Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта мәчет төзү өчен рөхсәт алуда тагын кыенлыклар туган


Владивосток мәчете өлгесе
Владивосток мәчете өлгесе

Мәчеткә нигез ташы 2012 елда ук салынган иде.

Владивосток шәһәрендә җирле хакимият мәчет төзү өчен бүленгән җирдә гыйбадәтханәне салу рөхсәтен бирүдә өстәмә кыенлыклар күрсәтә. Бу хакта Приморье крае Диния нәзарәте рәисе Рамил Килмөхәммәтов PrimaMedia-га сөйләгән.

Аның сүзләренчә, мөфтият мәчет төзү өчен документлар җыю эшен дәвам итә. Җирле хакимият шәһәр төзелеше планына мәчетне керткән һәм агачлар буенча топографик сурәтләр(подеревная топографическая съёмка) эшләгән.

Шәһәр хакимияте экологлары әлеге участокта 6 миллион сумлык үлән һәм 13 миллион сумлык агачлар булуын исәпләгән. Җәмгысе 19 млн сум.

— Анда Альп болынымы әллә? Яки Лүбнән кедрларымы? Мин урман белән эш иткән кеше, диңгез буенда имәнне беркайчан да кисмиләр. Анда, тозлы җилләрдә, ул, гадәттә, авыру була. Бу мәсьәләне хәл итәчәкбез. Без бит сәүдә үзәге түгел, ниндидер югарырак һәм кирәклерәк нәрсә төзибез, — дип сөйләгән Рамил Килмөхәммәтов.

Шуңа да дин әһеле кайчан мәчет төзеләчәге турында әйтә алмаган. Төзелеш өчен рөхсәт алмыйча, фаразлар ясап булмый дигән ул.

2012 елда Рөстәм Миңнеханов катнашында Владивостокта мәчет төзелеше урынында тантаналы төстә беренче таш салынган иде. Булачак мәчеткә Улисс бухтасы ярындагы матур калкулыкта урын бирелде. Соңрак аны башка урынга күчерделәр. 2014 елда Приморье мөселманнары Миңнехановтан мәчет төзү мәсьәләсен чишүне үтенеп, хат юллады.

2021 елда мәчет төзелә башланачак дип хәбәр ителде. Ул вакытта җирне рәсмиләштерү проблемы хәл ителүе әйтелде. Владивосток мәчете төзелешен Татарстан хакимияте финанслый. Ул 100 млн сумнан артыкка төшәр дип фаразланды. Шулай да төзелеш башланмады.

Бүген Владивостокта аерым мәчет юк. Җомга һәм бәйрәм намазлары Пиморье крае мөселманнарының Казыят идарәсендә укыла.

Русия төбәкләрендә мәчетләргә каршы чыгу күренешләре аз түгел. Күптән түгел Пермь шәһәрендә мәчет төзелешенә каршы акция узды. Былтыр Мәскәүдә мөселман гыйбадәтханәсенә каршы чыктылар. Соңгы елларда бу дулкын Татарстанда да күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG