать осталары һәм көрәшчеләр бар. Башка кунаклар белән бергә Уфадан барган якташларны өлкә губернаторы кабул итә. Ә 2 июль көнне Башкортстан сәнгать осталары һәм спортчылар сабантуйда катнашачак һәм үз осталыкларын, көчләрен күрсәтәчәк.
XS
SM
MD
LG