Украинага каршы сугышта катнашучы гаскәрләр белән җитәкчелек итүчеләргә тапшырыласы тәреләрне Русия президенты Владимир Путин үзенең исеменең баш хәрефләре белән бизәргә кушкан. Бу хакта Кремль җиткерә.
7 гыйнварга каршы төндә Путин Мәскәүнең Тәүбә тавындагы чиркәүдә Раштуа гыйбадәтендә катнашты, соңрак Коткаручы Христос чиркәвенә барды.
Анда президент кушуы белән Русия православ чиркәве патриархы Кирилл хәрбиләр өчен әзерләнгән муен тәреләрен һәм изге сурәтләрне изгеләндергән. Президент аларны гаскәр төркемнәре командирларына тапшырачакларын әйткән.
Мәскәүдәге Тәүбә тавында, Җиңүче Георгий чиркәвендә Путин Раштуаны узган ел үзе очрашкан гаиләләр белән каршы алды. Алар арасында аерым алганда Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучылар, шулай ук волонтерлар да булган, дип җиткерде "Новости" агентлыгы.
- Русия православ чиркәвенең Мәскәү патриархиясе Русия хакимиятләренең гамәлләрен Украинада сугыш башланганнан бирле даими хуплап килә. Русия православ чиркәве литургиягә "Изге Русь җиңүе турындагы" мәҗбүри доганы кертте. Аны укудан баш тарткан өчен руханиларга хезмәт итүне тыялар, штрафлар салалар.
- 2024 елның 25 декабрендә иртән Русия Украинага яңа көчле һөҗүмен ясады. Украина президенты Владимир Зеленский Путин махсус бу һөҗүм өчен Раштуаны сайлады. дип белдерде.
- "Моннан да кешелексезрәк нәрсә була ала? 70 тән артык ракет, алар арасында баллистиклар да бар, йөздән артык дроннар. Һәдәфләр — безнең энергетика", дип язды ул көнне Зеленский. Украина кораллы көчләре ул чакта 50дән артык ракетны һәм дроннарның күпчелеген бәреп төшерә алган иде, дип хәтерләтә Сибирь.Реалии.
- Украина Православ чиркәве епископлары 2023 елның маенда Яңа Юлиан чиркәү календаренә күчү өчен тавыш бирде. Бу календарьга ярашлы, хәзер Украинада Раштуа 25 декабрьдә бәйрәм ителә. Әлеге көн дәүләт дәрәҗәсендә дә бәйрәм итеп расланды. Моңа кадәр Украина Православ чиркәве Руси православ чиркәве кебек үк Юлиан календарен куллана иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум