Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе .kazan доменын кирәксенми


Блогер Наил Сафиуллин Казанның kzn.ru рәcми сәхифәсенә Казан доменын алу турында мөрәҗәгать калдырган булган. Анда ул дөньяның күп кенә шәһәрләре абруйларын арттыру һәм үзләрен таныту өчен кала доменнарын алуын һәм Казан өчен дә бу отышлы булачагын язган. Мисал өчен hotels.kazan, tourism.kazan, museums.kazan дип керткәндә интернетта барлык кирәкле мәгълүмат килеп чыгачак.

“Татар теле домены кайберләргә суверенитет элементы булып күренергә мөмкин. Бу очракта безне Казан домены коткарыр иде”, ди ул dottat.org сәхифәсендә.

Ләкин Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Денис Калинкиннан килгән җавапта, Казанны таныту өчен доменны теркәү эшен карау якын киләчәктә планлаштырылмавы әйтелгән.
XS
SM
MD
LG