Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казакъстанның үз алфавиты булмаган". Илдә латин әлифбасына күчү ничек бара


1940 елның 13 ноябрендә Совет берлегендә "Казакъ язуын латинчадан яңа, урыс графикасына нигезләнгән әлифбага күчерү" турында канун кабул ителә. Бу гарәп имласы һәм латин хәрефләре белән язудан соң, ярты гасыр эчендә өченче әлифба була. 1940нчы елгы шушы канун якындагы дистә елларга казакъ мәдәниятенең үсешен билгели — мәгариф системыннан һәм туган телдәге басмалардан алып, көнкүрештәге аралашуга кадәр йогынты ясый. Хәзерге вакытта Казакъстан Совет берлегенең лингвистик мирасыннан котылырга тырыша.

Быел көз көне Бакуда Төрки дәүләтләр оешмасы булдырган төрки дөньяның бердәм әлифбасы комиссиясе утырышы үтте. Очрашуда "Гомуми төрки әлифба" проектын килештерделәр, ул 34 хәрефтән тора.

Русия түрәләре һәм көнчыгышны өйрәнүчеләр бу чарага "Төркия каббаласы" дигән атама тагарга да җитеште, янәсе ул "Төркиянең Үзәк Азиягә экспансиясен" ныгыту өчен тулысынча Эрдоган тарафыннан тәкъдим ителгән.

Әлифбаны алыштыру бер хәрефне икенчесе белән үзгәртү генә түгел, ул бөтен җәмгыятькә кагыла: мәгариф системы һәм медиадан алып, эшмәкәрлеккә һәм көнкүрешкә дә. Шуңа күрә дә бу мәсьәлә төрки республикаларда зур бәхәсләр уята.

Казакъстанда латин язуына күчү рәсми рәвештә 2017 елда, Нурсолтан Назарбаев вакытында ук башланган иде.

Ул Казакъстанда документ эшләрен һәм китап чыгаруны 2025 елга кадәр латин әлифбасына күчерергә кушты.

"Сибирь.Реалии" хәбәрчесе ни өчен казакъча язганда кириллицага караганда латин графикасының отышлырак булуын ачыклаган һәм әлифбаны алмаштыруның Казакъстан белән аның күршеләре арасындагы мөнәсәбәтләргә ничек йогынты ясарга мөмкин булуын өйрәнгән.

Бер гасыр эчендә дүртенче әлифба

Үзәк Азиядә гарәп имласы Ислам дине таралу белән бергә барлыкка килгән һәм монда 900 елга якын калган: хәзерге Казакъстан җирләрендә аны X гасырдан XX гасырга кадәр актив кулланганнар.

"Казак" газетының 1914 елда чыккан саны
"Казак" газетының 1914 елда чыккан саны

1912 елда казакъ җәмәгать эшлеклесе, лингвист һәм шагыйрь Әхмәт Байтурсынов гарәп әлифбасын казакъ фонетикасы үзенчәлекләренә яраклаштыра. "Артык" хәрефләрне алып ата да, казакъ теленең үзенчәлекле авазлары өчен яңа символлар өсти һәм шул рәвешле "Жаңа емле" ("Яңа имла") дигән 24 хәрефле әлифба килеп чыга. Бу әлифбаны мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә, шулай ук "Қазақ" дигән беренче казакъ телендә чыккан газетта кулланалар. Газет үзе Оренбурда чыгарыла, Байтурсынов 1913-1917 елларда аның мөхәррире була.

Әхмәт Байтурсынов
Әхмәт Байтурсынов

Совет хакимияте Байтурсыновның мәгърифәтчелеген тиешенчә "бәяли". Беренче тапкыр аны 1929 елда кулга алалар, аннан соң 1934 елда, ә Олы террор вакытында ул Алматыда "халык дошманы" буларак атып үтерелә.

Шул ук вакытта НКВД казакъ зыялыларының бөтенесен дә берьюлы юк итми. 1920 еллар ахырында Совет берлегендә хәтта милли республикаларны "тамырландыру" ("коренизация") кампаниясе үтә. Милли телләрдә газет-журналлар чыгару, җирле коммунистларны җитәкче вазифаларга тәкъдим итү хуплана. Шул ук вакытта Мәскәүдә Үзәк Азиянең совет республикалары әлифбаларын латинга күчерергә булалар, бу — аларның үз газетларында нәрсә турында язуларын уку җиңелрәк булсын өчен эшләнә.

"Кадрларны тамырландыру" сәясәте исә казакъ түрәләрен урысчага, ә "европалыларны" — казакъ теленә өйрәтү өчен тел курслары оештыруны күз уңында тота. Әмма барыбер мәзәк хәлләр дә була. Әйтик Лев Толстойның хикәяләрен тәрҗемә иткән вакытта язучының исем-фамилиясен сүзен-сүзгә, ягъни Жуан Арыстан (Юан Арыслан) дип тәрҗемә итәләр.

"Водоканал" оешмасы казакъ теленә тәрҗемә иткәч "тамагы аша су үткәрүче"гә әйләнгән.

Мондый тәрҗемәләр халыкларга бер-берсен аңларга ярдәм итмәгән, билгеле. Шулай да 1929 елда Казакъстанда рәсми рәвештә латин әлифбасы раслана. Аны мәгариф оешмаларында, басмаларда һәм кәгазь эшләрендә кулланалар. Латин теленә күчү озак бара, вилаятьләрдә түрәләр Икенче дөнья сугышы башланганчыга кадәр диярлек, Сталин "тамырландыру" белән бәйле тәҗрибәләрне туктатырга фәрман биргәнчегә кадәр гарәп имласын куллануын дәвам итә.

1940 елда совет хөкүмәте карары белән Совет берлегендәге бөтен төрки республикалар, шул исәптән Казакъстан да ашыгыч рәвештә кириллицага күчә.

Бу — совет берлегендәге "бөек урыс теле"нең ролен көчәйтү сәясәтенең һәм милли республикаларны совет/урыс мәдәниятенә интеграцияләүнең бер өлеше була.

Яңа әлифба 42 хәрефтән тора. Илдә кириллицаны XX гасыр буе кулланалар һәм хәзерге көнгә кадәр ул халык өчен төп әлифба булып кала.

Нурсолтан Назарбаев, 2023. Астана
Нурсолтан Назарбаев, 2023. Астана

2017 елда Нурсолтан Назарбаев казакъларны латин язуына кире кайтару ниятләре турында игълан итә. Яңа әлифбага күчүне төрки халыклар белән мәдәни элемтәләрне ныгыту омтылышы белән аңлаталар. Төрки халыкларның күбесе латин әлифбасын куллана: Төркия — 1929 елдан, Азәрбайҗан —1992 елдан, Төркмәнстан белән Үзбәкстан — 1993 елдан.

Элекке президент кушуы белән Казакъстан хөкүмәте яңа әлифбаның берничә вариантын әзерләде, әмма бу эшләр аны раслауга кадәр барып җитмәде.

"Безнең беркайчан да үз әлифбабыз булмаган"

— Проблем шунда ки, казакъларның чынлыкта беркайчан да үз әлифбасы булмаган, — ди Байтурсынулы исемендәге Тел белеме институтының элекке мөдире, "Казак тілі", халыкара берләшмәсе президенты, танылган төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы, профессор Ерден Кажыбек. — Хәзер аңлатам. ХХ гасыр башында бөек төрки телләр белгече Радлов кирилл әлифбасы һәм төрки сөйләмнең күп томлы сүзлеген төзи. Әгәр без ул вакытта шушы кирилл әлифбасына күчкән булсак, бу зур бәхет булыр иде, әмма кызганыч, моның урынына совет хакимияте чорында безгә бары тик урыс әлифбасы гына бирәләр һәм бер хәрефен дә алыштырмаска кушалар. Югыйсә андагы ярты хәреф казакъ теленә бөтенләй туры килми.

Икенчедән безгә тагын бер боерык була: урыс сүзләренең барысын да үзгәртмәскә, шулай ук итеп әйтергә һәм шулай ук итеп язарга.

Әлбәттә, без бу әлифбада яза алмаганбыз һәм анда тагын 9 хәреф өстәгәнбез һәм шулай итеп безнең әлифбада авазлар санына караганда хәрефләр саны ике тапкырга артыграк килеп чыккан —

Безнең чын әлифбабыз булмаган! Безнең кулларны бәйләгәннәр дә, йөзәргә мәҗбүр иткәннәр!

бу чамадан тыш күп. Галим, лингвист, фәннәр докторы буларак рәсми рәвештә белдерәм: безнең үзебезнең чын әлифбабыз булмаган! Безнең кулларны бәйләгәннәр дә, йөзәргә мәҗбүр иткәннәр!

Гади генә бер мисал: казакъ лингвистикасына нигез салучы бөек Әхмәт Байтурсынов чорында казакъ әлифбасында ничә хәреф булган? Аның әлифбасында нибары 24 хәреф була һәм ул җитә, ә безнең 42 хәреф! Шуңа күрә, әгәр дә без хәзер Русия белән аерым дәүләтләр икән, безгә ниһаять үз мәдәниятебез, беренче чиратта телебез белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Урыс теленең хәрефләре төрки авазларны дөрес чагылдырмый. Мәсәлән, казакъ телендә w авазы бик киң таралган. Урыс телендә андый хәреф юк, шуңа күрә без аны йә "у" дип сузык аваз белән билгеләгәнбез, йә "в" дигән тартык аваз белән. Тагын нинди чуалчыклар булуын санап тормыйм, без нәрсәдер ясаганбыз дип әйтү — ул кабаттан велосипед уйлап чыгару теләге генә, — дип сөйли Ерден Кажыбек.

1991 елда танылган төрки телләр белгече, галим-лингвист һәм җәмәгать эшлеклесе, хәзерге азәрбайҗан әлифбасын төзегән академик Афад Гурбанов гомуми төрки әлифба ясый.

Афад Гурбанов, гомуми төрки әлифбаны ясаучы. Фото: Исма Нагиев
Афад Гурбанов, гомуми төрки әлифбаны ясаучы. Фото: Исма Нагиев

Үзенең проектын ул 1991 елның көзендә Төркиянең Истамбул шәһәрендә үткән "Заманча төрки әлифба" симпозиумында тәкъдим итә.

Гурбанов әлифбасындагы 34 хәрефнең 29ы төрек теленнән алынган була. Мөгаен Русия шуңа күрә дә Казакъстан һәм башка төрки илләр кириллицаны кулланып урыска бәйле булып каласы урынга, әлифбаларын алыштырып, Төркиягә яраклашмакчы була, дип саныйдыр.

Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтының (МГИМО) Халыкара тикшеренүләр институтындагы алдынгы фәнни хезмәткәр Александр Князев бу тәкъдимгә илтифатсыз фикер белдерде: "Бердәм төрки әлифбасын булдыру, моның өчен Төрки дәүләтләр оешмасында тулы бер комиссия оештыру әлегә күбрәк киная уята. Казакъстанда күп еллар һәм әлегә уңышсыз барган латинлаштыру омтылышларын, үзбәк теленең латин версиясе белән бәйле әлегә кадәр килгән проблемнарын, Төркмәнстанда тышкы яктан караганда уңышлы тоелса да, җәмгыятьнең тоталь деградациясенә этәрү тәҗрибәсен исәпкә алганда шулай".

