Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул — рухи лидер түгел, ул — функционер"


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Башкортстан мөфтие булып кабат сайланган Айнур Биргалиннан белгечләр нәрсә көтә?

Сугышка акча табылганда Башкортстанда Җәмигъ мәчет төзелешенә финанслар табылмый

Киләсе биш елда Башкортстан мөселманнарының мөфти вазифасын башкарачак Айнур Биргалин фигурасы җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты. Беренчедән, аның гаугалы шәхес булуын әйтәләр. Икенчедән, мөселманнарның бер өлешен мөфтияттән читләштерүгә һәм радикальләштерүгә китерәчәк дип фаразлыйлар. Аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тарафыннан куелган гади бер функционер дип тә атыйлар. Журналист Руслан Вәлиев һәм сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына үз аңлатмасын бирде.

24 октябрьдә Башкортстан Диния нәзарәте IX Корылтае узды. Анда бердәнбер намзәт итеп хәзерге мөфти Айнур Биргалин билгеләнгән иде. Нәтиҗәдә ул мөфтият рәисе итеп сайланды. Аны хупларга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та килде. Ул җыенга мөселманнарга Уфада озак елларга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамларга сүз бирде. Бу мәсьәлә дәүләтнең һәм мөфтиятнең мөселманнарга чын мөнәсәбәтен чагылдыра: сугышка акча табылганда Башкортстанда Җәмигъ мәчет төзелешенә финанслар табылмый.

Белешмә

Айнур Биргалинга — 35 яшь, өйләнгән, биш баласы бар. Ул Башкортстанның Учалы районы Баттал авылында туган. Русия Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия ислам университетында, Мисырның Каһирә шәһәрендәге Әл-Әзһәр университетында белем ала. 2016 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетын, "башкорт һәм гарәп телләре филологы-мөгаллиме" белгечлеген тәмамлый. 2021 елда Башкортстан башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә аспирантурага укырга керә. 2011 елдан Уфа шәһәренең төрле мәчетләрендә имамлык итә.

2019 елның октябрендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе итеп сайлана.

Биргалин эшчәнлеге: сугышны хуплау, мәчетне төзетә алмау һәм гаугалар

Биргалинны үз вакытында "Башкорт" оешмасы да хуплап чыкты

Айнур Биргалин мөселман җәмәгатьчелегендә каршылыклы фикерләр уятып килде. Яшь һәм әллә ни билгеле булмаса да, ул 2018 елда мөфти кәнәфиенә дүрт намзәтнең берсе булды. Аны үз вакытында "Башкорт" оешмасы да хуплап чыкты. Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын үтәүче итеп билгеләнгәч, мөфти сайлавы 2019 елга күчерелде. 1992 елдан мөфти булып торган Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин 2019 елның язында сәламәтлеге какшап вазифасыннан китте һәм шул ук елның июнендә аның гомере өзелде. 16 октябрьдә Биргалин бернинди альтернативасыз Башкортстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.

Мөфти вазифасында Айнур Биргалин дәүләт сәясәтен алга сөрүче, Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплаучы буларак истә калды. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, республика телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

Биргалин мөслимәләргә никабтан йөрүгә каршы чыкты. "Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә", диде ул.

Соңгы биш елда ул җитәкләгән мөфтият тирәсендә төрле низаглар булды. 2022 ел ахырыннан башлап мөфтият һәм Айнур Биргалин шәхсән үзе Диния нәзарәтенең элекке хезмәткәрләренә хезмәт хаклары түләнмәү белән бәйле ызгышларга, күпсанлы мәхкәмә утырышларында катнашты.

Биргалинның якташлары — Учалы районының Озерный авылында да низаг килеп чыккан иде. Аңа Озынкүл күле ярында 30 һектарлап җирне арендага биргәннәр. Бу — авыл кешеләренең хокукларын кыса, ди алар. Монда мөфти балык үрчетергә тиеш булган, ләкин бер эш тә алып барылмаган. Якташлары Айнур Биргалиннан зарланып Русия баш прокурорына, Русия тикшерү комитеты рәисенә һәм Башкортстан башлыгына мөрәҗәгать итте.

Төзелеше 17 елга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете белән бәйле низаглы хәлләр Биргалин чорында да дәвам итте. 2022 елның гыйнварында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте "барлык имамнарга һәм мөфтияттә эшләүчеләргә фетнәгә китерердәй фикерләр белдермәскә, шул исәптән "Әр-Рәхим мәчете төзелеше белән бәйле сорауларга җавап бирмәскә" кушты. Мәчет төзелешендә алга китеш булмады.

