Дөнья буйлап сибелгән татар галимнәренең беренче очрашуы 2007 елның 19-22 сентябрь көннәрендә булып узган иде. Ул вакыттагы җыенга фән докторлыгына кандидатлар да чакырылган булса, хәзер инде бу форумның икенчесенә фән докторлары һәм профессорлар гына чакырыла.
Бу хакта Татмедиа агентлыгында үткән матбугат очрашуында Татарстан фәннәр Академиясе җитәкчесе Әхмәт Мазгаров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдерде.
Әхмәт Мазгаров сүзләренчә, быелгы очрашуга катнашачак татар галимнәре арасында хәзер инде танылган татар галимнәре белән беррәттән, кайбер галимнәрнең эшләрен дәвам итүчеләрне, аларның ул һәм кызларын да күрергә мөмкин булачак.
“Русия төбәкләрендә – 1000, чит илләрдә 160 татар галиме эшли”
Әйтик, быелгы форумда танылган галим Рәшит Сюняев үзе кайбер сәбәпләр аркасында катнаша алмаса да, аның ике галим улы Али һәм Шамил Сюняевлар Казанга киләчәк.
Шулай ук Америкадан – профессор Юлай Шамилоглу, Төркиядән – Надир Дәүләт, Кытайдан – Абдулла Аббас, Финляндиядән – Окан Даһер, Романиядән Тасин Җәмил кебек татар галимнәре дә Казандагы бу җыелышка киләчәкләрен белдергән. Шулай ук Русия төбәкләрендәге татар галимнәре дә бу җыелышта үз урыннарын алачак.
Әхмәт Мазгаров сүзләренчә, дөньяда үз исемен ишеттергән 150-160 танылган татар галиме эшли. Чит илләрдәге нәкъ менә шушы татар галимнәренең ярдәме белән Татарстан фәннәр академиясе 20 ел эчендә үзен дөньяга таныта алды.
Нәтиҗәдә Чехия, Австрия, Бөекбритания һәм башка илләрнең фәннәр академияләре белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырып, хезмәттәшлек җепләрен ныгыттык, диде ул.
Мазгаров сүзләренчә, Татарстан Фәннәр академиясенең 20 еллыгы белән II Татар галимнәре форумын уздыруны бергә туры китерү юкка түгел. Беренчедән Татарстан Фәннәр академиясендә 32 шәрәфле һәм 12 чит ил галиме әгъза булып тора. 20 еллык уңаеннан без аларны барыбер Казанга чакырган булыр идек, ди ул.
“Максат – татар галимнәре белән Татарстанны алга җибәрү”
"Безнең максатыбыз – Русия һәм чит илдәге татар галимнәрен кабаттан бергә очраштырып, Татарстанның социаль-икътисади яктан тагын да алга китүе өчен, бу зур көчнең тәҗрибәсен файдалану", дип белдерә Мазгаров.
"Бигрәк тә аларны Казандагы университетларга чакырып эшләтергә иде. Хәзер бит андый мөмкинлекләр бар. Быелгы очрашуда әлеге тәкъдимне дә җиткерәчәкбез татар галимнәренә.
Бу, әлбәттә, катлаулы эксперимент, теләсә кемне чакырып булмый. Безгә чын, зур галимнәр кирәк. Бу бөтенләйгә күчеп килү дигән сүз түгел, бер айга, ике айга лекция укырга гына. Татар галимнәре Казанга, Татарстанга килергә торалар", ди академик.
Узган форумда әлеге максаттан чыгып һәрбер татар галимен картотекага кертә башлаганнар. Координация шурасы төзелгән. Әлеге комиссия 50 инновация фикере өчен 10 номинация билгеләгән булган.
"Бу номинацияләрнең һәрберсе 50шәр мең сум күләмендә премияне үз эченә алган. Быелгы форумда әлеге проектлар да уртага салып тикшереләчәк", диде Мазгаров.
Беренче форумда татар галимнәрен бер очраштырып, яңа проектларга көчле нигез салынган иде, хәзер инде шушы нигезне елдан-ел ныгыта барырга кирәк, дип белдерә Мазгаров.
Быелгы очрашудагы планнар тормышка ашармы?
Әхмәт әфәнде сүзләренчә, 1нче форумда сөйләшенеп тә, тормышка ашырылмый калган эшләр бар.
"Безнең төп проблемыбыз – чит илләрдәге татар галимнәре уйлап тапкан эшләрне Татарстанда тормышка ашыра алмау. Шуңа ирешә алмадык әлегә. 4 ел, әлбәттә, аз инде, анысы.
Алар ярдәмендә Татарстанда иң яхшы химия процессларын алып бару, иң яхшы катализаторлар, иң яхшы машиналар ясау беренче максат булырга тиеш. Безгә читтәге татар галимнәре белән бергәләп, Татарстанның икътисадын күтәрергә кирәк", дип белдерә академик Әхмәт Мазгаров.
“Татарстан Фәннәр академиясе: тарих һәм заманчалык” дигән тема астында узачак II Бөтендөнья татар галимнәре форумы эше фәнни-популяр чыгышлар белән барачак.
Беренчесеннән аермалы буларак, бу форумның вакыты кыскарак булса да, башкарган эше нәтиҗәлерәк булачак, дип ышандыра аны оештыручылар.