30 июль Русия президенты Владимир Путин имзалаган фәрман нигезендә Башкортстан эчке эшләр министры урынбасары Александр Овчинников эшеннән алынды.
Ай башыннан бирле генерал Овчинников үзенең ришвәтчелектә гаепләнүе сәбәпле бу вазифасыннан читләштерелгән иде. Министр урынбасарының үз вәкәләтләрен үзенең шәхси файдасына кулланганы тикшерелә. Министр Михаил Закомалдин урынбасарының эштән алынуына аңлатма бирмәде.
Генералның канун бозуын Башкортстанның юл хезмәте бүлекләренең берсенең башлыгы Илдус Яруллин хәбәр иткән иде. Ул республика эчке эшләр министрлыгында “ришвәтчелек” чәчәк ата, дип үзенең “Овчинниковның Уфадагы өен төзекләндерүен һәм Иглин районында генералга йорт һәм мунча салуын” сөйләде, аның кушуы белән 2011 елда Русия министрлыгының югары дәрәҗәдәге рәсмиләренә затлы ашамлыклар төрелгән җиде бүлек җибәрүен хәбәр итте. Бу хәлне тикшерү өчен җинаять эше ачылды.
Юрист Илгиз Габдулхаков “эштән алыну – министрлыктан китүне аңлатмый”, дип белдерде. Тикшерү дәвам иткән дәвердә Овчинников министр урынбасарының хезмәт хакын алып тора ала, диде юрист. Тикшерү нәтиҗәләренә карап генералга чыннан да вазифадан китү турында гариза язарга йәки башка эшкә күчәргә тәкъдим ителәчәк”, диде Габдулхаков.
Овчинников гаиләсе Уфадагы берничә базарны һәм зур иминлек ширкәтләрен үз контролендә тота, дип яза “Коммерсант”.