2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төште.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.

"Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.

"Мөфтият әкренләп сүнә һәм чери"

"Аспекты" басмасына нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче журналист Руслан Вәлиев "Әр-Рәхим" мәчете төзелешендә Биргалинның эшчәнлеге деструктив булды дип саный.

— Мин азмы-күпме белгән мәсьәлә — Башкортстан мөфтияте һәм "Әр-Рәхим" мәчетен элек төзегән Илдар Ишәев җитәкчелегендәге "Алтын Курай" ширкәте арасында барган мәхкәмә эшләре. Документларны һәм Ишәевнең версиясен өйрәнгәннән соң мин шундый фикергә килдем: мәчет төзелешендә Биргалинның һәм аның структурасының роле деструктив булды. Ишәев биргән мәгълүматларга караганда, әгәр дә аның белән сөйләшүләр дәвам иткән булса, ул финанслар эзләргә ярдәм итеп төзелеш эшләрен алып бара алыр иде. Әмма Биргалинның фикере — Хәбиров тарафыннан кушылганга күрәдер — Ишәев белән бернинди сөйләшүләр алып бармауга кайтып калды. Янәсе, мәсьәләне үзләре хәл итмәкче булды. Алты ел узды — мәчет эшендә бернинди үзгәреш булмады. Миңа калса, алар дөрес юл сайламады, — диде ул Азатлык Радиосына.

Вәлиев сүзләренчә, Биргалин "рухи лидер буларак түгел, ә функционер, дәүләт машинасы коралы" буларак күренә. Шуңа да аның Украина сугышына, никаб киюгә һәм башка мәсьәләләргә карашы гаҗәп түгел, ди ул.

— Мин бу структураның әкренләп сүнүен һәм черүен көтәм, — ди ул. — Ихластан дини эшчәнлек алып барырга теләгән кеше монда үзенә урын юк икәнен аңлаячак һәм радикальләшәчәк. Теләсә кайсы җәмгыятьтә ихластан үз эшенә ышанган кешеләр өчен шартлар тудырылырга тиеш. Әгәр дә мондый шартлар юк икән, алар үзләрен күрүгә шат булган башка җиргә бара. Алар сыенган урыннар ниндидер радикаль агымнар була, яки кешеләр аны үзләре оештыра.

"Ул гап-гади совет мулласы булып чыкты"

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, башта Биргалин мөселманнарда аерым өметләр уятса да, ахыр чиктә мөфтияткә бернинди алгарыш китерә алмады.

— Ул мөфти булып сайланганда ниндидер яңаруга, модернизациягә өмет бар иде, — ди ул. — Татарстанда Камил Сәмигуллин килгән кебек яңача эшләү булыр дип уйланылды. Яшенә, белеме һәм тәҗрибәсе булуына карамастан, ул гап-гади совет бабае, совет мулласы булып чыкты. Биргалин бары бюрократик эш башкара, башка эш белән дан тотмый. Бернинди яңарыш, яңа сулыш бирү күзәтелми. Ул алдан ук ФСБ тарафыннан хупланып чыгарылган булса да, яңа буын вәкиле буларак оешмага нинди дә булса техник яңалык кертер, мөфтиятнең яшьләр арасында фикерен ныгытып, коридорны җилләтә алыр дигән фикер бар иде. Ул яшь картлач булып чыкты. Күпләрне бу гаҗәпләндерде дә. Дәүләт тарафыннан чыгарылган һәм төрле дәүләт оешмалары аша килештерелгәнгә күрә, ул корылтайда бердәнбер намзәт булды. Аннан башка әйбер көтәргә кирәкми дә. Ул — шундый сәясәт алып барыр өчен куелган кеше.

Белешмә

Бүген Башкортстанда ике зур мөфтият эшли. Беренчесе — Айнур Биргалин җитәкләгән мөфтият. Икенчесе — мөфти Тәлгать Таҗетдиннең Русия Үзәк диния нәзарәте карамагындагы Башкортстан төбәк мөфтияте. Аны Таҗетдиннең улы Мөхәммәт Таҗетдин җитәкли.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 1 200дән артык мәхәллә бар. Шуларның 856сы — Биргалин мөфтияте карамагында, тагын 700ләбе — Таҗетдингә буйсына.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG