Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәмгыятьтә ялган исламоведлар күбәйде"


"Звезда Поволжья" басмасы Татарстанда ислам турында күп яза
"Звезда Поволжья" басмасы Татарстанда ислам турында күп яза

Татарстандагы дини вазгыятькә бәя бирүчеләр арта. Үзләрен исламовед дип танытучылар чынлыкта бу исемгә дәгъва итә аламы?

Бу көннәрдә Пятигорскида Русия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) Төньяк Кавказ төбәге үзәге ачылды. Әлеге үзәк Татарстанда да бар. Социологик тикшеренүләр, белгечләр фаразлары, эчке һәм тышкы сәяси вазгыять турында аналитик язмалар әзерләргә тиешле бу үзәк күпләр өчен хәзер исламга каршы хәрәкәт итүче оешма буларак күзаллана. Күптән түгел аның җитәкчесе Рәис Сөләймановны хәтта прокуратурага да шикаять иткәннәр иде. Аның эшчәнлеге республикада “милләтара һәм динара низаг чыгаруга юнәлгән” диелде. Аерым алганда, шикаятьтә РСТИ оешмасы сәхифәсендә һәм федераль матбугатта урын алган язмалар турында сүз бара.

“Әлеге мәкаләләрдә Сөләймәнов татар халкын, Татарстан республикасын һәм ислам динен мыскыл итеп яза”, диелә шикаятьтә.

Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов
Чыннан да Сөләйманов ислам дине турында күп яза һәм күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларына аңлатмалар бирә. Федераль басмалар өчен ул инде абруйлы исламоведка әйләнде. Белгечләр исә моның белән килешми. Алар бүгенге көндә исламоведларның бармак белән генә санарлык булуын әйтә. Петербур дәүләт университеты доценты Гомәр Исаев сүзләренчә, бу исемгә бик җаваплы карарга кирәк.

“Хәзер ялган исламоведлар пәйда булды. Алар ислам турында фәнни рәвештә фикер йөртеп җәмәгатьчелек алдында кинәт кенә танылган, ихтирамлы исламоведларга әйләнеп китә. Бу динара дилаогка, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәткә тискәре тәэсир ясый”, ди ул.

Исаев сүзләренчә, исламовед - ул публицист, журналист һәм язучы да түгел.

Гомәр Исаев
Гомәр Исаев
“Блогта ислам турында язучы да исламоведка әйләнеп китә. Бу дөрес түгел. Исламовед ислам тарихы, дини юнәлешләрдә тирән, фундаменталь белемгә ия булырга тиеш. Исламны өйрәнүче галимнәр конференцияләрдә чыгышлар ясый, тикшеренүләр алып бара. Ә матбугатта исә исламоведениега бернинди катнашы булмаган кешеләрнең тавышы ишетелә. Алар ниндидер оешмалар исеменнән белдерүләр белән чыгалар.

Җәмгыятькә сенсация кирәк, шуңа ислам турында куркытулар массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк кызыксыну уята. Шуңа мәгълүмат чаралары нинидидер галимгә түгел, ә сенсация сөйләүчегә мөрәҗәгать итә”, ди ул.

Исаев фикеренчә, монда дәүләтнең мөселман җәмәгатьчелегенә карата сәясәте булмау да сәбәп булып тора. Аныңча әлегә бу өлкәдә ниндидер чагылышлар гына бар һәм шуңа бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш.

Каршы җавап бирү - бердәнбер чара

Русия ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин хәзер Татарстандагы дини вакыйгаларга тар караштан чыгып кына бәя бирергә тырышу сизелүен әйтә.

Рафик Мөхәммәтшин
Рафик Мөхәммәтшин
​“Бүгенге көндә бит без Татарстанда барган вакыйгаларны аерым Татарстанга хас дип кенә санамыйбыз. Ул гомумән бөтен Русиядә барган процессларның бер өлеше генә. Исламның радикальләшүе турында сүз алып барсак, бик күп төбәкләрне әйтә алабыз. Татарстанны Русиянең башка төбәкләре белән чагыштыру юк. Кавказ варианты килә дип куркыталар, әмма ул шулай ук фәнни чагыштыру түгел, ә бары куркыту рәвешендә генә тәкъдим ителә. Югыйсә, чагыштырып карасаң, Татарстанга ул караш башкачарак булыр иде.

Менә бу июльдә булган вакыйгалар очраклы хәлме? Чын мәгънәсендә объектив бер генә мәкалә дә чыкканы юк. Инде усаллык белән “шул кирәк сезгә” дип язучылар бар, кайберәүләр моны криминал, акча бүлү ди. Алай да булуы мөмкин әлбәттә. Әмма бөтен Русиядә барган глобальләшү чорының бер чагылышы түгелме дигән киң яссылыкта караучылар юк дип әйтер идем”, ди ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген Татарстандагы хәлләрне язучылар белән килешмәскә дә мөмкин, әмма аңа каршы торуның бердәнбер юлы булып альтернатив фикерләр язу тора.

“Рәис Сөләйманов язмалары матбугатта күп чыгып тора, ә менә альтернатив фикерләр бик аз яңгырый. Шуңа аның әйткән сүзләре беренче планга чыга бара, чөнки бүгенге көндә ситуациягә анализ бирүчеләр шактый аз.

Вакытлы матбугат - бик зур көч. Татарстанда, диния нәзарәте тирәсендә барган вакыйгалар күп куертылды. Бәлки кайберсе заказ белән язадыр, кайберләре объектив яктыртам дип яза торгандыр һәм бүгенге көндә ниндидер мәкалә чыга икән аңа җавап бирергә кирәк. Башка чара юк дип саныйм”, ди Мөхәммәтшин.

Ул исламоведларның диндә булу-булмавы һич тә мөһим булмавын әйтә, чөнки ул - фәнни юнәлеш.

“Сине исламовед буларак фәнни җәмәгатьчелек кабул итәргә тиеш. Ниндидер мәкалә язып, аңа исламовед дип имза кую - ул синең исламовед булуыңны күрсәтми”, ди РИУ ректоры.

Аныңча, мондый хәлгә төшүебезгә элек булган көчле исламоведлар мәктәбенең таркалуы, ә яңаларының оешып җитмәве сәбәп булып тора.

“Әгәр фәнни мәктәп булмаса, исламоведениене үстерү шактый авыр. Ә хәзер андый мәктәпләр юк дәрәҗәсендә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG