Русиядә президентлыкка намзәт Владимир Путинның 499 ышанычлысы арасында Константин Рыков та бар. Ул узган елның 10 декабрендә Мәскәүдә Сахаров урамында йөз меңләп кеше катнашында “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган чара башланырга берничә сәгать кала бу митингка килүчеләргә карата “Твиттер”да үтә кискен янау калдырган иде.
Рыков ул вакытта: “Иртәгә без корал белән урамга чыккач, кызык, либераллар нәрсә эшләр икән? Алар кая качып котыла ала? Ядрәләрне санадым. Өч магазин. Үзем белән либералларны 30 кешене алам! Русиягә дан!”, дип язды.
“Новая газета” хезмәткәре Ирек Мортазин, Путин ышанычлылары арасына Рыковның да керүе - илдә демократия институтларына көн бетәчәгенә, гаделлек таләп итүчеләрнең эзәрлекләүләргә дучар булырга мөмкинлегенә ишарә, дип әйтә.
“Рыковның Путин ышанычлылары исемлегенә керүе аның хакимияткә үз кеше икәнлеген күрсәтеп тора. Рыковның бу исемлектә булуы алдашулы сайлауларга протест белдерүче митингка чыгучыларга каршы “Үзегезне тәртипле тотыгыз, очынып чыкмагыз, алайса, Рыковның янавы тормышка ашарга да мөмкин”, дигән кебек үзенә күрә бер сигнал да булып тора. Бу - бик куркыныч.
Бүген Русия җитәкчелеге җәмгыятьне икегә бүлү сәясәте алып бара. Чөй сугыла. Мисал өчен, Болотный митингында беркем дә инкыйлаб турында сөйләмәде, киресенчә, кан коюга каршы чыгышлар булды. Әмма шул көнне үк оранжистларга, инкыйлабка каршы митинг үткәрелде. Уйлап карыйк әле, кем Кремльне һөҗүм белән алырга җыенды соң? Бүгенге вазгыять бик куркыныч. Хакимият төптән уйлап Русиядәге җәмгыятьне икегә бүлергә тели. Ул ярыкның бик тирән һәм киң булуын тели. Әлегеләр нәтиҗәсендә җитәкчелек илгә хәрби хәл кертеп сайлауларны үткәрмәскә һәм болай да бик әз генә калган демократик институтларны бетерергә тели”, ди Мортазин.
"Селигерда тәрбияләнгәннәр тормышка ашырырга мөмкин"
Русия парламентының түбән пулатына соңгы сайлауга кадәр дәүләт думасы депутаты булган, Мәскәү канаты астында профессиональ рәвештә җәмәгатьчелек фикерен үзгәртүче төрле интернет проектлар эшләгән Рыковның “ядрәләр санап” янавы “Твиттер”да дөнья күргәч тә зур шау-шу тудырган иде. Беркадәр вакыттан соң ул аны юк итсә дә, Google кешында (хәтерендә) ул сакланып калды. Мортазин, Рыков интернетта бик куркыныч фикер калдырды, дип әйтә. Ул аны уйлап эшләде, бите бетчәле үсмер түгел бит ул, дип тә өсти. “Селигерда тәрбияләнгәннәр бу сүзләрне тормышка ашырырга кирәк дип кабул итәргә мөмкиннәр”, ди Мортазин.
Ирек Мортазин бу хәлдән соң “Новая газета”га “Рус Брейвигы борынлады кебек. Аның фамилиясе – Рыков” дип аталган мәкалә язды һәм Рыковның янавын Русия тикшерү комитетына шикаять итте.
Мортазин тикшерү комитетына үзе барып, аның башлыгы Александр Бастрыкинның кабул итү бүлмәсендә шикаятен калдыра. Ул анда Рыковның үтерүдә янауда, экстремизмда, социаль низаг чыгарырга теләүдә һәм канунсыз рәвештә корал саклауда куркыныч тудыруын әйтә. Русия тикшерү комитеты Мортазинның гаризасын җинаять кылуда шикаять буларак түгел, ә хәбәр итү дип кенә терки. Русиянең баш тикшерү комитеты бу эшне карауны Мәскәү шәһәренең тикшерү идарәсенә төшерә. Мортазин әле бүгенгә кадәр җавап алмаган һәм бу эшне зурга җибәрмичә, йомып калырга телиләр дип әйтә.
“Рыков үзенең идеяләре белән хакимияткә үз кеше булганга бу эшне карауны тоткарларга телиләр. Беренчедән, минем 141-нче маддә нигезендә җинаять кылган дип гариза бирүемне алар хәбәр итү буларак кына теркәде. Алай теркәлгәндә аны карау вакыты үзгәрә, бер айдан да артыграк вакытка сузыла. Монда исә биш көн эчендә тикшерү үткәрелеп җинаять эшен ачарга, йә булмаса ачмаска дигән карар кабул ителергә тиеш иде.
Әгәр хәтерләсәгез, Шәймиев телефоннан шалтыратуга ук ике сәгать эчендә аның үлеме турында гайбәтләргә карата җинаять эше ачтылар. Русиядә һәр нәрсәнең дә ике төрле каралганлыгы күренеп тора. Рыковның белдерүендә социаль низаг тудырырга омтылуга килгәндә, мин үзем ул 282-нче маддәгә каршы. Аны кире кагарга кирәк. Әмма ул эшләгәндә аны хакимиятне тәнкыйтьләүчеләргә карата гына түгел, ә әйдәгез, егетләр, башкаларга карата да кулланыйк”, ди Мортазин.
Мортазин шушы арада кабат Бастрыкинга шикаять язарга җыена. Ул анда Русия тикшерү комитеты хезмәткәрләренең җинаятьләр кодексын санга сугарга теләмәүләре турында язачак.
Азатлык радиосы әлеге мәсьәлә хакында Рыковның үзеннән дә аңлатмалар алырга теләгән иде. Әмма Рыков “Твиттер”га кергәләвенә карамастан, үтенечне җавапсыз калдырды.