Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?


Истанбулда Әкрам Имамоглуны кулга алуга каршы протест чарасы, 29 март
Истанбулда Әкрам Имамоглуны кулга алуга каршы протест чарасы, 29 март

Төркиядә бүген барган вакыйгалар бөтен дөньяга сизелерлек тәэсир ясарга мөмкин. Азатлык Радиосы хәзерге протестларның Төркиянең татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен тәкъдим итә.

Төркиядә киңкүләм протест чаралары дәвам итә. Моңа Истанбул мэры Әкрам Имамоглуның ришвәтчелек һәм террорчылыкны яклауда гаепләнеп кулга алынуы сәбәп булды. Имамоглу – Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның төп көндәше булып санала, ул киләсе президент сайлавында оппозиция исеменнән катнашачагын белдерде.

Протестлар атнасы дәвамында ил буйлап кимендә 1100дән артык кеше тоткарланды. Имамоглуны тоткарлауга каршы күпчелек митинглар тыныч узса да, Истанбул, Әнкара һәм Измир кебек зур шәһәрләрдә полиция белән протест белдерүчеләр арасында каты бәрелешләр турында да хәбәр ителә. Иминлек хезмәткәрләре халыкка каршы су сиптергечләр һәм күз яше чыгара торган газ куллана.

Төркия сәясәтендә күренекле шәхес булган 54 яшьлек Әкрам Имамоглу 19 мартта вазифасыннан читләштерелде һәм тоткарланды. Бу көннәрдә илдәге төп оппозицион көч – Кәмал Ататөрек нигез салган дөньяви Җөмһүрият халык фиркасе (CHP) – аны киләсе президент сайлауларында үз намзәте итеп тәкъдим итәргә җыенган булган. Имамоглу үзе барлык гаепләүләр уйлап чыгарылган һәм аңа яла ягу дип атады. 23 март көнне мәхкәмә аңа һәм аның якын даирәсендәге тагын 20ләп кешене кулга алу карарын чыгарды.

19 мартта Имамоглу белән беррәттән танылган сәясәтчеләр, журналистлар һәм эшкуарлар, барлыгы йөздән артык кеше тоткарланды. Моңа кадәр Истанбул университеты Әкрам Имамоглуның дипломын ниндидер "ачык хата" сәбәпле гамәлдән чыгару турында игълан иткән иде. Әгәр бу карар гамәлдә калса, Истанбул мэрын сайлауларда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк, чөнки намзәтнең университет дипломы булуы мәҗбүри.

CHP башлыгы Озгүр Өзәл үзенең тарафдары Имамоглуны тоткарлауны дәүләт түнтәрелеше омтылышы дип атады. Үз чиратында президент Эрдоган Җөмһүрият халык фиркасен фетнәгә чакыруда һәм "илдә тынычлыкны бозарга һәм халыкны таркатырга тырышуда" гаепләде.

Әкрам Имамоглу, Төркиянең иң зур шәһәре булган Истанбул башлыгы булып 2019 елда Җөмһүрият халык фиркасеннән сайланды. Ул сайлауда президент Эрдоган яклаган намзәт Бинали Йылдырымны җиңде. Соңыннан ул тагын ике тапкыр мэр булып сайланды. Социологик сораштыруларның күпчелеге күрсәткәнчә, бүген президент сайлавы үткәрелсә, Имамоглуның Эрдоганны җиңү ихтималы югары.

19 мартта Җөмһүрият халык фиркасе 2028 елга билгеләнгән киләсе президент сайлауларына намзәтне билгеләү өчен праймериз үткәрде. Ил күләмендә фирканең миллионлаган әгъзасы Әкрам Имамоглу өчен тавыш бирде.

"Истанбул Эрдоган өчен шәхсән зур символик мәгънәгә ия"

Шәрык белгече, сәясәт белгече Василий Семенов Азатлык Радиосының урыс хезмәтенә искәрткәнчә, Төркия хакимияте һәм президент Рәҗәп Эрдоган үзе инде күп еллар дәвамында Әкрам Имамоглуны эзәрлекли. Имамоглуның нәкъ менә Истанбул башлыгы булуын Төркия президенты һәрвакыт шәхси җиңелү һәм мыскыллау буларак кабул итте, ди ул.

