Хәзер генә ул чабатаны ничек итеп бәйләргә кирәген һәркемгә диярлек аңлатырга кирәк. 175 ел элек Пенза татарлары чабаталарда берничә мең чакрымны үтеп, Оренбур далаларына килеп урнаша. Шулай итеп, 1836 елдан Султакай авылы тарихы башлана.
Музейдагы экспонатларның күләме 2 меңнән артык. Араларында өлкә музеенда да булмаган атлы сармат сугышчысы коралы – ул 2 мең ярым ел элек ясалган, озынлыгы да 2 метр тирәсе.
“Туган якны өйрәнү” музее экспонатларының күп өлешен элекке Султакай авылы мәктәбе мөдире Фатыйх Агишев туплаган.
Ачык һавадагы экспонатлар да игътибарга лаек: шуларның берсе – борынгы сабан белән күптән түгел төзелгән басма, ә аның кыегында, әйтерсең, сәгатьле һәм “Ике кәҗә” әкиятеннән алынган сюжет авыл халкын вакытның кадерен белеп һәм бер-береңә юл куеп яшәргә өнди. Бу олылар хезмәте Султакай авылы мәктәбендә туган телен өйрәнүче 67 балага зур үрнәк.
Казанда Бөтенрусия форумы кысаларында үткән татар теле укытучылары бәйгесендә өч укытучы җиңүче дип табылды. Алар арасында икенче урынны шушы ук авыл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лира Әлимбәкова яулады.
Бәйрәмнәргә килгәндә, соңгы тапкыр авыл Сабан туе 20 ел элек үтә. Бу ялгышлыкны төзәтү өчен Сабан туе белән авылның юбилеен бергә үткәрергә булалар. Авыл бит яши, әнә хәтта авыл мәдәният йортында 20 ел инде “Халык театры” эшләп килә.
Бәйрәм барлык гореф-гадәтләрне искә тотып үткәрелде: хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре тапшырылды, бәйрәмгә килүчеләргә җыр-бию тәкъдим ителде. Уеннарда сәләтлеләр белән батырлар көч сынашты. Бәйрәм белән котларга дип күрше татар авылларыннан да килгәннәр иде.
Әлбәттә, татар бәйрәмен милли ризыктан, моңнан һәм ат чабышларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. “Бәйрәмгә авыл белән әзерләндек”, дип сөйләде Султакай авылы җирлеге башлыгы Рәсимә Дибаева.
Авылның тагын бер үзенчәлекле урыны бар. 30 метрлы кыяны Султакай кыясы дип йөртәләр. Таш һәм акбур катламасы берничә миллион ел элек диңгез булган урында барлыкка килә.
Шундый бай тарихы булган авыл халкы инде киләсе бәйрәмнәрен һәм Сабан туйларын да озакка сузмыйча, ешрак үткәрергә уйлый.