Пенза татар яшьләре оешмасы рәисе Динар Исаев шугалакта татар чарасы үткәрү нияте һәркемнең күңеленә хуш килгәнне әйтә. Хәтта Сарытау, Сарапул шәһәрләреннән дә килергә теләк белдергәннәр. Бу чарага алар махсус алып баручы да чакырган. Ул төрле уеннар үткәрәчәк, шугалакта ике сәгать дәвамында бары тик татар көйләре генә яңгырап торачак. Шулай да алып баручы урыс телендә сөйләячәк, чөнки, Динар әйтүенчә, шәһәрдә татар мәктәбе булмаганга, яшьләрнең күбесе татарча начар белә.
Исаев моннан елъярым элек фикердәшләрен үз янына туплаган. «Оешма үткәргән чараларга 120-ләп кеше җыела», дип әйтә ул.
Катнашырга теләге булган өлкәннәрне дә кире какмыйлар, чөнки аларның да татар мохитына чумасы, татарлар белән аралашасы килә. Өлкәнрәкләр үзләре яшь чакта элек мондый татар кичәләре булмаганга әзрәк көнләшеп тә карый.
Яшьләр Пензада биш тапкыр Татар-караоке-party оештырган инде. Шәһәрдәге рестораннарны арендага алып, анда татар халык һәм шулай ук яшьләр күңеленә хуш килгән эстрада җырларын җырлашып кичәләр үткәргәннәр.
Пензада хәләл ресторан булмаганга, алдан ук сөйләшеп бары тик хәләл иттән генә ризык әзерләү турында да килешә алганнар. «Яшьләр шулкадәр безгә тартыла, күп очракта бу җырлы кичәләргә урын җитми кала», дип әйтә Исаев.
Бу кичәләрне 20-25 яшьлек студентлар үз иткән. Исаев аларның татар гореф-гадәтләренә, телгә тартылуларын, бер-берсе белән якыннан аралашасы килүләрен әйтә.
Динар Исаев үзе Пензада Мәскәүнең эшмәкәрлек һәм хокук институтының бишенче курсында укый. Тиздән диплом яклаячак. Алга таба яшьләр оешмасын тагын да көчәйтеп җибәрергә тели.