Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур, урлама!


Ратмир Шәйдуллин, Казан мэрының ришвәтчелеккә каршы көрәш ярдәмчесе
Ратмир Шәйдуллин, Казан мэрының ришвәтчелеккә каршы көрәш ярдәмчесе
Казан мэрының ришвәтчелеккә каршы көрәш ярдәмчесе пәйда булганлыгы хакында мәгълүмат пәйда булгач та, интернет кулланучылар “куанып” алган иде. Ришвәтчелеккә каршы көрәш дигәннәре мэриядә тагын бер түрә артуга гына китермәсме дигән фикердә иде казанлылар.

Казан мэры Илсур Метшинның һәр яңалыкка бер яңа түрә белән җавап бирә торган гадәте бар. Президент Рөстәм Миңнеханов Казандагы тарихи биналарны сакларга кирәк дип, утлар-яшеннәр очыртканнан соң, мэр үзенә туризм буенча киңәшче итеп Олеся Балтусованы алган иде. Анысы озак эшли алмады, президент аппаратына китеп барды. Балтусова белән бергә Казан мэрының туризм буенча яңа киңәшчесе хакында да, аның эшләгән эше хакында да ишеткән юк. Казандагы тарихи биналарның сакланышы хакында да артык сөйләмиләр. Күздән киткән – күңелдән киткән. Президент тагын бер котырганчы туризм буенча киңәшченең дә кирәге шуның кадәр генә, димәк.

Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелек буенча киңәшмәдә кискен чыгыш ясагач, мэр үзенә ришвәтчелеккә каршы көрәшүче киңәшче алуы турында белдерде. “Яшерен-батырын түгел, безнең торак–коммуналь хуҗалыкта, мәгариф системасында, балалар бакчасы, шифаханәләрдә, җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә кызыгырлык урыннар җитәрлек. Без бу мәсьәләдә системалы эш алып барырга һәм бу эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш”, – дигән иде шәһәр башлыгы моңарчы Казан прокуроры ярдәмчесе булып эшләгән прокуратура хезмәткәре Ратмир Шәйдуллинны яңа эшкә билгеләгәндә.

Ратмир Шәйдуллинның прокуратура эшеннән мэрия түрәсе булып китүенә прокурор Кафил Әмиров та үз бәясен бирде. “Вечерняя Казань” “Ратмир Шәйдуллин прокуратурада эшләгәндә, Казан түрәләре корвалол эчкәннәр, ә инде мэриягә киләчәген ишеткәч, шампан шәрабләре ачканнар” дип яза. Түрәләрне шулай өркетеп торырга сәләтле белгечне ни өчен прокуратура җибәрде дигән сорауга Әмиров “Кешеләр югары күтәрелгәндә мин беркайчан да каршы килмим. Киресенчә, кешеләрнең үсә һәм үзләрен күрсәтә алуына куанам” дип җавап биргән. Әле тагын бер мисал да китергән – прокуратура хезмәткәре бер оешманы тикшерергә баргач, хуҗаларга шулкадәр ошаган ки, аңа шундук фатир биреп, үзләренә эшкә дә алып калганнар икән. Прокурор монысына да куана – кешеләр күтәрелсен генә, киткәннәр урынына без яңаларын табабыз! Теләсә кайсы өлкәдә яхшы белгечләр табу проблема. Күрәсең, прокуратурада башка стандартлар, алар өчен яхшы белгечләр табу проблема түгел, димәк.

Куанычы аңлашылмый. Прокурор бер оешманы, мэрияне тикшерә. Аңарга фатир, яхшы эш урыны тәкъдим итәләр һәм шул яхшы урынга кызыгып, прокурор үз профессиясен ташлап китеп бара. Теге оешма яки мэриянең бу адымы аңлашыла – алар бер атуда ике куян тота: бердән, үзәкләренә үткән тикшерүчедән котыла, икенчедән, прокуратурада яхшы танышлары булган белгеч булдыралар.

Тикшерүчегә фатир яки яхшы хезмәт биреп, сатып алу башка төрлерәк аталырга тиеш түгелме? Юк икән. Бүгенге заманда бу “Кешеләрнең югары урынга күтәрелүе һәм яхшы күренеш” санала икән.
Хәер, нигә аптырарга. Прокурор берзаман Спарта дәүләтендәге инвалид балаларны упкынга ыргыту кануны хакында сокланып диярлек сөйләгән иде. Сүзебез бу очракта башка хакта.

Прокуратурада кануннар үтәлешен күзәтүгә караганда шәһәр хакимиятендәге иксез-чиксез түрәләрнең берсенә әйләнү дәрәҗә дип прокурор әйтә икән, инде ни әйтергә? Әгәр максат ришвәтчелеккә каршы көрәшү икән, Ратмир Шәйдуллинның нәкъ менә прокуратурада булуы бу көрәш өчен иң кулай вариант түгелмени? Ришвәтчелек күләме мэрияда эчелгән корвалолга кире пропорциональ бәйләнештә дип саныйм мин. Прокуратурадан никадәр өрексәләр, ришвәтчелек тә шулкадәр азрак һәм киресенчә.

Әгәр мэрның чынлап торып ришвәтчелеккә каршы көрәшәсе килә икән, Салмачы бистәсендәге теләсә кайсы коттедж хуҗасын тотып селексен – бу бистәдә аукционда сатылган берәр җир бар микән? Теләсә кайсы мәктәптәге “акча җыю”ны бетерсен. Теләсә кайсы шифаханәдәге озын–озын чиратларны бетерсен. Бер юлны бер елга ике тапкыр ремонтлауны бетерсен. Петровский бистәсендәгеләр “Метшин өе” дип атаган сарайның дөрестән дә кемнеке икәнен әйтсен. Болары әле беренче искә төшкәннәре генә. Эшләргә мөмкинлек “киң вә широкий”.

Яңа ярдәмченең нәрсә эшләячәге бик кызык һәм әкәмәт. Аның вазифалары нидән гыйбарәт булачак икән? “Казан мэриясе: ришвәтчелек факторлары” дигән түгәрәк өстәлләр уздырырлар, “ришвәтчелек белән очрашканда нишләргә” дигән брошюралар чыгарырлар, “без ришвәтчелеккә каршы көрәшәбез, безнең ришвәтчелеккә каршы көрәшә торган тулы бер бүлегебез бар” дип, шул бүлеккә кертеп тутырылган тук чырайлы кешеләрнең компьютер каршында тирләп-пешеп ришвәтчелеккә каршы көрәшкәннәрен күрсәтерләр инде. Әллә инде бу бүлек документларны Ратмир Шәйдуллин урынына килгән прокурор хезмәткәре бәйләнә алмаслык итеп әзерләү белән шөгыльләнер микән? Үзе шунда эшләп киткәч, аңарга койрыкларны кайсы аяк арасына кыстырып чабасы икәне яхшырак күренәдер.

Әллә инде ришвәтчелеккә каршы мэр киңәшчесе:
– Илсур, урлама! Илсур, урлама! Илсур, урлама! – дип тукылдап тору өчен кирәк микән?

Ялгыш яздым бугай. Мэрның киңәшчесе генә бит инде ул. Алай каты әйтә алмас:
– Илсур абый, урлама инде, ә?! Ну, пажалысты?!

Менә шундыйрак дәрәҗәле урынга килде дип беләм Ратмир Шәйдуллинны. Мин хөрмәт белән карый торган тагын бер тикшерүче орган вәкиле түрәгә әйләнде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG