Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” тыңлаучысы: “Сталин режимы кире кайта”


"Кемне сайларга?"
"Кемне сайларга?"

Алдагы сайлауларга халык битараф түгел. “Азатлык” радиосының даими тыңлаучылары шалтыратып, сайлауларга карата үз фикерләрен җиткерә. Свердлау өлкәсендә яшәүче 71 яшьлек Винсун Хафизов, элекке Сталин режимының авыр чакларын искә төшереп, хәзерге сайлауларга үз карашын белдерде.


“Әйтәсе сүзләр күп инде алар. 1944 елдан бирле әйтәсе сүзләр бар”, дип башлады “Азатлык” радиосының даими тыңлаучысы Винсун Хафизов.

"1944 ел. 500 литр сөт түләдек. 40 кг ит түләдек. Тагын 300 йомырка, 3 кг сарык йоны. Әтине фронтка алып киттеләр. Әни әтигә ашарга илтә китте, ул киткән вакытта сыерны алып чыгып киттеләр. 4 бала ач калдык.

Коммунистлар алып чыгып китте. Безгә “түли алмагансыз” дигән аңлатма гына бирделәр. Әтине дә ашатырга кирәк, 4 баланы да үстерергә кирәк. Барысын да түләп бетерә алмаганбыз. Миңа 4 яшь иде ул чакта. Сыерсыз ач торып калдык. 1945 елны кәҗә алдык, анысын да алып чыгып киттеләр.

Әниләр арыш урырга бара иде. Мин аларны эзләп киткән идем, әниләрне тапмадым. Арыш ашап утыра идем, мине килеп тоттылар, “нигә ашыйсың?” дип типкәли башладылар. Шул ук коммунистлар. Мине кемдер өйгә илткән, ә коммунистлар ташлап качканнар иде. Ул заманда шулай халыкны мыскыл итәләр иде.

Әниләр урактан кайтканда, авыл башында каравыллап торалар иде. Ашлык тутырып урлап алып кайтмасыннар өчен. Хатын-кызларның бар җирләрен дә тикшерәләр иде.

Әле сайлаулар алдыннан “коммунистларны сайлагыз” диләр. Мин бар яктан да аларга каршы. Мөселман кешеләрен мыскыл итеп, ничә миллион халыкны юкка чыгардылар. Һич яратмыйм коммунистларны. Һәрвакыт бандит булды алар.

Ә сез үзегез нинди эшләрдә эшләдегез?

– 9-10 яшьтән үк эшли башладым. Колхозда төрле эшләр башкардым. Кая кушалар – шунда эшләдем: печәнме, салам өяргәме, мал караргамы...

Аннары совхозда гаражда слесарь булып эшләдем. Шулай пенсиягә дә чыгып киттем. Инвалидлыктан группа бирделәр. Бер як күз күрми. 4 ай яттым. Барысы да шул 1945 елгы вакыйгалар нәтиҗәсендә. Бүгенге көндә Свердлау өлкәсенең Әртә районында авылда яшим.

Сталин чорын тагын нинди вакыйгалар белән искә аласыз?

– Бер гаепсез кешеләрне аттылар. Йөкле хатыннарны да җәберләделәр. Сталин заманы авырлыклары һәрчак истә. Бүгенге көндә Арча районындамы Сталин исемле авыр бар, ди. Андый исемле авыллар гомумән булмаска тиеш бүгенге көндә!

Димәк, Сталин чорында кичергәннәрегез бүгенге көндә дә сезнең йөрәгегезне әрнетеп яшәтә?

– Әлбәттә! Шул кадәр кешеләрне мыскыллагач, бер дә онытылмаслык. 4-5 яшьлек балалар ач, ялан өс яшәдек. Ашарга да, кияргә дә юньле әйбер юк иде.

Сезнеңчә, Сталин режимы кабатланмасын өчен, гади кешеләр нәрсә эшли ала?

– Без нинди партия сайласак та, татар кешесе өчен файда китерерлекләре юк. Көтмибез дә, булмый да ул андый партия. Барыбер Сталин режимы кире килә дә килә. Мәктәпләрдә татар теле бөтенләй укытылмый бездә, балалар урыс телендә аралаша.

Ә сайлауга килгәндә, коммунистларны сайламаска кирәк. Сайлауда мин йә “Бердәм Русия”не, йә “Гадел Русия”не сайлаячакмын.

Сезнең фикерегезчә, татар телен, милләтен саклап калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бик каты көрәшергә кирәк. Жириновский кебекләр алдата безне. Татар халкына аек акыл белән көрәшергә кирәк. Сугышып, талашып түгел, ә бар нәрсәне уйлап, үлчәп көрәшергә кирәк.
XS
SM
MD
LG