Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда ифтар ашлары үтә


Флюра Сәйфетдинова куллама пешерә
Флюра Сәйфетдинова куллама пешерә

Оренбурда яшәүче кайбер гаиләләр мөселманнар өчен ифтар ашларын һәр ел үткәрә. Шундыйларның берсе – Сәйфетдиновлар гаиләсе.


Ифтарга чакыручы һәрбер гаиләнең махсус пешергән ашамлыгы була. Хуҗабикә Флюра Сәйфетдинова өстәлендә каз, үрдәк һәм сыер итеннән куллама, кәҗә сөтеннән каймак, катык. Ифтарда ул кунакларны Оренбур якларында яратып пешергән куллама белән сыйлады. Бу кулламаның үзенчәлеге дә шунда: аны пешергәндә каз, үрдәк, сыер итләрен бергә аралаштырып шакмаклап кискән салма белән бирәләр. Бакчаларында өлгергән җиләк-җимештән пешерелгән бәлешләр, хуҗабикә булдырган чәк-чәк тә өстәл түрендә.

Дини белемле хаҗия Флюра Сәйфетдинова тормыш иптәше Равил белән кунакларны ифтар ашларына 1998 елдан бирле чакыра. Эссе озын көннәр һәм кыска төннәр ураза тотучыларга бер дә комачауламый.

Әлеге көнгә хуҗалар алдан әзерләнде: бакчаларыннан җыелган җиләк-җимешләрдән тәмле ризыклар әзерләнде, кош-корт та өлгерде. Сарыкташ районы Ислай авылыннан күчеп килгән гаилә бүгенге көндә шәһәрдә дә малсыз тора алмый.

Равил һәм Флюра Сәйфетдиновлар
“Элегрәк шәһәрдә яшәсәк тә, сыер асрый идек, хәзер мал өчен азык кыйммәт булганлыктан, сөтле кәҗәләр белән кош-кортларга күчтек”, диләр йорт хуҗасы Равил белән хуҗабикә Флюра Сәйфетдиновлар.
Мөселманнар быелгы эссе көннәрдә унҗиде сәгатькә сузылган уразаны бик җиңел кичерә.

“Совет елларында, тәрәзәләрне ябып, яшерен булса да ифтар ашларын үткәрә торган идек. Хәзер инде ураза тотучыларга андый киртәләр юк” , ди ифтарга килүче Мөслимә Садыкова.

Сәйфетдиновларның тормыш-көнкүреше элекке әби-бабайларныкыча: гаилә белән ураза тоткан йортта намаз уку өчен махсус бүлмә дә бар, борынгы гореф-гадәт буенча ифтар өстәл артына ирләр һәм хатын-кызларны аерым утырталар, сәдаканы да йорт хуҗалары тарата.

Ифтар уздыру ниятен белдереп, дин кардәшләребез Рамазан аеның һәр көнендә аш уздыру өчен чиратка тора. Бүген ифтарга Сәйфетдиновлар чакырса, икенче көнне ифтар ашын башкалар үткәрә, ә аннан соң мәчеткә тәрәвих намазына җыелырлар. Шулай итеп, гает көне дә җитәр.
Ифтарга килүчеләр
XS
SM
MD
LG