Элекке елларда хәтта Уфада да санга сугылмаган Рудольф Нуриев шәхесенә соңгы еларда игътибар бермә-бер артты. Аңа багышлап балет фестивальләре оештырыла, күргәзмә почмаклар, музей бүлмәләре ачыла. Хәзер М.Гафури башкорт академтеатры да атаклы балет биючесе тормышына һәм иҗатына мөрәҗәгать иткән.
Театрның яңа эше “Руди never off!” дип аталган. Ул ниндидер тәгаен пьесага нигезләнми. Рудольф Нуриевның хатирәләренә һәм аның хакында башка кешеләрнең истәлекләренә театрның баш режиссеры Айрат Әбушахманов сценарий язган. Үзе үк аны сәхнәгә дә куя Айрат әфәнде. Ә биюләр куюда аңа бертуган энесе, танылган балет биючесе, режиссер Ринат Әбушахманов ярдәм итә. Яңа премьера хакында театрның мәгълүмат бүлеге хезмәткәре Ирина Захарова сөйли.
Мәҗит Гафури исемендәге театрның яңа эше зур кызыксыну уятыр дип көтелә. Анда төп рольне берничә актер уйный. Рудольф Нуриевның бала чагын ике малай уйнавы аша күреп булса, инде балет биючесе булып танылган чорын театрның яшь актеры Урал Әминев гәүдәләндерә.
М.Гафури театры бу иҗат мизгеле ахырына кадәр тагын да ике премьера әзерли. Шул ук вакытта яңа концерт программасы да өлгереп килә. Ә 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр балалар өчен махсус яңа ел бәйрәмнәре оештырылачак һәм әкиятләр күрсәтеләчәк.