Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның "Вакыт" гәҗитенә һәм милли китапханәсенә 105 ел тулды


Бәйрәмдә катнашучылар
Бәйрәмдә катнашучылар

2 декабрьдә Оренбурның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрында икеләтә бәйрәм үтте: шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәнең һәм “Вакыт” гәҗитенең 105 еллыгы билгеләнде.


105 еллык вакыйгаларын билгеләп үтү – ул чишмә башында торучы милләттәшләребезне, алтын приискалары булып та ачтан үлүче һәм каберләре дә билгеле булмаганнарны хөрмәт белән искә алу һәм данлау.

1906 елда Оренбурда аңарчы тиңе булмаган милли китапханә эшли башлый һәм “Вакыт” исемле татар гәҗите чыга башлый.

Әлфия Ситдыйкова (с), Фәннур Гайсаров, Вәсилә Шәрәфетдинова һәм Зифа Кадырова
Әлфия Ситдыйкова (с), Фәннур Гайсаров, Вәсилә Шәрәфетдинова һәм Зифа Кадырова
“Вакыт” гәҗитенең дәвамчысы “Яңа Вакыт” – 20 ел инде Оренбур татарларының яраткан басмасы. “ Яңа Вакыт” гәҗите, беренчедән, безнең гыйлем учагы булса, икенчедән, милли учак”, дип сөйләде медицина фәннәре докторы Рамил Зәбиров.

“Яңа Вакыт” гәҗитен мин беренче көннән яратып укыйм”, дип өстәде Энҗе Шәфиева.

Бүгенге көндә ике меңнән артык тиражлы атналык татар басмасын барлыгы ике журналист чыгара. 85 яшьлек Әминә Моратова, мөгаен, иң өлкән татар журналистларының берседер.

Бәйрәмдә Татарстаннан да кунаклар катнашты. Милләттәшләребезгә төрле дәрәҗәдәге медаль һәм мактау хатларын Татарстан хөкүмәте исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты референты Илдар Мингәрәев тапшырды.

Әминә Моратова
Әминә Моратова
“Яңа Вакыт” ның мөхәррире Фәннүр Гайсаров гәҗиткә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт хатлары бирде.

“Вакыт” гәҗите озак еллар мөхәррир Фатих Кәрими карамагында булып, алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) акчасына дөнья күрә. Гасыр үтүгә карамастан, “Вакыт” типографиясе һәм Дәрдемәнд йорты Оренбурда әле дә сакланган.

Хөсәен Ямашев исемендәге йөзъяшәр китапханә бүген дә үз вазифасын нәкъ әүвәлгечә үтәп килә, милләттәшләр өчен җыелышу-аралашу урыны да булып хезмәт итә. Бер гасыр элек мөселманнарның хәйрия акчасына оешкан китапханәдә хәзер 50 меңнән артык китап бар, китапханә фонды Татарстан ярдәме белән арта тора.Тантанада китапханәнең даими укучыларына, шулай ук бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында лаеклы ялга чыккач кына да актив йөрүчеләр бар. Мәсәлән, Зиннәтел Исхакова бер ел эчендә 100 артык китап укып чыккан. “Татар теле һәм әдәбиятыннан шул кадәр белемем сай иде, әлеге бушлыкны мин тутыра алдым”, диде туган теленең тәмен һәм ямен аңлаган милләттәшебез.

Әлфия Ситдыйкова
Әлфия Ситдыйкова
Әниләре үрнәгендә китапханәгә йөрүчеләр дә байтак булган. "Әниебез өчен китапханәгә бару – бәйрәм көне була иде”, дип шатланып сөйләде Суфия Әбсәләмова. Китапханәгә гаиләләре белән дә йөрүчеләр байтак.

Очрашуның икенче көне Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәгә күчте. Анда укучылар Яр-Чаллы кунаклары – язучы Зифа Кадырова һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашты. Зифа Кадырова белән “Яңа Вакыт” гәҗите укучылары “Язмыш сынавы” һәм “Сагынырсың – мин булмам” әсәрләре буенча таныш булса, Әлфия Ситдыйкованы оренбурлар җырлар авторы буларак беләләр. Җыр-моң белән аралашып барган әңгәмә милли ризык белән тулган чәй өстәле артында дәвам ителде.

XX гасыр башында Оренбур шәһәре татар китабын басу, татар матбагаларын дөньяга күрсәтүче үзәк булып таныла. Бүгенге көндә оренбурлар әлеге эшләрнең чишмә башында торучыларны һәм аларның гамәлләрен онытмыйча, дәвамчылары булып калырга тырышалар.
XS
SM
MD
LG