Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры түрәләргә каршы "көрәшә"


“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш

Узган ял көннәрендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театрында Кәрим Тинчурин әсәре нигезендә куелган “Хикмәтле доклад” спектакленең премьерасы үтте.


Драматург Кәрим Тинчуринның 1928 елда ук язылган комедиясе бүген дә актуаль. “Хикмәтле доклад” спектакле геройларында фантастик сыйфатлар булмаса да, алар аша бүгенге көндә дә үткән гасыр чорына хас булган “чирләр”нең хәзерге заманда да чагылуы күрсәтелә. Автор артыннан бюрократлыкка чумган түрәләргә каршы көрәшергә Чаллы режиссеры Булат Бәдриев алынган.

“Хикмәтле доклад” – Оренбур татар дәүләт драма театрында Булат Бәдриев сәхнәләштергән спектакльләрнең дүртенчесе. Ул аны Оренбург театры сәхнәсендә бер ай эчендә куйды.
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш


Спектакльдә биш артист катнаша, шуларның дүртесе – театрның яшь артистлары. Комедиянең сюжеты катлаулы булмаса да, бик мавыктыргыч. Баш герой – Мортаза, ул бер акционерлар җәмгыяте идарәсенең рәисе, конференциягә әзерләп бирелгән докладын югалта. Бу вакыйгадан соң кызыклы,көлкеле хәлләр башлана да инде. Халыкка хезмәт итү, аның тормышы өчен кайгыру турында фәлсәфә сатып, демагогик нотыклары белән сүз куертып, вәгъдәләр биреп, бюрократлыкка чумып утырган, Мортазаның чын йөзе ачыла.
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренеш


Кызыклы һәм хәзерге заманда да актуаль булган сатирик сюжетлы комедия элементлары булган спектакль Оренбур тамашачыларын битараф калдырмаска вәгъдә итә. “Хикмәтле доклад” спектакле әлеге театраль сезонда соңгы премьера булды.

“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренешләр:
Оренбур театрында "Хикмәтле доклад" премьерасы (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00
“Хикмәтле доклад” спектакленнән күренешләр:
Оренбур театрында "Хикмәтле доклад" премьерасы (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00



XS
SM
MD
LG