Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Гадел сайлаулар өчен” чарасы үтте


Уфаның Ленин мәйданында каршылык чарасында катнашучылар, 4 февраль 2012
Уфаның Ленин мәйданында каршылык чарасында катнашучылар, 4 февраль 2012

4 февраль Уфада “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында каршылык чарасы үтте. Анда мең ярымнан артык кеше катнашты.


Каршылык чарасы урам йөреше белән башланды. “Юбилей” мәдәният сарае каршында җыелган халык тротуарлар буйлап башкаланың Ленин мәйданына килде.

Каршылык чарасы урам йөреше белән башланды.
Каршылык чарасы урам йөреше белән башланды.




Биредә полиция аларны тимер коймалар белән әйләндереп алган урынга берәм-берәм тикшереп кертте.

Полиция халыкны берәм-берәм тикшереп кертте
Полиция халыкны берәм-берәм тикшереп кертте


Урам җыенында ясалган чыгышларда илгә демократия урнаштыру кирәклеге, гадел сайлаулар үткәрү зарурлыгы турында сүз барды, президент итеп Владимир Путинны сайламаска чакырылды. Әлеге таләпләр резолюциягә дә кертелде.

Чарада катнашкан милләттәшләребез
Чарада катнашкан милләттәшләребез


Каршылык чарасын “Уфа тавышы”, “Сул фронт” хәрәкәтләре, “Яблоко” фиркасе бүлекчәләре оештырды. Чарада Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә катнашты.
XS
SM
MD
LG