Русия фәннәр академиясенең Примаков исемендәге дөнья икътисадын һәм халыкара мөнәсәбәтләрне тикшеренү дәүләт институтының Вазгыяти анализ үзәге баш фәнни хезмәткәре Алексей Малашенко исә төрки дәүләтләрнең бу карары — Төркия теләгәнчә эшләү, дип саный. "Әгәр бердәм әлифба кертү фикере — Төркиянеке икән, акрынлап төрек телен кертү дә булачак. Бер буыннан соң ук яшьләр урыс телен түгел, төрекчәне өйрәнәчәк... Бу яхшылыкка китермәячәк, мәктәпләрне дә, югары уку йортларын да төрекчәгә күчерәсе булачак. Бу идеологема һәм ул Төркия файдасына, әгәр дә хакимияттә озакка калса — Эрдоган файдасына эшләячәк. Нәтиҗәдә Үзәк Азия Мәскәүдән Әнкарага йөз тотачак".

Төркия гарәп имласыннан тулысынча баш тартып латин әлифбасына 1928 елда күчә. Совет Русиясенең күпчелек төрки һәм башка телләре дә латинчага якынча шул вакытларда күчерелә.

"Латин язуы халыкка үтеп керде"

Милли әлифбаның сәяси яктан мөһимлеген 1978 елның 14 апрелендә Грузиядә булган вакыйгалар күрсәтә. Ул чакта Мәскәүнең конституцияне үзгәртү, грузин телен дәүләт теле статусыннан мәхрүм итү ниятләренә, шулай ук грузин язуыннан кириллицага мәҗбүри күчерү булачак дигән имеш-мимешләргә каршылык белдереп, Тбилиси урамнарына дистәләгән мең кеше чыга.

Протест белдерүчеләрнең нык карарлы булуы хакимиятләр өчен шул кадәр көтелмәгән хәл була ки, Грузиядәге ул чактагы коммунистлар фиркасенең беренче сәркатибе Эдуард Шеварднадзе туп-туры Брежневның үзенә шалтыратып, канкоешлар булмасын өчен тел реформасы омтылышларын туктатуны сорый.

Шеварднадзе Брежневтан Грузиядәге вазгыятьне киеренкеләштермәүне сорый. Мәгълүмати коллаж
Шеварднадзе Брежневтан Грузиядәге вазгыятьне киеренкеләштермәүне сорый. Мәгълүмати коллаж

Бу вакыйгалар тарихка Грузин теле көне булып кереп калган. Ел саен бу көнне Грузиядә милли үзаң һәм мәдәни кыйммәтләр өчен көрәш символы буларак билгеләп үтәләр.

Казакъстанның Грузиянеке кебек мондый борынгы әлифбасы юк, шуңа күрә бу өлкәдә милли тәңгәллекне эзләүләр республика бәйсезлек алганнан соң да 30 елдан артык дәвам итә.

— Казакъстан дәүләтенең телне латинлаштыруы барып чыкмады, дип әйтер идем. Икенче яктан бу програмның баштан ук төгәл максатлары юк иде, ул бары тик Назарбаевка һәм аның "яңа казакъ идеологиясен" уйлап табу омтылышларына гына бәйле иде. Тик сәясәттә ни генә бармасын, кешеләрнең латин язуына ихтыяҗы барлыкка килде. "Латин язуы халыкка үтеп керде", дип әйтик. Әмма адекват, рәсми тәкъдим булмады да, юк та, — ди сәясәт белгече-тикшеренүче Дарья (иминлек максатларында аның исеме үзгәртелгән).

— Назарбаев киткәннән соң, аның "Рухани Жаңғыру" проекты да идея буларак үлде һәм казакъ телен латин язуына күчерү шып туктады. Бу дәүләт буталчыкларыннан күп кеше хәзер туйды, шуңа күрә әлифбаны үзләре ясады. Гади халыкны лингвист-ихтыярилар төркеме ясаган әлифбага өйрәтә торган Telegram-каналлар, Telegram-ботлар бар, алар меңләгән кешене җыя. Әлифбаның мондый вариантын чынлап та кулланырга була, ул җайлы, казакъ телендә сөйләшүчеләргә аңлашыла. Аннан меңләгән кеше куллана, аларны берәү дә мәҗбүр итмәгән, беркем акча түләмәгән. "Әйдәгез казакъча шушылай языйк әле, уңайлы бит бу", дип уйлаганнар, шул гына, — ди Дарья.

Qazaq Grammar төркеменең латин язуы нигезендә төзегән әлифбасы
Qazaq Grammar төркеменең латин язуы нигезендә төзегән әлифбасы

Яңа казакъ әлифбасының "халык версиясен" төзүчеләр — Qazaq Grammar лингвистик активистлар такымы Казакъстанда иң танылганнарыннан берсе. Проектка нигез салучы, җырчы һәм музыкант Нурсолтан Багидолла казакъ телен популярлаштыру белән әле 2012 елда ук шөгыльләнә башлый. Шул вакыттан бирле такымы белән берлектә алар даими рәвештә лингвистик контент чыгара, анда дөрес язылышны карау да, илдәге тел белән бәйле вазгыятькә кагылышлы төрле мемнар да бар. Аның фикеренчә, 72 ел буе "үткәннән калган тел" дип кабул ителгән казакъ теленең затлы тел булуын күрсәтү өчен казакъ телендә актуаль контентны арттырырга кирәк.

— Сезнеңчә Казакъстанда әлифбаны алмаштыру процессы ни сәбәпле шулай сузылды?

— Хакимиятнең казакъ телен Казакъстанда урыс теле кебек үк мәҗбүри итәрлек дәрәҗәдә үстерергә әзер булмавы бу. Казакъстан хакимиятенең иң югарыдагы вәкилләре – нигездә урыс телле казакълар, мөгаен алар Русиядән басым булыр дип сагаядыр. Илдәге урыс теллеләр үзләре дә өстенлекләрен югалтудан курка, чөнки алар тулысынча бер генә телне – урысчаны гына белә.

— Сезнең өчен тел парадигмасын алмаштыруның сәяси ягы — "урыс дөньясы йогынтысыннан китү" һәм "төрки бердәмлекне ныгыту" мөһимме?

— Әйе, бу мөһим, әмма без тулаем алганда урыс дөньясына каршы икән дигән сүз дә түгел әле бу. Безнең Казакъстанда үзебезнең кечкенә урыс дөньясы бар, без алар белән дәрәҗәләребез тигез булырлык итеп килешергә телибез. Хәзерге вакытта Казакъстанда казакъ теленең тоткан урыны урыс теленекеннән түбәнрәк ( бу — рәсми булмаган яктан караганда, чөнки канун ягыннан карасаң, Казакъстанда бер дәүләт теле бар — казакъ теле, —ред.)

Безнең өчен иң мөһиме — Казакъстанда ике тел өчен дә тигез мәгълүмати киңлек булуы, ике телне дә тигез белүләре. Кызганыч, хәзерге вакытта мәгълүмати киңлектә урыс теле өстенлек алып тора.

—​ Дәүләт тәкъдим иткән әлифба варианты сезне ни өчен канәгатьләндерми? Бу "лингвистик анархия" тудырмыймы?

— Бездә үзебезнең латин әлифбасы врианты бар, ул "Qazaq Grammar латын әліпбиі" ("Qazaq Grammar латин әлифбасы") дип атала. Безнең вариант лингвистик тәртип булдыра, анархия түгел. Чөнки Qazaq Grammar-да казакъ теленең иң әһәмиятле фонетик үзенчәлекләре сакланган. Лингвистик анархияне исә ел саен әлифбаның берешәр версиясен тәкъдим итеп хакимиятләр үзләре тудыра, чөнки сәяси һәм лингвистик аспектны берничек тә үзара килештерә алмыйлар.

"Ни өчен урыс дөньясы берләшә ала, ә төрки дөнья — юк?"

