Кайсы гына шәһәр, авыл мәчетен алсаң да, гарәп телен укытмаган гыйбадәт йорты юктыр. Гарәп язуын белми торып, Коръәнне укып булмаганы һәркемгә мәгълүм. Ә менә Красноярски шәһәре мәчетендә прокуратура тикшерүчеләре алай санамый. Бу хакта төбәк мөфтие Гаяз хәзрәт Фәткуллин белән сөйләштек.
- Тикшерүчеләр нәрсә таләп итте?
- Гарәп телен укыту - ул белем бирү эшчәнлегенә керә һәм моның өчен лицензия булырга тиеш, диделәр. Без бит имамнар, белгечләр укытмыйбыз. Бары кешеләргә ислам динен өйрәтәбез. Шуңа безгә лицензия кирәк түгел. Без Русия президентына, премьер-министрга хатлар яздык. Мәктәпне кем ябарга телидер аңламыйбыз, прокуратура да, ФСБга да бу кирәкми кебек...
- Җәй көнне сездә мондый хәл булган иде бугай...?
- Бездә җәен кануни булмаган белем бирү эшчәнлегендә гаепләделәр. Лицензиясез эшләүне әйттеләр. Аларның иң зур дәлиле безнең укучыларга билге кую һәм диплом бирүебез булды. Хәзер инде без билге дә куймыйбыз, бернинди документ та бирмибез, укучылар санын да алып бармыйбыз. Шушы эшләрне туктаткач, инде бәлкем бәйләнмәсләр дип уйладык, әмма яңадан килеп дәгъва белдерделәр. Без бит билгеләрне кешеләрнең күңелләрен күтәрү өчен генә куя идек, ул без тапшырган дипломнар кешегә бернинди файда бирми, ул аның белән югары уку йортына керә алмый. Ләкин кешенең бит укырга илһамы туа. Балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле. Әмма мәхкәмә безне ишетмәде. Хәзер инде тикшерү шикаяте әзерлибез.
- Алар җәй көнне мәктәпне ябарга таләп иттеме?
- Юк алар канунсыз эшчәнлек оештыру өчен 170 мең сум штраф билгеләде.
- Хәзер тагын штраф салмакчылармы?
- Юк хәзер бөтенләй мәктәпне ябарга телиләр.
- Ә мәктәпкә ничә кеше йөри?
- 150-200 кеше. Ләкин без хәзер язуларны алып бармыйбыз. Безнең 20-25 кешелек җиде төркем йөри. Кайвакыт күбрәк тә була.
- Ә бу нигездә балалармы, өлкәннәрме?
- Төрлесе бар. Без инде мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән сөйләштек. Ник дигәндә, мәхкәмә безгә карата булган эшне расласа, ул очракта Русиядә бөтен мәктәпләр канунсыз була, чөнки динне без генә укытмыйбыз. Аннары яһүдиләрнең дә мәктәпләрен ябарга туры килә. Алар да бит яһүди телендә укыйлар, католиклар латин телендә белем ала. Бу бөтен диннәр өчен дә мөһим. Алар әлегә моны җитди кабул итмәде. Равил Гайнетдин "юридик яктан кирәк ярдәмне күрсәтербез", диде.
- Президент, премьерга да хат яздык дидегез...
- Әйе мәктәп укучылары язды. Без бит бернинди экстремистик эшчәнлек алып бармыйбыз. Дәүләткә, кешеләргә зыяныбыз тими, нишләп ябарга телиләр дигән эчтәлектәге хатлар җибәрелгән.
- Укучылар нигездә мөселманнармы?
- Без халыкларны аермыйбыз. Күпчелеге мөселман, әмма башка халыклар да килеп тыңлый.