Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда булып киткән балалар татарлыгы белән горурлана башлый"


Ләйсән Төхвәтуллина
Ләйсән Төхвәтуллина

Русия төбәкләрендәге катнаш никахлы гаиләләр ана телен өйрәнсен өчен балаларын Казанга "Милләтебез хәзинәләре" лагерына җибәрә. Теләк белдерүчеләр күп, әмма урыннар чикле.


Бү көннәрдә Казанның “Идел” яшьләр үзәгендә “Милләтебез хәзинәләре” лагеры дәвам итә. Анда Русиянең 14 төбәгеннән һәм Казакъстаннан 160тан артык бала килгән. Бу хакта Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина белән сөйләштек.

Лагерьга ничә яшьлек балалар килде һәм алар өчен нинди чаралар каралган?

– Лагерьда 10-16 яшькәчә балалар катнаша. Әлеге смена ике атна дәвамында бара. Балалар өчен көн саен татар теле дәресләре һәм шулай ук татар биюе, җыры, дин нигезләре, татар тарихы, татар әдәбияты кебек төрле-төрле мастер-класслар укытыла. Шулай ук экскурсияләр каралган, татар фильмнарын карау, Сабантуй кебек милли үзенчәлеккә корылган чаралар уза.

Балаларны Казанга кем юллый?

– Төбәктәге татар милли мохтарияте, татар иҗтимагый оешмалары җибәрә. Бик күп балалар катнаш гаиләләрдән. Әти-әниләре аларны татар телен дә белсен дигән уй белән җибәрә. Урыннар саны бик чикле, шуңа барлык теләк белдерүче ата-аналарның да балалары килә алмады. Майга кадәр гаризаларны кабул итәрбез диюгә карамастан, инде апрельгә үк урыннар тулып куйды. Мондый сменалар күбрәк булырга тиеш дип уйлыйм.

Балаларның татар телен белү дәрәҗәсе нинди? Алар лагерьда күбесенчә нинди телдә аралаша?

– Татар телен белүләре бик түбән дәрәҗәдә. Монда аларны йөз процент татарча гына сөйләшүгә мәҗбүр итә алмыйбыз, әмма әйдаманнарның барысы да алар белән татарча сөйләшә. Проблема гаиләдән тора. Әгәр бала кайткач өйдә татарча сөйләшә алмый икән, лагерьның эффекты да бәләкәй булачак. Ләкин алар монда үз татарлыклары белән горурланып китә. Кайткач татарча язылган футболкалар, пакетлар белән мәктәпкә баруларын сөйлиләр. Физкультура дәресендә урыс балалары алардан анда нәрсә язылганы белән кызыксына икән. “Без аларга Казанда булуыбыз, футболкалардагы татарча язулар турында горурланып сөйлибез”, ди балалар. Шуңа төбәкләрдә дә шундый сменалар булдыруын телибез. Мисал өчен, алдагы ике елда Удмуртиядә оештырылган иде, хәзер финанс мөмкинлекләре юк.
XS
SM
MD
LG