Башкортстанның башка милли оешмалары республика башлыгы атамасының ничек булырга тиешлеге турындагы бәхәскә кушылып бармаса, башкорт милли хәрәкәте вәкилләре исә күптән инде президент атамасы калдырылырга тиеш дигән таләбен яңгырата килә. “Күк бүре”, “Актамыр”, “Башкорт аксакаллары” оешмалары элекке урам җыеннарында да, язма мөрәҗәгатьләрендә дә бу хакта ачык белдерә иде.
Әле Валентина Матвиенко тарафыннан әйтелгән фикерләр тәгаен яссылыкка күчә башласа, башкорт милләтчеләре үз мөнәсәбәтен катгыйрак белдерә башлаячагын кисәтә. 15 февраль көнне “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов “Азатлык” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәдә Русия җитәкчелегенең федерализм тәртибен танымавын белдерде.
“Русия хакимнәре үзләре үк ил Конституциясен боза икән, монда нәрсә сөйләп торырга инде, - ди Азат әфәнде. - Безгә бу шартларда фәкать каршылык чараларын оештыру һәм конституцияне бозучыларны мәхкәмәгә бирәсе генә кала”. Киләчәктә урам җыеннарын дәвам итәчәкләрен дә әйтә “Күк бүре” җитәкчесе.
Матвиенко фикерләренә карата галимнәр ни уйлый икән? Шушы сорау белән без Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать иттек. “Төбәкләрне эреләтү мәсьәләсенә килгәндә, 83 төбәк чынлап та күп, - ди Илдар Габдрафыйков. - Кечкенә өлкәләрне кушу кирәктер. Ә менә Татарстан белән Башкортстан кебек зур һәм көчле республикалар, донор төбәкләр үзаллы яшәргә тиеш. Ә инде Матвиенконың фикерләренең нәкъ менә Казанда яңгыратылуы һич кенә дә очраклы түгел ”.
Башкортстан белән Татарстанда президент атамаларын үзгәртү дә дөрес түгел. Аңардан бит сәяси зыян юк. Ә менә милли автономияләрнең символы буларак президент атамасы бик мөһим, дип исәпли галим.
Татарстан белән Башкортстанны бергә кушу ихтималлыгына карата Илдар әфәнде болай ди:
”Бу хакта сүзләр кузгалып куя. Ләкин Русия хакимиятләре аңа бармаячак. Аннан бу гамәлгә татар элитасы риза булса да, башкорт элитасы, башкорт милләтчеләре каршы булачак”.
Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, дөньяда вазгыять шулкадәр тиз үзгәрә. Шуңа күрә Русиядә дә алдагы елларда ни нәрсә буласын беркем дә анык кына фаразлый алмый. Ләкин шунысы хак – Русия фәкать федерализм нигезләрендә генә үзен саклап кала алачак. “Унитаризм юнәлешен алу тетрәнүләргә һәм таркалуга китерәчәк”, - ди әңгәмәдәш.