Көзге чакырылыш башланды. Русиядә 135 мең 850 егет хәрби хезмәткә чакырыла. Татарстаннан исә Ватан каршында бурычын үтәргә 30 меңнән артык егет чакырулы, шуларның 5 меңе армия сафына алына.
Чакырылучылар үзәк һәм көнбатыш хәрби бүлгеләрдәге хезмәт итү урыннарына җибәрелә. Бүген хөкүмәт йортында узган чираттагы матбугат очрашуында республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кертелгән яңалыкларга аңлатмалар бирде.
Аспирантлар азат
Татарстаннан армиягә китүчеләр белән беренче эшелон 26нчы октябрьдә кузгалып, Мәскәү өлкәсе, Мари Иле республикасы, Петербур, Севастопольгә юл тотачак. Әлегә җирлектәге комиссариатлар булачак солдатлар җыю белән мәшгуль.
Солдатларны хәрби хезмәткә ныклап әзерләү максатында Казан танк училищесе базасында өйрәнү үзәге оештырыла. Монда 3 ай укыячаклар. Әлегә 150 урын билгеләнгән, киләчәктә бу сан арттырылачак, дип белдерде хәрби комиссар.
Аспирантлар тыныч йоклый ала. Аларга 2012нче елның язына кадәр тимәячәкбез, дип тынычландырды Сергей Погодин. Ә балалары булганнарны күрше республика хәрби бүлекләренә җибәрәчәкләр.
Банк карталары тәртипсезлеккә киртә булырмы?
Кайнар нокталар юк дип тынычландырсалар да, хезмәт иткән урыннардагы "бабайлар сәясәте" баласын озатучы ананың гына түгел, армиягә китүчеләрнең дә котын аладыр, мөгаен. Быел булачак солдатларга җыелу пунктларында кәрәзле телефон, сумка белән бергә банк картасы да тапшырылачак.
Мондый карталар булдыру бүлеккә килгән солдатлардан акча җыюны киметәчәк, дип уйланыла. Ләкин ул гына нәтиҗә бирер микән? Банкомат картасын тартып алу яки банкомат төбендә саклап торып, акча каеру мөмкинлеге дә бар бит.
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, моның уңай нәтиҗәсе булачагына шикләнә. Акча карточкадамы, кулдамы – аермасы юк, бары алырлар, аны бит әле сакларга да кирәк, ди ул.
Хокуксыз солдатлар
Солдат хокуклары бозылу гына түгел, аларның үлеп яки имгәнеп кайтулары Русиядә гадәти хәлгә әверелде. Сәрия Сабурская белдерүенчә, солдатлардан быел гына да 24 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Шундыйлардан, мәсәлән, Читада хезмәт иткән егетнең әнисе мөрәҗәгать иткән. Солдат анда каты авырган. "Без анда шалтыраттык, үзебезнең коллегаларга, бөтендөнья татарлар конгрессына да шалтыраттык.
Алар госпитальгә барды, хәлен белделәр", дип сөйли Сәрия Сабурская. Оренбур өлкәсендә хезмәт иткән икенче бер солдат җинаять эшенә катнашы булып, кулга алына. Аңа юристлар белән ярдәм итәләр.
Вәкаләтле вәкил белдергәнчә, читтә хезмәт иткән ватандашларына булышыр өчен төбәктәге бөтендөнья татар конгрессын да бу эшкә тартканнар. Чөнки татар диаспорасы бөтен җирдә бар, ди ул. Армиягә баручыларны озата да баралар икән.
Сәрия ханым үзе дә булачак ватан саклаучыларны хәрби бүлекләренә кадәр озата барган. Юлда барганда проблемалар да булмый калмаган. Солдатларга аракы саталар, телефон өчен акча таләп итәләр. Без вакытында мәсьәләне хәл иттек, дип белдерде вәкаләтле вәкил.
Электрон паспорт
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга да илдә барган электронлаштыру килеп кагылды. Аларның электрон паспорты булдырыла. Анда аның сәламәтлеге турында туганнан алып бөтен мәгълүмат туплана.
Бу әлегә Русиядә пилот проект булып, берничә төбәктә генә эшләнә. Берничә елдан соң ул ныклап гамәлгә керәчәк. Электрон паспортлар армиядән качуны һәм ришвәтчелекне киметер, дип уйланыла.
Хәрби хезмәткә алынучылар саны нигә кими?
Шунысын да әйтергә кирәк, быел көзге чакырылышта узган ел белән чагыштырганда хәрби хезмәткә алынучылар саны өчтән бер өлешкә кимегән. Бу килешү төзеп хезмәт итүчеләрне күбрәк җыя башлау белән бәйле. Бу җәһәттән хәрби комиссар, килешү төзеп хезмәт итү – безнең армиянең киләчәге, дип белдерде.