— Эрдоган көндәшләрне изәргә гадәтләнгән. Әйткәндәй, күптән түгел Төркиядә популярлашып килүче ультрауң милләтчел "Җиңү партиясе" җитәкчесе Үмит Өзда да кулга алынды – ул гыйнвар аеннан бирле президент Эрдоганны мыскыл итүдә гаепләнеп сак астында.

Истанбул Эрдоган өчен шәхсән зур символик мәгънәгә ия. Нәкъ менә шушы шәһәрдә ул 30 елдан артык элек беренче тапкыр мэр булып сайланган иде, аның зур сәяси карьерасы Истанбулдан башланып китте. Һәм менә бүген Әкрам Имамоглу җитәкчелегендәге нәкъ шушы Истанбул аның хакимиятенә каршы торуның төп үзәгенә әйләнде.

Имамоглуның чын гаебе була аламы? Истанбул кебек зур финанс һәм төзелеш үзәген җитәкләп, бөтенләй ришвәт схемаларында катнашмый мөмкинме? Бәлки, ришвәтчелектә катнашуы мөмкиндер дә – чөнки башкача мондый эре шәһәрне ничек идарә итеп була икәнен күз алдыма китерүе кыен. Әмма Төркиядә террорчы оешма дип танылган Көрдистан Эшче фиркасе (РПК) белән хезмәттәшлек итү – юк, әлбәттә. Алай да, бу оешма белән тыныч диалог урнаштырырга омтылышларда Имамоглу катнашкан булуы ихтимал. Әмма бит нәкъ шундый ук омтылышларны Эрдоган үзе дә ясый, — дип саный сәясәт белгече Семенов.

"Төркиянең Татарстан һәм Башкортстанга мөнәсәбәтләренә берни янамый"

Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, хәзер барган протестлар Эрдоган хакимиятенә янамый, ул хакимиятне кулында каты тота. Шуңа глобаль яктан Төркиядәге хәзерге кризис илнең дөнья белән мөнәсәбәтләренә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстан белән мөнәсәбәтләренә берни янамый, дип саный ул.

— Төркиянең татар-башкорт халыклары белән мөнәсәбәттә бары тик хакимияткә оппозиция килү очрагында гына нәрсәдер үзгәрә ала, әлегә мондый ихтималлык күренми. Җөмһүрият халык фиркасенең дөньяга карашы бераз башкача, төрки дөнья да алар өчен беренче урында түгел. Мин күзәткәнчә, аларның беренчел күз уңында – Төркия үзе, аның эчендәге процесслар.

Эрдоган исә тышкы һәм эчке сәясәтне аермый. Аңа төрки дөнья бердәмлеге темасы дә якын. Аерым алганда, Эрдоган Татарстанны яхшы белгән кеше, Миңнеханов белән дә аның мөнәсәбәтләре бар. Бу яктан, Төркиянең татар-башкортка мөнәсәбәте илдә хакимият алышыну белән үзгәрә ала, ләкин никадәргә – фаразлау кыен, — диде ул.

Русиядә мобилизациядән соң күп кенә татар-башкорт Төркиягә килгән, ләкин ул вакытта аларның күпчелегенә илдә яшәү рөхсәтләре бирелмәгән. Әмма бу Төркия хакимиятенең төрки халыкларга битарафлыгын аңлатмый, дип саный Айсин.

— Төп фундаменталь хата шунда: без әлегә кадәр хакимият, элита эчендә, аларга якын кешеләр белән эшләмибез. Ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр кирәк, әмма алар гына җитми, булган проблемнарны җиткерергә, кирәкле кешеләр аша кабинетларга кертергә, аңлата белергә кирәк. Заманында Төркиядә Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакыйлар хакимият эчендә, аңа якын эш иткән, кирәкле проблемнарны шулай итеп чишкән. Татар-башкортка бүген шундый лоббизм осталыклары җитми дип уйлыйм. Бүген бөтен илләр шулай гына эш итә, лоббизм көчең булмаса, берни эшли алмыйсың, — дип аңлатты Азатлыкка Руслан Айсин.

Русия һәм Украина белән мөнәсәбәт

Русиянең Украинага каршы сугышы башында Төркия дипломатик өлкәдә зур уңышка иреште – ике ил арасында арадашчы булырга тырышты һәм ике илгә дә Кара диңгез аша ашлык экспортларга мөмкинлек биргән килешүгә иреште. Килешү бер ел дәвамында гамәлдә булды, ләкин аннары Русия аннан чыгу турында игълан итте.

Гомумән алганда, Әнкара сугыш барышында шактый мөстәкыйль позициядә торды. Төркия НАТО әгъзасы булса да, Эрдоган Русия президенты Владимир Путин белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга омтыла. Шулай да Кремль белән "дуслык" Төркиянең кайбер конкрет адымнарына киртә булмады. Мәсәлән, "Байрактар" дроннарын җитештерүче төрек ширкәте Украинада үз корылмасын төзү юнәлешендә актив эш алып барды. Төркиянең хәрби дроннары сугышның башлангыч этапларында Украинаны саклауда зур роль уйнады.

Киевта Якын Көнчыгышны өйрәнү үзәге мөдире Игорь Семиволос фикеренчә, Төркия тышкы сәясәтен һәрвакыт икътисад хәл итәчәк:

— Төбәкара мәсьәләләргә килгәндә — Русия, Украина, Якын Көнчыгыш — Әнкара өчен хәлиткеч рольне эшлекле мәнфәгатьләр уйный. Әгәр дә Төркия президенты итеп кинәт кенә Әкрам Имамоглу сайланса, барлык бизнес-келешүләр, бүген ничек Эрдоган тирәсендә әйләнсә, шул ук рәвешле аның тирәсендә әйләнәчәк", — ди ул.

Европа илләре һәм АКШ белән мөнәсәбәт

Төркиянең иң зур сәүдә хезмәттәше булып әле дә Европа берлеге кала – берлек саннарына күрә, Төркиянең тышкы сәүдәсенең якынча өчтән бере нәкъ менә аңа туры килә. Әгәр Төркиядәге кризис тагын да тирәнәя барса, Әнкарада хакимият алмашыну ихтималы Брюссель белән мөнәсәбәтләргә диярлек һичшиксез йогынты ясаячак. 2018 елда, "демократиядән чигенү" сәбәпле, Төркиянең Европа берлегенә керү процессы туктатылган иде.

Шулай да Брюссель белән Әнкара арасындагы мөнәсәбәтләр һәр очракта җылына төшәргә тиеш. Беренче чиратта, бу бүгенге көндә Европаның Вашингтоннан хәрби яктан бәйлелеген киметергә омтылуына бәйле. Шулай ук Европа Украинада тынычлык урнаштыру миссиясен тормышка ашырырга ниятли. Бу юнәлештә Төркиянең кораллы көчләре аны төп уенчыга әйләндерә ала.

Франциянең IFRI тикшеренү үзәгендә Төркия һәм Якын Көнчыгыш програмы җитәкчесе Доротея Шмид Төркиядәге хәзерге кризиска АКШның реакциясенә игътибар итә.

— Алар Төркиянең эчке эшләренә тыкшынмаска кирәк дип аеруча басым ясый, — диде ул RFI басмасына.

Европаның да Төркиядәге бүгенге кризиска тәэсир итәрлек мөмкинлеге юк, ди белгеч.

— Төркия белән Европа берлеге арасындагы аралашу соңгы елларда шактый сәясиләште, бигрәк тә 2013 елдагы Гези паркындагы протестлардан соң һәм 2016 елдагы дәүләт түнтәрелеше омтылышыннан соң.

Диалог сәясиләшкән булса да, Европа кулында Төркиягә йогынты ясардай реаль ысуллар юк. Шуңа күрә Европага Төркия белән эшләү тагын да катлаулырак булачак. Шулай да, Төркия үзенең көчле позициясен саклап кала һәм әле дә мөһим партнер булып тора, — дип сөйләде Шмид.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG