Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җәмәгатьчелеккә чыгармый гына Израилнең ХӘМӘС радикаль төркеменә каршы алып барган хәрби операциясе беткәч, Газзә сызыгының киләчәге ничек булачагы турында Израил һәм Кушма Штатлар белән сөйләшүләр алып бара.
Чыганакларына сылтама белән Reuters хәбәр итүенчә, аерым алганда бу сөйләшүләрдә халыкара контроль астында, шул исәптән АКШ һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре катнашында Газзәдә вакытлы хакимият формалаштыру турында тәкъдимнәр яңгырый.
Әлеге хакимият реформалаштырылган Фәләстин автономиясе үз хакимият оешмаларын оештырганчыга кадәр Газзә сызыгы белән идарә итә алыр иде, диелә.
Хәзерге вакытта Газзәнең бер өлеше Израил хәрбиләре, ә бер өлеше исә элеккечә ХӘМӘС контролендә. Хәмәс бу җирләр белән 2007 елдан бирле идарә итте: башта анда сайлауларда җиңде, соңрак үзенең көндәшләрен, шул исәптән Фәләстин автономиясе оешмаларын да бастырды.
Израил хәрби операциясен 2023 елның 7 октябрендә башлады. Бу ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүменә җавап булды. Газзәдәге күпчелек торак пунктлар җимерелде, йөзләгән мең кеше өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды, дистәләгән мең кеше үлде яки яраланды.
Reuters белешмәләренчә, вакытлы хакимият Газзәне төзекләндерү һәм иминлекне тәэмин итүдәге эшчәнлек белән җитәкчелек итә алыр иде. Вакытлы хакимият булдыру өчен Газзә сызыгыннан Израил хәрбиләрен чыгару һәм ХӘМӘСне дә бу җирләрне контроль итүдән мәхрүм итү шарт булып тора диелә.
Израилнең сугыштан соң Газзәнең киләчәге белән бәйле бернинди төгәл стратегиясе әле дә юк, әмма ул Газзә сызыгы белән моннан соң ХӘМӘС идарә итмәскә тиеш дип саный, дип искәртелә язмада.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрдә калган аз санлы гарәп илләренең берсе. Әмирлекләр бәйсез Фәләстин дәүләте төзү яклы. Анда Үрдүннең көнбатыш яры, Газзә һәм көнчыгыш Иерусалим керергә тиеш. Бу фикерне дөньяның күпчелек илләре хуплый. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә исә Газзәдә вакытлы хакимият коруны әлеге максатка ирешүдә бер адым дип саныйлар. Шулай да ХӘМӘСне хакимияттән ничек читләштерәчәкләре аңлашылмый. Израил әлегә бәйсез Фәләстин дәүләте төзү фикере белән рәсми килешмәде.
АКШ Дәүләт департаментында да Вашингтонның кайбер партнёрлары белән берлектә Газзәнең киләчәге турындагы бәхәсләрдә катнашуын раслыйлар, әмма нечкәлекләре китерелми.
Катар, Мисыр һәм АКШ арадашчылыгы белән Газзәдә атышны туктату һәм ХӘМӘС тотык итеп алган кешеләрне азат итү турында сөйләшүләр дәвам итә. Сөйләшүләрдә алга китеш булуы хәбәр ителгән иде, әмма әлегә килешүгә ирешмәделәр. Бу сөйләшүләрдә Газзәнең сугыштан соңгы киләчәге турында фикер алышулар бармый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум