2011 елда гарәп дөньясы зур күтәрелеш кичерде. Тунис, Мисыр, Либия, Сүрия һәм башка илләрдә меңнәрчә кеше иреклек даулап урамнарга чыкты. Алар теләгенә ирештеме? Аларның максаты нәрсә? Демократияме? Яисә Якын Көнчыгышта яңа сәяси идеология урнашып киләме? Бу сораулар киләсе елга да калыр төсле. Гарәп дөньясы юл чатында тора.
Гарәп язы: Тунис
2010 елның 17 декабрендә югары белемле, әмма эшсезлектән урамда сату итәргә чыккан Тунис егете Мөхәммәт Буазизи полициянең кыерсытуына протест йөзеннән үзенә ут төртеп, бар илдә ризасызлык утын кабындыра. Халык егетне яклап, коррупциягә баткан хөкүмәткә каршы күтәрелә. Хакимияттә 23 ел утырган президент Бен Гали 14 гыйнварда иленнән кача.
Гарәп язы: Мисыр
2011 елның 25 гыйнварында Каһирәнең Тәхрир мәйданында хөкүмәткә каршы протест чаралары башлана. Президент Хөсни Мөбәрәк халыкны бастырырга гаскәр җибәрә, протестчылар белән хәрбиләр арасында бәрелешләр башлана. 1 февральдә протестка 1 миллионнан артык кеше кушыла. 11 февральдә Мөбәрәк урыныннан китә, илдә хәрби шура төзелә. 3 августта Мөбәрәк ятакта килеш мәхкәмәгә китерелә, аңа коррупциядә гаепләү белдерелә.
Гарәп язы: Либия
Сәяси тоткыннарны азат итү өчен көрәшкән хокукчы Фәтхи Тәрбилнең кулга алынуына протест йөзеннән 2011 елның 15 февралендә Бенгазида урам җыены үтә. Соңрак бу каршылык чаралары “Нәфрәт көне” дигән исем ала. Либия җитәкчесе полковник Мөәммәр Каддафи каршылыкны бастырырга вәгъдә итә, илдә ватандашлар сугышы башлана. Җирле халыкны Каддафи көчләреннән саклау өчен БМОның Иминлек шурасы Либия күгендә очышлар тыелган зона булдыра. 21 августта Милли күчеш шурасы көчләре башкала Триполига керә. Каддафи үзенең туган Сирт шәһәренә кача. 20 октябрьдә Милли күчеш шурасы көчләре тарафыннан ул кулга алына һәм үтерелә.
Гарәп язы: Сүрия
Тунис, Мисыр һәм Либиядән аермалы буларак, Сүриядә каршылык хәрәкәте әлегә режим үзгәрүгә китермәде. Протестчылар президент Бәшәр Әсадның урыныннан китүен таләп итә. Бу протест чараларының вәхшиләрчә бастырылуы нәтиҗәсендә биш меңләп кеше һәлак булды. Халыкара оешмалар илгә керә алмый, андагы хәлләрне интернетта, социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеолардан гына чамалап була. БМО илдәге вазгыять ватандашлар сугышына таба бара дип кисәтә.