Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты 10 меңнән артык язылучысы булган блогер дип әлегә теркәлмәгән


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Быел 1 гыйнвардан башлап 10 мең һәм аннан артыграк язылучысы булган блогерларга Роскомнадзорда теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматлар тапшырыла. "Не Москва" басмасы исәпләп чыгарганча, бу канунны Русиянең барлыгы 13 төбәге башлыгы үтәмәгән.

"НеМосква" басмасы Русия төбәкләре башлыкларының Telegram-каналларын тикшереп чыккан һәм 13 түрәнең 10 меңнән артык язылучысы булса да, әле дә Роскомнадзор реестрына теркәлмәвен ачыклаган.

Канунны иң тупас бозучы түрә — Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, аның каналын ике миллионнан артык кеше укый. Канунны үтәмәүче түрәләр арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (59 меңнән артык язылучысы бар) һәм тагын өч республика: Төньяк Осетия, Адыгей һәм Алтай башлыклары бар диелә. Шулай ук Псков, Тамбов, Тула, Калининград өлкәләре, Краснодар, Камчатка крайлары һәм Байкал аръягы губернаторлары да һаман теркәлү узмаган, дип яза "Не Москва". Канунны үтәмәүчеләр арасында Петербур губернаторы Александр Беглов та бар.

Роскомнадзор реестрына хәзергә 35 губернаторны керткәннәр, бу хакта Telegram-каналларның тасвирламасында хәбәр итәләр. Тагын 20 башлык Роскомнадзорга гаризаларын тапшырган, әмма әлегә хуплау көтә. Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко бу реестрга яшерен рәвештә генә кергән, каналында бу хакта хәбәр итеп тормаган диелә.

12 төбәкнең башлыгына исә язылучылары 10 мең кешедән кимрәк булганга күрә, теркәлергә кирәкми. Мәсәлән бу Магадан өлкәсе губернаторы, Коми, Яһүд автономия өлкәсе, Чукотка, Калмыкстан, Ингушетия һәм Хакасия башлыклары.

  • Яңа федераль канунга ярашлы, быел 1 гыйнвардан башлап 10 мең һәм аннан артыграк язылучысы булган блогерларга теркәлергә кирәк. Әгәр теркәлмәсәләр, Роскомнадзор чикләүләр кертә. Мәсәлән мондый губернаторларның постларын күчереп алып үзеңә куерга ярамый. Роскомнадзорга исәпкә 2024 ел ахырына кадәр үк куелып бетәргә кирәк иде, моның өчен шәхси белешмәләреңне тапшырырга кирәк. Шулай да әлегә канунны үтәмәгән өчен җәза каралмаган.
  • Түрәләрне дә урап узмаган әлеге канун, билгеле, аларны күзәтеп тору өчен дип гамәлгә кермәде. Дәүләт бу канун ярдәмендә интернеттагы фикер лидерларын контрольдә тотмакчы була. Иң зур җәза — теркәлмәгән блогерлардан реклам сатып алу тыела.
  • 2024 ел ахырына Русия блогерлары Роскомнадзорга теркәлү турында 135 меңнән артык гариза тапшырган. Шуларның 30 меңен оешма кире каккан.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG