АКШның Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефоннан Согуд Гарәбстанында булган очрашу турында сөйләшкән.
Дәүләт департаменты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар Вашингтон белән Мәскәү арасындагы элемтәләрне торгызу эшен дәвам итү турында килешкән.
Шулай ук Рубио Лавровка АКШ гаскәрләре тарафыннан хөситләргә ясалган һөҗүм мәсьәләсен күтәргән. Рубио әйтүенчә, АКШ Кызыл диңгездә үз хәрби һәм сәүдә корабларына һөҗүмнәрне булдырмас өчен чаралар күрәчәк.
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сөйләшү нәтиҗәсендә, Йәмән тирәсендәге хәлгә бәйле "бөтен тарафларның да көч куллануны кичекмәстән туктату" кирәклеген әйткән.
- 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды. Ул 4,5 сәгать дәвам итте. Иң төп нәтиҗә: Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә киеренкелекне бетерү өчен "консультацияләр механизмы" булдырырга килешенде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум