Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Дәүләтбәков: "Югары хакимияттә журналистиканы аңламаучылар булуы аяныч"


Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

Башкортстан журналистлар берлеге корылтаенда Артур Дәүләтбәков тагын бер мөддәткә берлек рәисе итеп сайланды.

Җомга көнне Уфада Башкортстан журналистларының чираттагы 19нчы корылтае булып үтте. Анда узган чордагы эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм Русия журналистлары корылтаена вәкилләр сайланды.

Корылтайда төп чыгышны Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, “Йәшлек” газеты баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков ясады. Узган еллардагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, алда торган бурычларга да тукталды ул. Корылтайда Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов та сүз алды.

Башкортстан журналистлар берлеге Русиядә журналистлар оешмаларының иң зурларыннан берсе. Аның сафында 1387 кеше әгъза булып тора. Зур матбугат чараларында үзләренең беренчел журналистлар оешмалары да эшли. Ел саен алардан дистәләрчә яшь каләм әһелләре Журналистлар берлегенә әгъза итеп кабул кылына.

Корылтайда журналистлар алдында бүгенге шартларда торган проблемнар да күтәрелде. Каләм хакын – гонорарларның күләмен арттыру кирәклеге дә, журналистларның башка социаль-көнкүреш мәсьәләләрен чишүгә игътибар арттыру да шулар исәбеннән.

Корылтай вәкилләре игътибарыннан Русия элемтә министры урынбасары Алексей Волинның күптән түгел әйткән фикере дә читтә калмады. Волин әфәнде “журналистлар үзләренә эш бирүче нәрсә әйтә шуны язарга, эш бирүче агайны хезмәтләндерергә тиеш” дигән фикерен әйткән иде. Моңа карата Башкортстан журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков корылтай тәнәфесе вакытында журналистлар белән аралашуда үз фикерен җиткерде.

“Югары хакимият оешмаларында журналистиканы аңламаган һәм санламаган кешеләр утыруы аянычлы, әлбәттә, – ди Артур әфәнде, – Без андый фикерләр белән килешмибез һәм ризасызлыгыбызны белдерәбез”.

Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков әле узган корылтайда тагын да шушы вазифада калдырылды. Берлекнең идарә әгъзалары да сайланды. Мәскәүдә узачак Русия журналистлары корылтаена вәкилләр дә сайланды.
XS
SM
MD
LG