Бакуда кабул ителгән әлифбаның башка бер проблемы — "бердәм төрки әлифба"ның ни кадәр бердәм булуы. Чөнки аны төзүдә бары тик Төрки дәүләтләр оешмасы белән багланышлары булган илләр генә катнашты. Төрки дәүләтләр оешмасына Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Төркия керә. Төркмәнстан, Маҗарстан һәм Төньяк Кипр исә күзәтүчеләр статусында. Төрки халыклары булган башка илләр, әйтик Русия, Иран, Кытай, Украина яки мәсәлән Молдова Төрки дәүләтләр оешмасы әгъзалары түгел, шуңа күрә бу проектны эшләгәндә алар катнаша алмады.

Руслан Айсин, сәясәт белгече, журналист
Руслан Айсин, сәясәт белгече, журналист

— Кызганыч, бердәм әлифба турында фикер алышуларда сәяси сәбәпләр аркасында бөтен төркиләр дә катнаша алмады. Русия төркиләре (илдә аларның саны 10 миллионлап) хәзерге вакытта үз җирләрендә тоткыннар хәлендә. Тоткыннар, чөнки Путинның "эрзац империясе" (мин аны шулай атыйм) төркиләргә берләшү мөмкинлеген бирмәс өчен бөтенесен дә эшли, — дип сөйли хәзерге вакытта чит илдә яшәүче татар активисты, публицист һәм сәясәт белгече Руслан Айсин. — Моның өчен Русиядә мөмкин булган бөтен тыю чаралары да кабул ителә: әле 2017 елда ук мәктәпләрдә туган телләрне мәҗбүри фән буларак укытуны тыйдылар һәм бу нәкъ менә телләргә нык бәрә, чөнки кешенең этник үзбилгеләнүе тел аша бара. Бу Мәскәүне бик борчый. Чөнки әлеге әлифба кабул ителгәннән соң, мин хакимият яклы журналистларның нәрсә язуын карадым. Аларны бу хәбәр нык борчуы күренә. Бу — "Төркия экспансиясе", диләр, "НАТО экспансиясе" дип әатардай булдылар, янәсе бу ахыр чиктә Русиядәге төрки халыкларда сепаратист кәефләр артуына китерәчәк. Алай булгач нишләп урыс дөньясына берләшергә ярый, ә төрки дөньяга — ярамый?

  • 1999 елның көзендә Татарстан Дәүләт шурасы татар телен латинчага күчерү турында канун кабул итә. Кайбер мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә латин язуы белән укытуны керттеләр, латин телендә китаплар күренә, газетлар чыга башлады.
  • Бу идеяне хуплаучылар латин хәрефләре татар теленең фонетик үзенчәлекләрен төгәл итеп тапшырырга булыша, ә Мәскәүнең үзендә күпчелек элмәтакталарны инде күптәннән инглиз телендә язалар, дип белдерде.
  • Каршы килүчеләр исә латин әлифбасы татар телендә 12 ел гына кулланылган, ә кириллица озаграк, диде. Шуңа күрә ниндидер башка язылышка күчәргә булгансыз икән, ике мең елдан артык булган гарәп имласын кулланырга кирәк, дип киңәш итте.
  • 2002 елда Владимир Путин милли телләрдә кириллицадан башка әлифбаны куллануны тыя торган канун имзалады. 2003 елның 25 декабрендә Татарстанның Конституция мәхкәмәсе республика хакимиятләренең татар телен латин әлифбасына күчерү өчен бөтен вәкаләтләре дә бар, дип белдерде. Шул рәвешле федераль карар белән каршылыкка керде.
  • Бу хәлләргә бер елдан соң нокта куелды. 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе "Русия халыкларының телләре турындагы" һәм "Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы" кануннарның кайбер кагыйдәләренең Конституциягә ярашлылыгын тикшерү эшенә бәйле карарын игълан итте. Мәхкәмә Татарстанда рәсми әлифба — кириллица булып калачак, дип тапты.

    Әлеге материал "Сибирь.Реалии" язмасы нигезендә әзерләнде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG