Бүген Казан Кирмәнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан президенты Корбангули Бердымөхәммәдов 2012-2014 елга сәүдә-икътисади һәм мәдәни-һуманитар өлкәдә хезмәттәшлек программасын имзалады.
Миңнеханов сүзләренчә, июньдә Ашгабадта Төрекмәнстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы узачак һәм анда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге вәкиллек барачак.
Шулай ук Бердымөхәммәдов бүген Казанда IT паркта булды. Анда аңа Татарстанда мәгълүмат технологияләре үсешен тәкъдим иттеләр.
Моннан тыш аны Болгар һәм Зөяне торгызу проектлары белән таныштырдылар.
Төрекмәнстан президенты сәфәре сәбәпле, бүген Казан үзәгендә юллар ябылды. Казанлылар тыгыннардан зарлана.