Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татарча көрәш түгәрәге эшли


Күнекмә вакытында
Күнекмә вакытында

Ижау шәһәрендә инде ике дистә елдан артык һәр җәйне Сабантуй батыры билгеләнеп килә. Күп еллар Удмуртия Сабантуйларында батыр исемен чит республика, өлкәләрдән килгән спортчылар яулады. Республикада үзебезнең батырларны тәрбияләп үстерүне күзаллап, берничә ел элек Ижауда татарча көрәш федерациясе оештырылды.


Нәкъ шушы милли көрәш федерациясе ярдәмендә өченче ел Ижау шәһәренең алтынчы татар гимназиясендә татарча көрәш секциясе эшли. Бирегә гимназия укучылары гына түгел, башка мәктәпләрдән дә малайлар бик теләп йөри.

Чынлап көрәшә башлар өчен иң мөһиме – малайларга сәламәтлеген ныгытырга кирәк. Шуңа да алар бик тырышып төрле күнегүләр ясауны артык эш дип санамый. Көрәш тренеры Константин Вылегжанин малайлардан күнегүләрне җиренә җиткереп ясауларын таләп итә. Тренер үзе бу спорт төрен ир-егетләргә генә хас булуы һәм көндәшең белән тик үзең генә бергә-бер, кара-каршы көрәшеп җиңү яулап булуы өчен яратуын җиткерде.

Айрат Гайнетдинов (с), Константин Вылегжанин һәм Николай Медведев
Айрат Гайнетдинов (с), Константин Вылегжанин һәм Николай Медведев
Секциягә күнегүләргә килгән малайлар көрәшнең беренче алымнарын үзләштерә. Дәрестән дәрескә осталыгын шомарта. Алар янына еш кына өлкән абыйлары да килә. Руслан Гильманов һәм Салават Галиев, Андрей Мамонтов һәм Илья Захаров төрле ярышларда катнашып, хәтта Русиякүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегендә аталган. Малайлар җиңү яулаган өлкән абыйларының күнегүләрен, аларның көрәшүен кызыксынып күзәтә. Алар белән бергә шөгыльләнү малайларның күңелен үстерә. Алим Минәҗев: “Батыр булырга хыялланам”, дип серен яшермәде.

“Гимназиядә малайларга көрәш секциясендә шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган”, диде Удмуртиянең атказанган тренеры, СССРның спорт мастеры Николай Медведев.

Малайлар көрәшергә өйрәнә
Малайлар көрәшергә өйрәнә
Шулай да милли көрәш секциясенең эшен тагын да җанландырып җибәрүне ТИҮ үзенең максаты итеп куйган. Моңа ярдәм итәргә дә әзер.“Гимназия директоры белән килешү бар. Аның нигезендә гимназия укучыларының туган телен белүен генә түгел, милли уеннар, спорт төрләрен дә үзләштерү күздә тотыла. “Әлеге cекциядә шөгыльләнүче малайларның барысы да югары уңышларга ирешмәсә дә, аларның сәламәтлеген ныгыту, урам йогынтысыннан тартып алуны күздә тотабыз. Гомумән, балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләрдә безнең татар балалары милли спорт төрләрен белеп үссеннәр. Мисал итеп Ижаудагы 116нчы бакчаны китереп була. Анда ел саен балалар өчен Сабан туе уздырыла. Малайлар милли көрәштә көч сынаша”, диде Удмуртия ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов.

Күнекмә вакытында
Күнекмә вакытында
Дөрес, милли көрәш федерациясен оештыру да үз нәтиҗәсен бирде. Бу дәвердә Удмуртиядән егетләр Казанда, Чаллыда, Уфада уздырылган Русия күләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Таһир Хуҗагалиев татарча көрәш буенча дөньякүләм ярышларда батыр исемен яулады.

Татарча көрәш федерациясен оештыру Ижауда, Сарапулда, Можгада ирекле көрәш белән шөгыльләнүче егетләргә татарча сөлгеләр белән көрәшү буенча да күнегүләр үткәрергә этәргеч бирде. Шулар арасыннан Ижауда Таһир Хуҗагалиев, Сарапулда абыйлы-энеле Галимовлар, Можгада Шамил Рамазанов һәм башка милли көрәштә нәтиҗәгә ирешкән егетләр үсеп чыкты.

Хәзер аларга милли көрәш белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру зарури. Элек егетләргә тастымал белән көрәшүне шомарту серләренә күп вакытта үзләренә төшенергә туры килде. “Удмуртиядә милли көрәш федерациясе оешкач, әлеге проблеманы чишү мөмкинлеге туды”, диде Фнүн Мирзаянов.

Гөлчәчәк Әхмәтова
Гөлчәчәк Әхмәтова
Гимназиядәге милли көрәш залын төзекләндерү дә таләп ителә. “Бу эштә милли сәясәт министрлыгы да ярдәм итәргә ниятли”, диде министрлыкның баш белгече Айрат Гайнетдинов

Айрат Гайнетдинов һәм Фнүн Мирзаянов белдерүенчә, әлеге мәсьәлә белән республиканың спорт комитетына да мөрәҗәгать итәргә дип килешенелгән.

Гимназия укучылары, шул ук вакытта микрорайоннан да малайлар татарча көрәш белән кызыксынып, биредә күңелләренә хуш килгән спорт белән шөгыльләнүләренә гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова шат.

Гөлчәчәк Әхмәтова укучыларның инде нәтиҗәләре булуын билгеләп үтте. Җәйге Сабантуйда катнашып, призлы урыннар алган гимназия укучылары. Руслан Гильманов һәм Салават Галиев үткән ел азагында Уфада булып узган Русиякүләм милли көрәш бәйгесендә дә уңышлы чыгышларын билгеләп үтте. “Милли оешмалар, милли сәясәт министрлыгы белән татарча көрәш секциясе эшен тагын җанландырып җибәрергә кирәк”, диде гимназия директоры Әхмәтова.

Милли көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләрне гимназиядә көтеп калалар.
Кечкенәләр төркеме тренерлар һәм милли оешма җитәкчеләре белән
Кечкенәләр төркеме тренерлар һәм милли оешма җитәкчеләре белән
XS
SM
MD
LG