Казан Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән “Булгария” эшенә бәйле рәвештә әлеге корабны арендага алган “Агроречтур” ширкәте башлыгы Светлана Инякина һәм Русия елга регистрының Кама бүлеге өлкән белгече Яков Ивашов кулга алынды.
Ә искереп беткән көймәнең хуҗасы игътибардан читтә кала бирә. Баксаң, “Булгария” көймәсе Михаил Антонов исемле, чыгышы белән Пермьнән булган эре эшмәкәргә карый. Аны “Бердәм Русия” фиркасе һәм Татарстанда бизнес-ширкәтләр белән дә бәйләп күрсәтәләр. Кем соң ул Михаил Антонов?
"Пароходчик Антонов"
Пермь матбугаты Кама елга транспорты ширкәтен җитәкләүче Михаил Антонов турында күп белә. Аны газетларда "пароходчик" дип атыйлар. Хәзерге вакытта аның гамәлләрен коралларның канунсыз әйләнешенә бәйле рәвештә тикшерәләр. Моңарчы ул алдашу, канунсыз эшмәкәрлектә катнашу, зыян китерүдә шикләнелгән.
Рәсми мәгълүматларга караганда “Кама елга корабчылыгы” ширкәте 1993 елда теркәлгән. Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан Antonov Group-F.Z.E ширкәте аша аның 53% акциясе эшмәкәр Михаил Антоновка карый.
Барлык милек һәм башка активларның күләме 55 миллион сум белән исәпләнә. Шул ук вакытта ширкәтнең 265 миллионлык кредит бурычлары да бар, дип яза матубгат. Елга флоты корабларын багучы шушы “Кама елга корабчылыгы” ширкәтенең, төрле чыганакларга караганда, 32-42,44% хиссәсе дәүләт кулында калган.
1996 елда Михаил Антоновның гамәлләрен тикшерү омтылышын
ясап караганнар. Ул Кама елга флоты ширкәтен җитәкләгәндә, аның милкен үз кулында булган ширкәтләргә күчерергә теләгән, дәүләт оешмасының эшен туктатырга теләгән, дип баралар.
1999 елда Михаил Антонов кулга алынган булган. Әмма соңыннан гаебен танып, читкә чыгарылган акчаларны кире кайтарганнан соң, җинаять эше ябылган, дип хәбәр итә “Коммерсант” газеты.
Коммерция ширкәтләре күрсәтергә тиешле хисапларга караганда, 2011 елның беренче кварталында “Кама елга корабчылыгы” ширкәте 3,7 миллион сумлык табыш алган.
Әлеге ширкәт, 6 корабны, шул исәптән “Булгария”не шулай ук Антоновка караган “Бриз” ширкәтенә арендага биргән булган. Аның өчен ширкәт һәрбер көймә өчен 3 миллионнан күбрәк акча алып торган.
Татарстан белән элемтәләр
Инде хәзер билгеле булганча, быел “Бриз” ширкәте үз чиратында корабны Казандагы “Агроречтур” ширкәтенә арендага биргән булган. Шул рәвешле хуҗалар төзекләндерү өчен җаваплылыкны арендатор өстенә аудара, дип әйтә белгечләр.
Ә кечкенә ширкәтләрнең аңа акчасы юк. "Булгария"нең бик иске булуы аркасында, күп кенә турширкәтләр аның белән килешүләр төзүдән баш тарткан, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.
Көймәнең ремонтына нинди дә булса акча кертү турында хәбәр ителми. Болгарны торгызу кампаниясе барганда, көймәнең исемен үзгәртү һәм Болгар белән Казан арасында сәфәрләр оештыру җирле кешеләр киңәшеннән һәм ярдәменнән башка булмагандыр, ди кайбер белгечләр.
Антоновны Татарстан белән бәйләүче башка җепләр дә бар. Кораблар һәм башка төрле өлкәләрдә эшмәкәрлеге аркасында баеган Антонов авиациягә керергә булган.
Ул Татарстанда “Тулпар” һаваширкәтен оештыручыларның берсе булса, соңыннан аның кулына Як-40 очкычы керә. “Коммерсант” газетының Кама буе бүлеге хәбәр иткәнчә, 2005 елда Антонов очкычын Пермьдә тоту кыйммәткә төшә дип, аны Казан һава аланына, аңа якын булган “Тулпар” ширкәте карамагына күчерә.
Шулай ук Пермь интернет-сәхифәсе 59.ru язганча, заманында Антонов “Татинвестбанк”ның контроль пакетын кулында тоткан булган.
Пароходчик качмаган
Шулай ук Пермь интернет-сәхифәләренә караганда, 90нчы елларда Антонов татлы әйберләр җитештерүче, алып-сату эшләрендә арадашчы вазифаларны башкаручы һәм башка күпсанлы ширкәтләргә нигез салган булган.
Шулай ук аның исеменә 3 пистолет теркәлгән, берничә кыйммәтле машина белән идарә итүгә ышаныч кәгазьләре бирелгән. Антонов – Пермь өлкәсендә 2 мең гектарлык җир пайларына да хуҗа.
Коммунистлар фиркасенең рәсми интернет-сәхифәсе Антоновны “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы, миллионнар иясе дип атый.
“Булгария” көймәсе һәлакәткә очраганнан соң, Антонов чит илгә качкан дигән мәгълүматлар чыкты. Әмма ул җитәкләгән “Кама елга корабчылыгы” ширкәтендә бу мәгълүматны кире кагалар. Ширкәт идарәчесе Валерий Незнакин “Интерфакс” агентлыгына: “Ул анда түгел”, дип әйткән.
Незнакин сүзләренчә, качуның кирәге юк, чөнки ширкәт көймәнең батуы өчен җаваплылыкка тартыла алмый. Хуҗалар бары әхлакый яктан гына үзен гаепле хис итә ала.
Әлегә искереп беткән көймә хуҗасыннан кызганыч белдерү сүзләре ишетелмәде. Агентлыклар Урал транспорт прокуратурасы тикшерүчеләренең Антонов ширкәтләрендә тикшерүләр уздырачагын хәбәр итә.