Елның беренче халыкара ярышы булган “Дакар” автомарафоны быел да 1 гыйнвар көнне башланып китте. Чаллының “КАМАЗ-Мастер” такымы быелгы раллига Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов һәм Илгизәр Мәрдиев иярләгән КАМАЗлар белән катнашты.
Чүлне буйсындыручылар быел ял итте
Моңа кадәр җиде тапкыр бу ярышның чемпионы булган Владимир Чагин һәм шулай ук әлеге ярышларда ике тапкыр бар узышчыны артта калдырган Фирдәвес Кәбиров быелгы “Дакар”да ярышмады. Такымның җитәкчесе Семен Якубов бу үзгәрешләрне такымны яшәртү максатыннан эшләнде дип аңлатты.
Такымга яшь көчләр килсә дә, “Дакар” кебек мондый авыр ралли, ярышның төп җиңүчесе булу өчен беренче чиратта тәҗрибәлелекне һәм даими алга баруны таләп итә. Нәтиҗәдә, стартка дүрт КАМАЗ чыкса да, 15 көннән соңгы финишка аларның бары тик икесе генә килеп җитә алды.
Николаевка дисквалификация
Баштарак, ягъни 4 гыйнвар көнне үткән 4 этапта Николаев узып барганда бер җиңел машина кинәт кенә туктап калды. Һәм КАМАЗ ярышчысы әлеге машина белән бәрелешеп башта джипны әйләндерде һәм аннан соң үзенә дә зыян китерде. Николаев җиңел машинаны сафка бастырган арада үз көпчәкләрен дә алмаштырды. Ләкин бу очракта Чаллы спортчысы ярыш кагыйдәләреннән читкә тайпылган дип саналды. Чөнки ралли кануннары кушканча, башка машинага сафка басарга ярдәм иткән өчен бирелгән өстәмә вакыт эчендә үз машинаңны төзәтергә ярамый.
Шуңа күрә дә бу этап ахырында йөк машиналары категориясендә КАМАЗның көндәшләре әлеге хәлгә ризасызлык белдергәч, “КАМАЗ-Мастер”ның бер экипажы ярышның башында ук диярлек раллидан төшеп калды.
Спорт белгечләре бу хәлне төрлечә бәяләде. Берәүләр моны көндәшләрнең үч алуы дип белдерсә, икенчеләр исә вакыйганы КАМАЗ спортчыларының тәҗрибәсезлегеннән чыгып аңлатты.
Мәрдиевкә дә бәхет елмаймады
Әмма ничек кенә булмасын "КАМАЗ-мастер"ның быелгы уңышсызлыгы Николаев вакыйгасы белән генә тукталып калмаган булып чыкты.
9нчы этапта икенче бер КАМАЗ такымы спортчысы Айрат Мәрдиевнең "тимер аты" сафтан чыкты. Аның машинасының двигателе эшләми башлады.
Шуны да әйтергә кирәк, ярыштан төшеп калган әлеге ике спортчы да раллиның әйдәп баручылары арасында түгел иде.
Калган ике КАМАЗ ярышчылары да Татарстан җанатарлары көткән нәтиҗәгә ирешә алмады. Ярышның берничә этабында беренче урыннарны алуга ирешкән Андрей Каргинов гомум исәптә 4нче, ә Илгизәр Мәрдиев экипажы 5нче генә була алды.
КАМАЗ өченчедә, ләкин Казакъстанныкы
“Дакар-2012” ралли марафонында 3нче урынны шулай да КАМАЗ машинасы отты. “КАМАЗ-Мастер” такымының техник ярдәме белән ярышкан Казахстанлы Артур Ардавичуска бронза медаль алу бәхете елмайды. Икенчедә “Iveco” өчен ярышучы Ханс Стейси. Ә беренче урынны КАМАЗ ярышчыларының күптәнге көндәше, шулай ук “Iveco” өчен ярышучы Жерар де Рой булды.
Шулай итеп, Татарстанның “КАМАЗ-мастер” такымының бер генә ярышчысы да 11 елга беренче тапкыр бер призлы урынга да керә алмады.