Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Ихлас мәхәлләсе: "Диния нәзарәте диктат ясарга тиеш түгел"


Әл-Ихлас мәхәлләсе мәчет тирәсендәге вазгыятьне аңлатты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:55 0:00

Әл-Ихлас мәхәлләсе мәчет тирәсендәге вазгыятьне аңлатты

10 октябрьдә Казанның Әл-Ихлас мәчете вәкилләре мәчет тирәсендәге вазгыятьне аңлату максатыннан матбугат очрашуы уздырды.

Хәзерге көндә мәчеткә җылылык бирелмәгән, электр өзелгән. Аллаһ йорты электрны генератор белән тәэмин итә. Монда килүчеләр салкын булганга күрә өс киемнәрен салмады.

Мәчет вәкилләре сүзләренчә, Әл-Ихластагы проблемнар 19 июль вакыйгаларыннан соң мәчет вәкилләре мөселманнарны яклап пикет-митинглар оештыра башлагач барлыкка килгән. Узган ел җылылык, электр белән өзеклек булмаган.

Үзен мәчетнең имам хатыйбы дип таныштырган Әхмәт Әхмәтов сүзләренчә, аларны башта прокуратура тикшерә башлаган, эчке эшләр министрлыгы вәкилләре килеп мәхәллә халкының исемлеген сораган, аннан соң янгын сүндерүчеләр дә бәйләнгән. Мәчеткә йөрүчеләр мәхкәмәләргә дә еш чакырылган. “Хәтта хәрби комиссариаттан килеп мәчеткә йөрүче яшьләрне сораштырдылар”, дип белдерде ул.

Мәчеткә җылылык бирелмәүнең сәбәбе – тиешле оешмалар белән мәчет арасында килешү булмауда. Ә килешүне төзү өчен диния нәзарәтеннән белешмә таләп итәләр икән. Диния нәзарәте исә 5 октябрьдә булган җыелышта бу мәчетнең мөфтият уставын танымавы турында белдергән иде.

Мәчетнең адвокаты Тәүфик Василов сүзләренчә, мәчет үз уставын кабул итеп Татарстан диния нәзарәтенә раслау өчен җибәргән булган. Әмма бүгенгә кадәр мөфтияттән җавап килмәгән. “Безнең теләк мөфтияттән аерылу түгел, без алар белән бергә эшләргә телибез. Әмма диния нәзарәтенең уставы кабул ителгәндә безнең мәхәлләдән чакырылучы булмады. Шулай да, безнең устав расланса, без кулга-кул тотынышып эшлибез, расланмый икән – безнең аерым яшәргә дә хокукыбыз бар. Чөнки мөфтият ул – бөтен мәхәлләләрдән бергә оештырылган бер төркем. Ул мәхәлләләргә диктат ясый алмый”, дип белдерде.

Ягъни, Татарстан мөфтияте Әл-Ихлас мәчетенең нәзарәтнең уставын кабул итмәвен әйтсә, Әл-Ихлас ул устав кабул ителгәндә безне чакырмадылар дип белдерә. Әмма ике як та булган мәсьәләне утырып чишәргә бик атлыгып тормый.

Матбугат очрашуы баштан ук сорауларга җавап бирү формасында барды. Мәчет вәкилләреннән республикадагы актуаль мәсьәләләргә дә җаваплар ишетергә мөмкин булды.

Әхмәт Әхмәтов исламны соңгы көннәрдә еш телгә алына башлаган "традицион" һәм "традицион булмаган" исламга аерып карауның дөрес булмавын әйтте.

“Безнең өчен ислам бер генә. Аны төрле төркемнәргә бүлеп күрсәтәләр. Мөселманнарга бүленергә кирәкми. Моның артында ниндидер көчләр тора. Бу көчләр дингә кагылмасын иде. Дин бит дәүләттән аерылган”, дип тәмамлады ул сүзен.

Әл-Ихлас мәчете вәкилләре төп мәсьәлә – мәчеткә җылылык бирелмәү проблемына кире әйләнеп кайтып, башкаланың җылылык бирү оешмалары белән килешү төзи алмаган очракта проблемны электр җылыткычлары белән хәл итәчәкләрен әйттеләр.

Матбугат очрашуына республикадагы күп кенә матбугат чаралары чакырылган булса да, килүче булмады.
XS
SM
MD
LG