Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көнендә бар кешегә дә урын бар


Республика көне. 30 август 2011 ел
Республика көне. 30 август 2011 ел

Галиәсгар Камал театры алдындагы мәйданга төрле халык җыелган иде. Кемдер җыр-биюләрне тамаша кылды, кемдер шигырь тыңлады. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Татарстанның суверенитетын яклаган шигарләр белән чыккан иде.


Бәйрәм булгач, монда олысы да кечесе дә бар иде. Биредә кеше яшькә, дингә, милләткә карап килмәгән, төрле кешеләр җыелган. 88 яшьлек сугыш ветераны Мидхәт Тәхәветдинов хатыны Фирая ханым белән бәйрәмне күрер өчен Бөгелмә шәһәреннән үк килгәннәр.

"Республика көне булгач, ул бар халкыбыз бәйрәме. Минем дә шушы бәйрәмне күрәсем килде. Халкым белән күңел ачасы, җырлыйсы килә", ди ул.

Кемдер өчен 30 август республика көне булу мөһим, ә кемнәрдер өчен беренче чиратта гает бәйрәме. Бәйрәмдә катнашкан кешеләрнең фикерләрен сораштык. Җаваплары төрле булды, әмма милли итеп оештырылган бәйрәм һәр тарафны да канәгатьләндерә алгандыр.

Бәйрәм көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры алдында “Уйна, гармун” республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Республика көнендә Тукай бүләкләре тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:49 0:00
йөкләү

Тукай мәйданындагы һәйкәл янында шигърият бәйрәме узды. Монда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары шагыйрьләр – Мөхәммәт Мирза, Лена Шагыйрьҗан, Татарстан республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхим чыгыш ясадылар.

Мөхәммәт Мирза, республика шагыйрьләребезнең каләме туктап торганы юк, яшь буыннарыбыз үсеп килү шатландыра, диде. Лена Шагыйрьҗан “Тукай елы” дигән шигырен бүләк буларак тәкъдим итте.

Разил Вәлиев исә Сибгать Хәким истәлегенә багышлап, "Бер кайтырмын әле" шигырен укыды. Халык язучысы Гәрәй Рәхим Татарстанның яңадан туган көне дип, шигырен Татарстанга багышлады.

Гармунчылар бәйрәме янында татар иҗтимагый үзәге активистлары җыелган иде. Алар “Татарстанның суверенитеты мәңгелеккә” дигән шигарләр белән чыккан. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре “шәһәр бәйрәме” дип әйтүгә ризасызлык белдереп, беренче чиратта бу – “суверенитет бәйрәме” дип ассызыклады.

Республика көне, шәһәр көне, гает бәйрәме булгач, бу көнне бар халык диярлек бәйрәм чараларын күзәтергә чыккан. Кемдер җыр-бию белән мавыкты, шигырь тыңлады, кемнәрдер тантананы читтән генә күзәтте. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлый алгандыр.

XS
SM
MD
LG