Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шураның президиум утырышында Татар Конгрессын эшнең яңа формаларын эзләргә чакырды.
Мөхәммәтшин фикеренчә, соңгы Конгресс корылтае шактый кызыклы үтсә дә, анда кабул ителгән документлар эшнең башка формасын табу кирәклеген күрсәтә.
“Конгресс корылтайларын биш елга бер мәртәбә җыелу тәртибен дәвам итеп шушы тапталган юлдан үткәрә торсак вәкилләр арасында тискәре тәэсирләр кала”, диде Дәүләт шурасы рәисе һәм быелгы корылтайда да күпчелекне элекке корылтайда катнашучылар тәшкил иткәнлегенә игътибар юнәлтте.