31 октябрь, Казан
Казандагы “Стратегия-31” активистлары 31 октябрь көнне Ирек мәйданында халыкның ирекле җыелу хокукын яклап протест чарасы үткәрде.
31 октябрь, Петербур
Конституциянең 31нче маддәсендә каралган җыеннар үткәрү иреген яклаучы Петербур активистлары хакимияткә каршылык белдерүнең яңа "иҗади" рәвешләрен табарга тырыша.
31 октябрь, Мәскәү
"Стратегия-31" активистлары 31 октябрь көнне Мәскәүдә Конституциянең 31нче маддәсен яклап рөхсәт ителмәгән чара үткәрергә тырышты. Полиция аларны Триумфаль мәйданнан кысрыклап чыгарды.