Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыров 2011 елдагы керемнәре турында хисап биреп былтыр 4,1 миллион сум казануын белдерде. Аның рәсми белдерүендә, элекке еллардагыча бердәнбер күчемсез милке - Грозныйдагы 36 дүрткел метрлы фатиры булуы әйтелә. Чечнянең икенче зур шәһәре Гудермес янында урнашкан туган авылы Центоройдагы мәһабәт сарай исә рәсми рәвештә Кадыровның анасы исеменә язылган.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның былтыргы керемнәре турында хисапка караганда ул Чечня җитәкчесе Кадыровтан күбрәк, 5,86 миллион сум акча казанган. Татарстан президентының күчемсез милке булмаса да, аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменә язылган 174 дүрткел метрлы фатир, 110 һәм 263 дүрткел метрлы ике йорт, 1176 һәм 414 дүрткел метрлы ике җир кишәрлеге һәм бер машина кую урыны бар.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов былтыр 5,6 миллион сум акча казанган. Ул хатыны Гөлшат Хәмитова белән бергә Уфада 80 дүрткел метрлы фатирга, 1,75 мең һәм 3,7 мең дүрткел метрлы ике җир кишәрлегенә һәм 26 дүрткел метрлы бер йортка ия.