Зифа Кадыйрова беренче китапларын 2007 елда “Язмыш сынавы”, “Сагынырсың, мин булмам” исемнәре белән чыгара. Бу китаплар беренче елны 100әр данәдә генә бастырыла.
2009 елда Зифа Кадыйрованың бу әсәрләре Башкортстанның “Кызыл Таң” газетында дөнья күрә. Шушы ук елны бу газетта басылган әдәби әсәрләр арасында Зифа ханым беренче урынны ала. Аннан соң Кадыйрова Татарстандагы китап укучыларның мәхәббәтен яулый.
2010 елда аның шушы ук әсәрләре “иң күп укылган китап” булып таныла. Язучының исеме бу вакытта әле бик күпләргә таныш булмый. Быелның яз көнендә, Казанда, “иң күп укылган китап” авторы буларак бүләк алганда, Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов аңа “син кем, син кайсы яктан?” дигән гаҗәпләнүле сорау да биргән икән.
Чыннан да, халык арасында китаплары белән дан-шөһрәт казанган Зифа Кадыйрова кем ул? Без Башкортстанның Учалы районында туып-үскән, 1978 елдан Чаллыда төзүче булып эшләүче Зифа ханым белән очраштык.
“Мин үземне әлегә язучы дип санамыйм, мин өйрәнчек кенә. Тормышның үзенә күрә бер авыр мәлендә үзеңне-үзең коткару өчен дигәндәй, китаплар язарга тотындым.
Язганда барлык проблемнар үтеп китте шикелле, менә шулай түгелеп язгангадыр инде, китапны халык җылы кабул итте. Мин алай ук булыр дип уйламаган идем. Татарстан укучыларының тавыш бирүе белән мин китап юлына чыктым.
Гаилә булгач төрле хәлләр була. Улым авариягә дә эләкте. Акча ягыннан да кыен вакыт иде. Йокысыз төннәр шушы эшкә китерде. Яшь чактан ук язасым килә иде, ләкин ул минем өчен түгелдер, дигән уй өстә торды. Иремә дә, язасы килә, дия идем. Ә ул, нәрсә турында язасың килә, дип аптырый иде. Күңелне бушатасы килде.
Мин 1978 елны Чаллыга килдем, Мөслим егетенә кияүгә чыктым. Хәзер дә төзелештә эшлим. Китап яза башлау үзеннән-үзе килеп чыкты. Төн уртасында чыгып утырдым да, нәрсәдер яза башладым. Иртәнге 7ләрдә генә шушы китапка ниндидер геройны, безнең тормыш кешесен алып кергәнне аңладым. Җаным белән китаптагы шәхесләргә күчтем.
Ике ел эчендә 30дан артык очрашуда булдым. Чакырган җиргә барам. Татарстанның Балтач районында миңа укучыларның бер төргәк хатларын бирделәр. Бу хатларны 17 яшьтән алып 80 яшьтәге кешеләр язган. Шуларны укыгач, "Халык китапларны зарыгып, көткәнмени соң?" дигән уй туды.
Хәзер дә халыкның теләгәнен бирергә тырышам. Үзебезнең гади тормышны күрсәтергә телим. Үзем аңламаган әйбер турында язмыйм.
Язучылар оешмасына керүне максат итеп куйганым юк. Мин вакытым булганда гына язам. Минем беренче урында гаиләм тора. Аннан эшем. Шулардан калган вакытта, анда да илһам килгәндә генә язарга утырам.
Мин ирекле кеше. Китапны язам, эшкәртүгә мөхәррир табам, тагын сату артыннан йөрим. Халык мине белә, ә менә Казандагы язучылар белми.
Китапларны хәзер бөтен төбәкләрдән сорый башладылар. Беренче ике китабыма һаман ихтыяҗ бар. Халык таныса, миңа шул җиткән. Язучы булам дип төзүче һөнәрен ташларга җыенмыйм.
Эш урының булмаса кредит та ала алмыйсың. Болай да гаилә акчасы китап чыгаруга китеп бара. Халык сорап торганда китапны бастырасы, таратасы килә”, ди Зифа ханым.
Язучы Зифа Кадыйрованың борчылуы да бар. Аның китап булып чыккан әсәрләрен Татарстан районнарында, Татарстаннан читтә чыга торган кайбер татар газетлары күчереп бастыру эшен башлаганнар.
“Каләм хакы турында сүз бармый, ихтирам йөзеннән булса да, әсәрләрне бастыруга рөхсәт сорасалар, күңел булыр иде”, ди Зифа ханым.