Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге"


Ведат Догу
Ведат Догу

Соңгы берничә елда Төркиянең Искешәһәре татар дөньясының мөһим ноктасына әверелде: 2022нең февралендә Русия Украинага басып кергәч, сентябрьдә мобилизация игълан ителгә, мөһаҗирләрнең бер өлеше монда сыенды, җирле татарлар тормышына килеп кушылды, ә Төркия татарларының төп сабантуе Искешәһәр янында йөз утыз ел элек татарлар нигез салган Госмания (Корыһөек) авылында уздырылып килә.

Искешәһәр татар җәмгыятенең хәзерге рәисе Ведат Догу белән элекке рәисе Вахит Ирдән җитәкчелегендәге җирле татарлар яңа күченеп килүчеләргә ярдәм итәргә дә, Төркия һәм Татарстанның рәсми затлары белән уртак эшләр эшләргә дә, иҗтимагый чаралар оештырырга да, бер-берсенә туйга, бәби ашына, җеназага йөрергә дә җитешә. Кирил әлифбасын белмәүчеләр дә китап клубына, татарча диктант акцияләренә катнаша. Моңа социаль челтәрләрдәге активлык та сәбәпчедер: җәмгыятьнең эшчәнлеген Facebook һәм инстаграм сәхифәләре аша күзәтергә була.

Азатлык җирле татар җәмгыяте башлыгы Ведат әфәнде Догу белән 2024 елга йомгак ясап, алар башкарган эшләр турында сөйләште.

– Ведат әфәнде, Искешәһәр, Корыһөек авылы татарлары өчен узган 2004 ел нинди булды, нинди чаралар вә башкарган эшләр белән истә калды?

– Безнең авылда бер мәктәп бар, беләсез. Мәктәп бинасы җимерелгән иде, 2024 ел башында аның бер бүлмәсен ясаттык, бетердек. Авылдагы кешеләр анда җыелып, берләшеп, китап укып утырсыннар, дип.

Аннан ураза ае килде. Уразада ифтар ясадык. Татарстаннан "Кадим Әлмәт" этномузыкаль төркеме килде, алар белән концерт та, ифтар да килде. Бу ифтарда 150-200 кеше бар иде.

Рамазан ае беткәч, сабантуй уздырдык. Сабантуй бик шәп булды, 1500дән артык кеше катнашты, Төркиянең һәр ягыннан татарлар җыелды.

Аны бетергәч, Истанбул китап клубын оештыручы Римма ханым һәм язучы Айзирәк ханым белән атна саен монда да татарча китап укырга җыелыйк, дидек. Һәр атна шимбә көннәре монда җыелып китап укыдык. 40-50 кеше җыела иде, безнең музей җире генә җитми башлады.

Соңрак Татарстаннан "Алпар" төркеме килде, бер концерт ясадык. Ул узгач, безгә үз җырчыларыбыз кирәк дип, шимбә-якшәмбе музыка курслары башладык. Анда хәзер 15-20 кеше килә. Башта төрек җырларын өйрәнәләр, аннан татарчага күчәчәкләр инде.

Шундый хәлләр бездә. Ел шулай матур гына үтеп китте.

– Китап клубы дидегез, анда кемнәр йөри? Өлкәннәрме, яшьләрме?

Инде ничә кеше кирилл әлифбасын да өйрәнде

– Башта башлаганда өлкәнрәкләр килә иде. Хәзер инде яшьләр дә килә башлады. 5-6 яңа яшь кешебез бар. Бик шәп уза, татарча өйрәнәләр, татарча китаплар укыйлар, татарлыкның ни булуын өйрәнә башладылар. Суыклар булгач, әлегә туктадык. Җәй көне яңадан тотыначакбыз. Урыныбыз җитми, музей бинасы кеченә, шуңа күрә җәй көне яңадан башларга уйлыйбыз (китап укулар музейның ишегалдында уза – ред.).

Һәммәсе сагына бит инде татарчаны. Татарча сөйләшергә, татарча өйрәнергә, татарча укырга телиләр. Татарча китап укыгач, татарлыкның ни икәнен өйрәнәләр. Инде ничә кеше кирилл әлифбасын да өйрәнде. Безнең малайлар да йөрәк тарта бит татарчага дип, кирилл белән татарча укыйлар. Өйрәнсеннәр, әйдә.

– Кирил хәрефләрен белмәүчеләр ничек укый?

Белгәннәр укый, белмәгәннәр тыңлап тора

– Укый белүчеләр бар бит, алар укый, тыңлаучылар "бу сүз нәрсә аңлата?" дип туктап сорый. Кыен, әмма әкрен-әкрен шулай өйрәнәчәкләр инде. Белгәннәр укый, белмәгәннәр тыңлап тора. Татарча белмәгән сүзләрне "бу нигә болай әйтелә?" дип сорыйлар. Шулай өйрәнеп татарча сөйләшәсең. Монда да яшьләр белмәү сәбәпле татарча сөйләшергә оялалар бит, безгә килгәч, татарча сөйләшеп, яңа сүзләр өйрәнеп китәләр.

– Инде кайсы әсәрләрне укыдыгыз?

– Музейның китапханәсеннән Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" китабын укыдык, Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Агай" һәм "Мөнҗия" хикәяләрен укыдык, "Шүрәле"не укып бетердек. Ни тапсак, шуны укыйбыз. Зур китапларның беренче 30-40 сәхифәсен укыйбыз, татарча сөйләшәбез, хәлләр белешәбез. Шулай яшибез.

– Искешәһәрдә яшәүче татар язучысы һәм журналисты Айзирәк Гәрәева-Акчураның "Төркиядә табылган татар эзләре" китабы басылды. Белгәнемчә, китап клубында бергәләп укыдыгыз. Искешәһәрдә нинди татар эзләре бар? Айзирәк ханым алар турында язганмы?

– Китап клубында укый башладык, ул эш әлегә яртылаш укылган килеш калды, аннан соң Айзирәк ханым Казанга кайтып килде, салкыннар килде, әлегә җыелышлар тукталды. Язган, язган, бу хакта китапларда да бар. Искешәһәрдә татар эзләре бар, әлбәттә, Искешәһәр булмый татарлар булмый инде. Искешәһәрдән башланган бит татарларның Төркиядә мөһаҗирлек тарихы. Искешәһәр – Төркия татарларының үзәге. Җәйне ул китаптан башлаячакбыз.

Белешмә: Искешәһәр

Искешәһәр — Төркиянең татарлар күпләп яшәгән шәһәре. Русия империясеннән күченгән кырымтатарлар да һәм XIX гасыр ахырында үз туфракларын калдырып китәргә мәҗбүр булган казан татарлары да шушы тирәләргә килеп урнаша. Бүген Искешәһәрдә яшәүче татарлар бер гасыр элек солтан җирендә сыену тапкан татарларның нәсел дәвамчылары. Искешәһәр Истанбулдан 360 км, Анталиядән 430 км ераклыкта урнашкан.

Шәһәрдән 70 чакрым ераклыкта казан татарларының Госмания (Osmaniye) авылы, иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük), бар. Аңа 1895 елда нигез салына. XIX гасыр ахырында Русия империясендә беренче халык санын алуга керешәләр. Басым астында яшәгән татарлар җанисәпне чукындыру өчен уздыралар дип шикләнә башлый һәм Госманлы дәүләтенә чыгып китә. Бу хакта Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрендә дә язылган. Мөһаҗир татарларга солтан Габдел Хәмид авылларга күченергә рөхсәт итә.

Бүген Искешәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Рәсми булмаган исәпләүләргә караганда, биредә 2500 казан татары көн күрә. Аннан да элегрәк күчеп утырган кырымтатарларның саны — 150 мең тирәсе. Кырымтатарларның эзе биредә нык калган, шәһәрнең һәр тарафында чибүрәкләр сатыла.

– Гомумән, Корыһөектән яки Искешәһәрдән чыккан нинди мәшһүр татар кешеләре бар? Кемнәр белән элемтә тотасыз?

– Хәзерге Төркия гаилә һәм социаль сәясәт министры урынбасары безнең авылдан чыккан кеше. Аннан соң Истанбулда, Әнкарада, башка төбәкләрдә берничә эшмәкәр бар. Дәүләт идарәсе эшендә эшләүчеләр, университетларда укытучылар, иҗатчылар бар. Алар белән элемтә тотабыз.

– Кыш көне еш җыеласызмы? Музей эшлиме?

– Эшли, эшли. Без җыелабыз да, әз-әз җыелабыз, ә кунаклар, туристлар күп килә.

– Искешәһәргә килүче туристлардан музейга күпме кеше килә? Көненә уртача ничә мосафирны кабул итәсез?

– Искешәһәргә дөньяның һәр ягыннан туристлар сәфәр кыла, татар өе дип безне дә күрергә киләләр. Килүче биниһая, айга бәлки 100-150 кешегә җыеладыр. Аларга Татарстан турында сөйлибез, Русия булгач, Татарстан турында барысы да белми, төрекләр дә белми. Аларга аңлатабыз. Казанга күп турист йөри башлады. Анда барырга теләүчеләр: "анда нәрсә эшләргә, анда нәрсә ашарга?" дип тә сорыйлар, барысын аңлатабыз.

– Искешәһәргә күченеп яшәргә килгән яңа татарлар күпме? Ярдәм итүегезне дәвам итәсезме? Җәмгыять тормышында катнашалармы? Музейга, гаилә бәйрәмнәренә йөриләрме?

– Ярдәм итәбез. Быел Искешәһәр университетларында укырга 6-7 студент килде. Алар да безнең янга килгәләп китә. Яңа гаиләләр күченеп килми хәзер, хаклар арткач, тормыш кыйбатланды. Яшәү кыен булгач, бик килүче юк. Быел ике гаилә килде, башка күренми.

Ял итәргә килүче татар туристлары Антальяга килә, чөнки анда диңгез, монда да килсәләр булыр иде инде. Монда үз эшләре булган 1-2 кеше бар. Өйләнүчеләр бар, мисал өчен быел 3-4 кеше Татарстаннан килен алды, бу да матур күренеш, ягъни яңа татар киленнәре килде. Туйларга, бәйрәмнәргә йөрешәбез. Хәзер алдагы елларда нишләргә була, дип уйлашабыз. Татар йортын зурайтырга, сабантуйлар ясарга, музыка өйрәнүчеләр белән ничек концерт бирергә, яшьләрне ничек җыярга, ничек җәлеп итәргә дип уйлыйбыз. Булачак әкрен-әкрен, тырышабыз.

– Музыка дәресләре дәвам итәме? Ничә кеше шөгыльләнә?

– Атнага бер көн йөриләр, төрле бүлмәләрдә шөгыльләнәләр. Барлыгы егерме кеше йөри, араларында балалар да бар. Аккордеон, төрекчә саз бар, ут дигән уен коралында да өйрәнәләр.

– Кем өйрәтә?

Невзат Кармыш дигән татар кешебез бар. Музыкант. Антальяда, Аланиядә чараларда уйный иде, хәзер дәресләр генә бирә. Пенсиягә чыккач, балаларга, кешеләргә белгәнемне өйрәтәм, ди. Дәресләргә 3-4 бала йөри. Тальян тапсам, тальянда уйнарга өйрәтергә тели, тальяныбыз юк шул.

– Ә сездәге халык татар көйләрен тыңлыймы? Туйларда татарча көйләрне кабызалармы?

– Безнең әтиләр кабыза иде дә, яшьләр көйләребезне оныта башлады. Шуның өчен бу музыка дәресләрен башладык.

– Авылда хәзер ничә кеше яши? Мәктәп бинасын төзекләндердегез, хәзер анда тәртипме?

– Мәктәпнең тагын бер бүлмәсен ясыйсы калды. Аны да тәртипләрбез, иншалла. Аннары бик матур булачак. Җәй көне хатыннар җыела, ирләр җыела. Рамазанда ифтарлар ашыйлар. Ашлар уздырырга, җырлар җырларга җыелалар.

– Татар теле яки башка дәресләр оештырмыйлармы?

– Юк, анда дәресләр оештырып булмый. Кыш көне салкын, газ юк, халык яшәргә шәһәргә китә, ә җәй көне барсалар, эш күп. Кышлыкта авылда унлап кына гаилә яши. Җәй көне күп җыелалар.

– Газ булмагач, нәрсә белән җылыналар?

– Утын, күмер ягалар.

– Утын өчен агачны каян алалар, агач юк бит ул якларда?

– Дәүләттән сатып алалар, дәүләтнеке очсыз. Әмма ягарга кыен.

– Мал тоталармы?

– Әйе-әйе, мал тоталар, үлән чәчәләр, басулар карыйлар.

– Искешәһәрдәге казантатарлары музей-йорты базасында мәктәп ачу турындагы хыялыгыз тормышка ашамы? Ниндидер алга китеш бармы бу мәсьәләдә?

– Юк, ясый алмадык. Мәктәп ясау кыен булачак. Шуңа татар кафесы булсын дип уйладык. Шәһәргә туристлар та күп килә, татарларны да сорыйлар, татар ашларын да сорыйлар. Татар ашларын ничек ясыйсың? Зур гына бер татар кафесы ясап, анда татарларны татарча өйрәтсәк, анда яшьләр дә җыелыр дип уйладык. Иншалла, насыйп булса, Аллаһ язса, ясарбыз.

– Тагын нинди чаралар узды быел? Сез канәгатьме халыкның шундый милли чараларга игътибарыннан?

– Эшлибез, дип йөгерәбез инде. Алда әйткәннәрдән башка тагын университетлардан төрле сораулар белән галимнәр, тарихчылар килә. Татарча китаплар сорыйлар, Мәрҗанины сорыйлар, Ризаэтдин Фәхретдинне сорыйлар. Университелардан язучылар күп. Укытучылары татарча яки төрекчә языгыз дип эш бирәләр, алар безгә килә.

Халыкның игътибарыннан бик канәгать, әлбәттә. Китап клубын башлаганда 15 кешедән башладык, хәзер 40-50 кеше җыела, бер атна бөтенләй урын калмады, икегә бүленербезме дип уйладык.

– Соңгы сорау: киләсе елларга нинди планнар корасыз?

– Зураерга кирәк инде безгә. Безнең җир бәләкәй. Урын җитми, урыныбыз аз. Яшьләргә татарча бию, музыка, татар теле укытырга телибез. Кырык кеше җыелса, тәмам урын бетә монда. Кырык кеше җыелабыз инде, йөз дә килә, әмма илле булса, урын юк. Мәсәлән, "Алпар" төркеме килде. Концертлары монда сыймас иде инде. 250-300 кеше килде. Бәләдиядән (мэрия – ред.) урын сорап алдык. Бәләдия белән мөнәсәбәтләр матур, яхшы, алар безнең Казан бәләдиясе белән кардәшләр бит. Казан татарлары барын беләләр, ни сорасак, шуны бирәләр. Бәләдия башканы быел Казанда булды, җитәкчеләр, министрлар белән очрашты. Музейга чәй эчәргә дә, авылдагы очрашуларга да килгәне бар. Безнең проблем шәһәр җитәкчелеге белән түгел, ничек зураерга икәнен белмибез, шуны уйлыйсы бар. Киңәергә кирәк безгә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG