Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев һәм Фаил Алсынов – Азатлык укучылары сайлаган 2024 ел шәхесләре


Фәрит Зәкиев (с) һәм Фаил Алсынов
Фәрит Зәкиев (с) һәм Фаил Алсынов

Фәрит Зәкиев зур аерма белән сайттагы тавыш бирүдә алда барса, Фаил Алсынов Telegram-да күп тавыш казанды. Нәтиҗәдә, ике намзәт тә зур аерма белән алда бару сәбәпле, быел аларның икесен дә Ел шәхесе дип билгеләү дөрес булыр дип саныйбыз.

2 декабрь Азатлык Радиосы укучыларына 2024 елга йомгак ясарга тәкъдим итеп, ел шәхесен сайлауны башлап җибәрде. Тавыш бирү Азатлык сайтында һәм Telegram төркемендә барды. Шулай ук безнең иң популяр социаль челтәр – Youtube шәрехләрендә (II) язылган тавышлар да саналды. Сораштыру 29 декабрь тәмамланды.

Намзәтләр исемлеген Азатлык Радиосының татар-башкорт редакциясе тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә быел татар-башкорт дөньясы тормышында гамәлләре белән шактый танылган, башкорт вә татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан һәм көрәшкән кешеләр керде.

Искәрмә: әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты, Вконтакте, Telegram, Instagram укучылары фикерләрен чагылдыра.

Быел "Ел шәхесе" өчен тавыш бирүдә 2473 кеше катнашты, иң актив платформа Telegram булды (анда 1461 тавыш бирелде). Сайтта 985 тавыш җыелды. Тагын 27 тавыш Youtube шәрехләреннән алынды, анда без бер кулланучының бер кеше язу шәрехен санадык (кеше берничә шәхесне язган булса, ул бер тавыш булмау сәбәпле саналмады).

Җиңүчеләр

Фәрит Зәкиев Анталиядә, пикетта
Фәрит Зәкиев Анталиядә, пикетта

Нәтиҗәдә, иң күп тавышны җәмәгать эшлеклесе, Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев җыйды. Аңа 890 (35,9 %) кеше тавыш бирде. Зәкиев ТИҮ оешмасының Русиядә экстремистик булып танылуы, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Төркиягә китәргә мәҗбүр булды.

Мөһаҗирлектә тормышы җиңел булмаса да (Зәкиев берничә операция кичерде), ул сәяси эшчәнлеген туктатмый, пикетларга чыга, чыгышлар вә белдерүләр ясый, мөрәҗәгатьләр яза, Украинадагы сугышны тәнкыйтьли һәм татар халкы, теле өчен көрәшен дәвам итә. Быел ул мөһаҗирлектә 70 яшен тутырды.

Фаил Алсынов Баймактагы мәхкәмә алдыннан
Фаил Алсынов Баймактагы мәхкәмә алдыннан

Икенче урынны башкорт җәмәгать эшлеклесе, "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисе Фаил Алсынов алды. Аңа барлыгы 692 кеше тавыш бирде (27,9%). Хәтерләсәгез, Алсыновны 2018 елны Азатлык Радиосы укучылары Ел шәхесе итеп бер сайлаган иде инде.

Сугыш башлаганнан соң басымга дучар булган, ләкин илдән китмәгән активист Алсыновны быел Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Хөкем карарын чыгару көнендә Алсыновны якларга дип меңнәрчә кеше килде, полиция куып таратырга тырышса да, алар китмәде, таралмады.

Бу протест чарасыннан соң Башкортстанда "Баймак эше" барлыкка килде, дистәләрчә кешегә каршы җинаять эшләре ачылды. Берничә кеше колониягә хөкем ителде.

Башкалар күпме тавыш җыйды?

Алсу Кормаш мәхкәмә утырышында
Алсу Кормаш мәхкәмә утырышында

Беренче өчлекне журналист Алсу Кормаш тәмамлый. Аңа 321 кеше тавыш бирде (12,9 %). Журналистик эшчәнлеге өчен Русиядә кулга алынган һәм Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы өчен 6,5 ел колониягә хөкем ителгән иде. Быелның 1 августында ул Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

Алсу күпсанлы халыкара премияләр иясе булды, төрле чараларда актив чыгыш ясый. Дөнья күләмендә яңгыраган чыгышларында ул матбугат иреге, Русиядәге сәяси тоткын журналистлар язмышы, татар-башкорт мәсьәләсен күтәрә. Аның кызлары исә Американың Ак йортында татарча беренче сөйләшкән татарлар булды.

Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:

  • Фаил Алсынов – 692 (27,9 %)
  • Айгөл Әхмәтҗан – 82 (3,3 %)
  • Алтынай Вәлитов – 66 (2,6 %)
  • Әнвәр Гатиятуллин – 67 (2,7 %)
  • Фәрит Зәкиев – 890 (35,9 %)
  • Алсу Кормаш – 321 (12,9 %)
  • Айгиз Кунафин – 34 (1,3 %)
  • Айгөл Лайон – 36 (1,4 %)
  • Рузил Миңнекаев – 189 (7,6 %)
  • Башка вариант – 96 (3,8 %)

Бу исемлектән тыш Азатлык укучылары 2024 ел шәхесенә түбәндәге кешеләрне дә тәкъдим итте: Руслан Айсин (сәясәт белгече), Руслан Габбасов (башкорт активисты), Энгел Фәттахов (элекке Татарстан мәгариф һәм фән министры), Фәридә Корбангалиева (журналист), Ринат Фәхретдинов (көрәшче), Айгөл Гайсина (АИГЕЛ, җырчы) һәм башкалар.

Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында, безнең Вконтакте сәхифәсендә, Telegram каналда, Instagram-да танышып була.

Укучыларыбызны Яңа ел белән тәбриклибез, 2025 елда да татар-башкорт дөньясында лаеклы шәхесләр булсын!

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2023 ел: сәясәтче, активист Лилия Чанышева.

Икенче урында – җырчы Айгөл Гайсина, өченче урында – башкорт активисты Фаил Алсынов.

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алсынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG