Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә сәяси золым корбаннарын искә алдылар


Сәяси корбаннарны искә алу чарасы
Сәяси корбаннарны искә алу чарасы

30 октябрь көнне Сембердә, елдагыча, сәяси золым корбаннарын искә алу чарасы үтте. Чарага җыелганнарның кайберләренә, "авырткан җирләре" турында сораулар белән мөрәҗәгать иттек.


Хокук яклаучы Сергей Крюков халыкның аз җыелуы сәбәпләрен менә ничек аңлатты:

“Беренчедән, мәгълүмат чаралары пикет булачагы турында хәбәр бирмиләр. Бүгенге Путин режимы репрессияләрнең халык хәтерендә саклануын теләми. Ә халыкның хакимият җинаятьләрен исендә тотарга теләмәве – аның битарафлыгында һәм куркаклыгындадыр инде”.

Гулаг харитасы
Гулаг харитасы
“Яблоко” фиркасенең җирле лидеры Игорь Топорков та шундый ук фикердә:

“Русия халкы быдло-томанага әйләндерелгән. Хакимияткә шул гына кирәк тә инде: әлеге вазгыятьне ныгыта тора”.

Милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров үзенең элекке хатирәләре белән дә бүлеште:

“Өч ел элек хакимият ветераннарны җыйган иде. Бер ветеранга: “Бүгенге заманада сәяси гамәлләре өчен төрмәдә утыручылар бармы?” дигән сорау биргән идем. “Юк!” дип җавап бирде. Курку аның канына сеңгәндер инде. Эшләр болай барса, сәяси вазгыятьнең яхшыра баруына өмет тә калмый кебек.”

Үзебездән шуны гына өстәргә кала: барыбер өметләнәсе килә. “Өметсез – шайтан гына бит” дигән халык акылы да бар бит әле. Дөньяда мәңгелек бер нәрсә дә юк: күпне күргән, күпне кичергән халыкның киләчәге дә булырга тиеш. Һәм булачак та.

Сәяси корбаннар истәлегенә куелган һәйкәл
Сәяси корбаннар истәлегенә куелган һәйкәл
XS
SM
MD
LG