2011 елда дөньяны демонстрацияләр дер селкетеп торды. Тунис, Мисыр, Либия, Йәмән илләрендә "Гарәп язы" дистәләрчә еллар хакимяттә утырган диктаторларны себереп атты. Сүрия, Бәһрәйндә күтәрелеш дәвам итә.
Американ протестчылары башлап җибәргән "Уолл-стритны басып ал" хәрәкәте күп кенә башка илләргә таралды.
Греция, Испания, Италия кебек чагыштырмача тыныч Европа илләрендә дә быел демонстрантлар хакимияткә тыныч тормыш бирмәде.
Нихаять, ел ахрында Русиядә хәрәмле сайлаудан соң кайнап чыккан халык каршылык белдерергә урамнарга чыкты. Тунис, Мадрид, Нью-Йоркта шикелле Мәскәүдә дә моны башта беркем дә көтмәде.
Менә шушы хәлләрне искә алып TIME журналы быел «Ел кешесе» дип "гомум протест белдерүчене" (protester) атарга карар итте.
Эрдоган һәр яктан беренче
Онлайн-сораштыруга килгәндә, анда Төркиянең хакимият җитәкчесе ярышны зур өстенлек белән җиңде – аның өчен 120 меңнән артык кеше тавыш бирде. Танылган футболчы – «Барселона» уенчысы Лионель Мэсси икенче урында, ул 74 мең тавыш җыйган.
Берүк вакытта укучыларның «ел кешесе» итеп күрәсе килмәгән кандидат өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге дә бар иде. Әлеге исемлектә Эрдоган шулай ук беренче урынга чыкты. Тавыш бирүчеләрнең 20%-ы аңа каршы тавыш бирде. “Антирейтинг”ның калган лидерлары якынча берешәр процент кына каршы тавыш җыйды.
Эрдоганның әлеге ике нәтиҗәсенә дә аны яклаучы һәм аңа каршы чыгучы укучылар тарафыннан оештырылган реклам кампаниясе тәэсир итте. Күп кенә грек, израилле, әрмән һәм көрдләр интернетта бер-берсен Эрдоганга каршы тавыш бирергә чакырды, чөнки төрек премьеры бу милләтләр яшәгән илләр белән яхшы мөнәсәбәттә түгел. Ә менә гарәпләр һәм төрекләр Эрдоганны яклап тавыш бирделәр, чөнки алар премьер алып барган модернизацияләү сәясәтен һәм шул ук вакытта ислам кыйммәтләрен саклап калуны уңай күрәләр.
Соңгы елда Эрдоган Төркияне икътисади яктан бик нык үстерде, Европа һәм Якын Көнчыгыш илләре арасында иң югары икътисади үсеш күрсәткеченә иреште. “Гарәп язы”нда актив катнашуы белән илнең дөнья аренасындагы статусын да шактый күтәрде. Моннан тыш, премьер Төркиядә ракетадан саклану системасын төзүгә ризалык биреп, АКШ һәм НАТО белән бәйләнешләрне ныгытты.
TIME редакциясе «Ел кешесе»н инде 80 ел дәвамында сайлый һәм үз укучыларына да тавыш бирү мөмкинлеген бирә. Узган ел әлеге исемлектә беренче урынны Facebook хуҗасы Марк Цукерберг алган иде. Ике атна элек TIME Эрдоганны беренче битендә бастырды.